Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ике “Чулпы” да – беренче

6 октябрь көнне Казанда “Россия сәнгате” Федераль максатчан программа кысаларында “Этномириада” исемле халыкара фольклор фестиваль–конкурс узды.

Фестивальнең оештыру урыны – Казан дәүләт мәдәният институты. Оештыручылары булып Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге тора. Әлеге фестивальдә Кукмара, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе районнарыннан килгән керәшен ансамбльләре катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булдылар.

Фестивальдә ни кызык, “Чулпы” исемле ике ансамбль булган. Икесе дә керәшен фольклор ансамбльләре. Бары тик районнары белән генә аерылалар. Бер “Чулпы” Питрәч районыннан булса, икенчесе — Балык Бистәсеннән килгән. Питрәч “Чулпы”сы жюри членнарының хөкеменә “Йөзек салу” күренешен тәкъдим иткән, Балык Бистәсеннән килгәне “Балага исем кушу” йоласы белән чыгыш ясаган. Бу ике ансамбльне дә жюри членнары, югары бәя биреп, беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләгән. Балык Бистәсенең шул ук Алан–Полян авылыннан тагын бер ансамбль – “Алан” керәшен балалар коллективы чыгыш ясаган. Алар да беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгән. Менделеевск районыннан килгән ансамбльнең исеме “Бигәш”. Алар “Солдат озату” күренеше белән, III дәрәҗәле дипломга лаек булганнар. Кукмара районы балалар бакчасы системасында эшләүче тәрбиячеләрдән торган керәшен коллективы “Кич утыру” күренешен күрсәтеп, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Казан шәһәренең Киров районы “Заречье” балалар иҗаты үзәгеннән килгән Айгөл Җәләлиева һәм Эльвира Константинова дуэты беренче дәрәҗә дипломга лаек булган.

Фестивальдә керәшеннәр исеменнән чыгыш ясаган конкурсантлар, күреп торасыз, күп. Уңышлар сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев