Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

II Керәшенчә марафонда катнашучылар Казанга җыелды

ВКонтакте социаль челтәрендә барган Бөтенроссия керәшенчә марафонга 29 май көнне йомгак ясалды.

Быел керәшен марафоны, узган елгыга караганда, үзгә булды. Катнашучылар да күбәйде — бу юлы марафонга барлыгы 60 якын кеше кушылды. Алар танылган язучыларының — хикәяләрен, повестьларыннан өзекләр, шагыйрьләребезнең шигырьләрен, поэмаларын, керәшен геройлары турында журналларда басылган язмаларны укып, үзләренең ВКонтактедагы битләренә куйдылар. Шулай ук, шигырь язарга яратучы карендәшләребенең иҗат җимешләре белән таныштык, башка милләт вәкилләре булган авторларның керәшеннәр турында язган әсәрләрен дә укыдык. Үз туган авыллары турында язылган китаплардагы мәгълүматны интернетка куеп таныштыручы марафончылар да булды.

Җәкәү йортында

Марафонны йомгаклау Казанда, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булды. Марафонда катнашучыларның 30га якыны Казанга килде. Ишектән керә-керешкә, якын туганнар кебек кочаклашып, хәлләр белешә башлады алар. Араларында узган елда катнашканнар гына түгел, яңа кешеләр дә бар иде. Шуңа карамастан, әллә кайчангы танышлардай, бер-берсе белән аралаштылар. Кайберләренең мәдәни үзәккә әле беренче тапкыр гына килүе иде. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова үзе музей, картиналар галлереясе буйлап экскурсия дә үткәреп алды. Катнашучылар алга таба мәдәни мирасыбызны яктырткан үзәкнең еш кунаклары булырга сүз куештылар. 
21 көн дәвам иткән марафонда бердәм коллективка әйләнеп өлгергән карендәшләр бу тантанага зур хәзерлек белән килгәннәр. Әбиләреннән, әниләреннән мирас булып калган көмеш тәңкәле тамаксалар, шулай ук, аның хәзерге чор киеменә ятып торган заманча зәвык белән ясалганнарын да такканнар. Колакларында — милли бизәкле сыргалар. Арада керәшен күлмәгеннән килүчеләр дә бар иде. 

«Туганайлар» газетасының бу икенче керәшенчә марафоны да илебез күләмендә уздырылганлыктан, призлы урыннар билгеләмәскә, ә анда катнашкан барлык кешеләрне дә бертигез бәяләргә дип карар кылдык. Бу — Бөтенроссия II "Керәшенчә марафон«да катнашкан кешеләрнең барысы да җиңүчеләр, дигән сүз. Иң дөрес карар, чөнки марафончылар бөтенесе дә һәр көнне бөтен кагыйдәләргә буйсынып, язмалар чыгарып бардылар. 

Бүләкләү тантанасы бик кызык узды, чакырылган кунакларыбыз — «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева, шагыйрәләр, Татарстан язучылар союзы членнары Луиза Янсуар, Людмила Аланлы, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова да бар иде. Кичә матур җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. 

Фольклорчы галим, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров белән этномузыколог Павел Александров марафончыларыбыз өчен бик кызыклы лекция әзерләгән. Геннадий Михайлович үзебезнең керәшен уен коралларының килеп чыгышы, кулланылышы турында сөйләде, уйнап та күрсәтте. Җыелган кунаклар шушы коралларны тотып карап, якыннан таныша да алдылар. 

Россиянең — атказанган, Татарстанның халык, артисты, профессор Лидия Әхмәтова җыелган кунакларга үзенең матур җырын бүләк итте. Я. Емальянов исемендәге мәдәни үзәктә эшләп килгән «Казансу» ансамбле дә марафончыларыбыз өчен үз репертуарларындагы иң матур керәшен җыруларын башкарды, биеп тә күрсәтте. Барлык чакырылган кунаклар, үз чыгышлары вакытында, марафонның даими уздырылып, традициягә әйләнүен теләделәр, керәшеннәрнең тарихын барлаганнары, мәдәниятен танытканнары өчен, марафонда катнашучыларга рәхмәт әйттеләр. 

