Игорь ДМИТРИЕВ: «Сәхнәдә танылу өчен акча жәлләргә кирәкми»
Спорт белән җыр арасыннан ни өчен иҗатны сайлаган? Бүген ниләр белән шөгыльләнә? Йөрәге бушмы? Җырчы Игорь ДМИТРИЕВ белән шул хакта әңгәмә кордык.
— Игорь, син — катнаш гаиләдән дип беләм. Үзең белән якыннанрак таныштыр әле.
— Питрәч районының Пановка дигән рус авылында үстем. Әтием — Валерий, керәшен, шул райондагы Раевкадан, әнием — Ләлә, татар кызы, Балтач районыннан. Арина исемле бертуганым бар. Бәләкәйдән ике динне дә тигез күреп үстек. Олы көнне дә, уразаны да бәйрәм итәбез. Ә болай, мин — керәшен егете, чумылдырылган.
— Гадәттә, җырчылар, бәләкәйдән сәхнәдә үстем диләр. Синең ничегрәк булды?
— Мәктәптә укыганда хоккей, туризм белән кызыксындым. Бераз хорга да йөреп алдым. Ләкин, музыка белән шөгыльләнмәдем, сәнгать мәктәбенә йөрмәдем, конкурсларда катнашмадым. Шулай да, тавышым, җырга сәләтем бар икәнен сизә идем. Әбием, җыручы Анна заманында туйлар алып барган. Бәлки аннан да күчкәндер сәләт. 8нче класста укыганда, туризм буенча республика ярышына бардык. Анда җырларга да кирәк иде. Винера Ганиева реперутарыннан «Яратыгыз» җырын башкардым. Питрәчтән килгән кунаклар минем җырлаганны ишеткәч: «Нинди көчле тавышлы егет, ник аны яшереп яттыгыз?!» дип гаҗәпләнделәр.
— Димәк, җырчы булу турында уйламадың?
— Мәктәп елларында спорт якынрак иде. Әлеге ярыштан соң, җыр буенча районда узган ниндидер конкурска бардым. Көтмәгәндә, беренче урынны алдым. Мәдәният йортында эшләүчеләр миңа «Сандугач керде күңелгә» дигән конкурска барырга тәкъдим иттеләр. Рус авылында укыганга, татар телем дә «аксый» иде. Конкурска әнием әзерләде, татарча җырлар өйрәтте. Шул ук елны дипломант булдым. Шуннан соң, төрле концертларга, конкурсларга чакыра башладылар. Ләкин, җырлап йөрсәм дә, 11 класстан соң, спорт буенча китәрмен дип уйлый идем. Гаиләдәгеләр дә «физкультура укытучысы белгечлегенә укы» диделәр. Өстәвенә, ноталар белмим, музыка буенча бернинди дә база белемем юк.
— Нәрсә туктатып калды?
— Физкультура буенча экзаменнарга әзерләнә башладым. Район исәбеннән уку өчен, юллама сорарга дип, ул вакыттагы Питрәч башлыгы Шәйхулла Галимуллович янына бардык. Ул карап