Керәшен марафоны яңа талантлар ача

Керәшен марафоны яңа талантлар ачарга да булышты. Шушы 21 көн эченедә күбебез шаккатып, шигырь язарга яратучы карендәшләребезнең иҗат җимешләре белән таныштык. «Кряшен чибяре-2022» титулы иясе Алена Евдокимова-Зайцева, Казан шәһәренең Осиново мәктәбе укытучысы Надежда Токранова шигырьләрен укып киттеләр, Раиса Герасимова үзенең бастырылган шигырьләр җыентыгы белән таныштырды. Шулай ук, яратан карендәш шагыйрәләребез Луиза Янсуар һәм Людмила Аланлы да үз иҗат җимешләрен укыдылар. Ә Тукай районының Борды авылы мәктәбеннән математика һәм информатика укытучысы Алёна Дусманова керәшеннәр тарихы, язма әдәбияты белән бәйле эзләнүләр уздыруы, аның нәтиҗәләре турында сөйләде, борынгы керәшен букваре белән таныштырды.


Мамадыш районының Усали авылы мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева марафонның әйдаманы, дисәк тә, ялгышмабыз. Ул үзенең якташларын, дусларын әлеге марафонга җәлеп итә. Катнашучылар арасында мамадышлылар иң күбе иде. «Үз халкының патриотлары бу эшкә ничек тә булса җаен табарга, катнашырга тиеш», — ди ул. Быел аның кече кызы Галина да марафонда катнашып, керәшен авторлары әсәрләренең русчага тәрҗемәсен куеп барды. Ә Лидия Семеновна үзе марафонда керәшен геройлары, халкыбызның асыл затлары турында язып барды.

Менделеевск районының Тойгуҗа авылыннан Александра Сафина «Карлыгачлар» җырын башкарып, күпләрнең күңел кылларын тибрәтте.

Күңелләрдә уелып калырлык марафон 

Бәйрәм азагында «Туганайлар» газетасы редакторы Юлия Губина марафонда катнашучылар өчен шушы тантананы оештыруда һәм уздыруда ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәр Венера Аксаковага, Түбән Кама шәһәреннән «Медтехника» генераль директоры Геннадий Муллинга, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага һәм үзәк хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде. 

Матур бүләкләү тантанасыннан соң, җыелган кунакларыбыз мул табын янына җыелды. Анда да рәхмәт сүзләре, мактаулар тынмады. Тату гаилә бер бәйрәмгә җыелгандай сөйләшеп, көлешеп һәм җырлашып утырдылар. Табындагы кунаклар сыйланганда, алар каршында, «Казансу» ансамбле җырчылары бәйрәм такмаклары башкардылар. 

Дулкынландыргыч мизгелләре һәм киләчәктә башкалар өчен дә үрнәк булырлык яклары белән, бу очрашу һәр катнашучыбызның күңелендә калыр, дип ышанабыз. Марафон елдан-ел зураер, аның турында күбрәк кеше белер. Узган ел белән чагыштырганда, быел катнашучыларның 2 тапкыр артуы да шуны дәлилли. Карендәшләребез мәдәниятебезне, тамырларыбызны саклап калу никадәр мөһим икәнен аңлыйлар, ә мондый марафоннар — мирасыбызны саклап калуда иң көчле корал. 

Бүләкләү тантанасында яңгыраган фикерләр

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, 
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры: 

— Шушы керәшенчә марафон — чын бәйрәм, сез бик кадерле кунаклар. Сезнең кебек йола-гадәтләрне сакларга теләүче, танытучылар булганда, кушылырга теләүче кешеләр дә табыла. Чыннан да, II "Керәшенчә марафон«да катнашучылар күбрәк бит. Сезнең кебек мәдәниятне үстерергә теләүчеләр, җан атып торучылар булганда һәм шушындый чаралар даими, дәвамлы оештырылганда гына зур нәтиҗәләргә ирешеп була. 
«Туганайлар» газетасы турында да әйтеп китәсе килә. Газета да, шушы газетаның сайты да бик матур, редакция хезмәткәрләре актив эшлиләр, үз эшләренең остасы алар. Ә марафончыларга, "Туганайлар«ның тугры укучылары буларак, газета хезмәткәрләре уйлап тапкан чараларда актив катнашырга кирәк. Зур рәхмәт сезгә. 

Людмила БЕЛОУСОВА,
Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры:

— Мин шушы марафоннар булуына икеләтә шат. Шушы газетада 10 ел редактор булып эшләдем. Мин редактор булганда мондый чаралар булмады, шуңа күрә редакция хезмәткәрләренә, марафончыларга карап сокланам. Сез — бөтен республикадагы керәшеннәрнең «каймагы», «алтын баганалары». Тарих, мәдәният белән кызыксынасыз, беләсез, аны бөртекләп җыясыз, күз карасыдай саклап торасыз. Сез — керәшеннәрнең тарихын, тамырларын саклаучылар, заманча алымнар кулланып, мирасыбызны яшәтү өчен зур эш башкаручылар. Мин сезгә бик рәхмәтле. Сезнең белән бергә эшлисе эшләребез әле бик күп. Авылларда качып кына иҗат итеп ятучы кешеләребез бар, без аларны танытырга тиеш. Марафон барышында бик матур эшләр тупладыгыз. Алга таба да шушы эш дәвам итсен иде. Сез "Туганайлар«ның ныклы бер канаты булырсыз, дип ышанам. Җырчы Җәкәү йорты ишекләре дә сезнең өчен һәрвакыт ачык. Әйдәгез, дөньяга чыгыйк, үзебезне танытыйк. Барысы да безнең кулларда! 

Луиза ЯНСУАР, 
Татарстан язучылар союзы члены: 

— Керәшенчә марафонны карап барган вакытта карендәшләребезнең үзләре язган шигырьләренә игътибар иттем, алар миңа тагын да кызыклы булды. Шушы марафонда без яшьләрне, дәвамчыларны, бездән соң килүчеләрне барладык. Бу — бик кадерле һәм мөһим. Алга таба да шулай зуррак залларны тутырырга язсын. Без үзебез өчен генә иҗат итәргә тиеш түгел. Керәшеннәрдә тыйнаклык зур шул, бераз кыюлыкны арттырырга кирәк. Мондый чаралар бик зур мотивация бирә. Редакция хезмәткәрләре «кулдан тотып, әйдә, яз әле, катнаш әле, эшлә әле», дип әйтмәсәләр, кайвакыт күтәрелеп тә чыкмыйсың. Без барыбыз да кечкенә генә энҗе бөртекләре бит. Марафон озын гомерле булсын, яңа кешеләр, яшьләр кушылсын иде. Без булмасак, кем эшләр?! 

Алена ДУСМАНОВА, 
Тукай районындагы Борды авылы мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы: 

— Быел кабат марафон үткәреләчәген белгәч үк, мама «обязательно катнашырга кирәк» диде. Безнең керәшен авторарының китаплары аз дип уйлыйм, дини китапларыбыз күп. Аларны миңа Нина Касакина исән вакытта «Алёна, син — укытучы. Бүген булмаса да, алга таба кирәге чыгар», дия-дия, саклап калырга кушты. Менә хәзер шул вакыт килеп җитте. Марафон сәбәпле, мин бөтен керәшен язучыларын, шагыйрьләрен, барлык авторларны барларга тырыштым, журналларны актарып, анда басылган шигырьләрне дә таптым. Җәкәү йортыннан да күп кенә китаплар алып кайттым. Марафон булмаса, шушы эшләр башкарылыр идеме икән? Элгәре керәшен шагыйрьләре язган шигырьләрне дә үзгәртмичә, ничек язылган, шулай куйдым, теләгән кеше укый алыр, дидем. Шушындый мөмкинлекләр тудырганыгыз өчен рәхмәт сезгә! 

Алена ЕВДОКИМОВА-ЗАЙЦЕВА, 
«Кряшен чибяре-2022»: 

— Узган ел улыбыз туу сәбәпле, I "Керәшенчә марафон«да катанаша алмадым, әмма барысын да карап бардым. Темалар бик кызыклы иде. Быел үземнең иҗатым белән катнаша алуымны белгәч бик шатландым. Бу минем өчен үземнең шигырьләремне халыкка җиткерү өчен зур мөмкинлек, күп шигырьләрем дөнья күрмәгән иде. үз иҗатымны язылучыларым бик яратып кабул иттеләр. Шулай да, үз иҗатым белән генә чикләнмәдем, якташларымныкын да яктыртырга тырыштым. Бу аларның шигырьләрен дә дөньяга таныту чарасы. Ә бүләкләү тантанасына мин бит дулкынланып, шатланып әзерләндем. Кичә дә, бүләкләр дә бик матур. Күңелләребездә озакка истә калыр, дип уйлыйм. 

Сәрия НУРИЕВА, 
Башкортстанның Мәчетле районының Яңа мөслим районы. Туймазы районының «Илһам» әдәби берләшмәсе члены: 

— Мин гомер буе иҗат белән шөгыльләнәм, гаиләм дә иҗади. Үзем өчен һәрвакыт яңа авторлар ачам, менә юлда да Ямаш Игәнәйнең китабын укып килдем. Бу марафонда катнашырга мине иҗатка булган мәхәббәтем этәргәндер. Монда минем танышларым да, иҗатташ дусларым да бар, аларны күрү — үзе бер бәйрәм. Марафон бик ошады, керәшен авторларын барлаганда, башка катнашучыларның битләрен укыганда мин үземә шундый зур мәгълүмат тупладым. Бу бит чын байлык!

Кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев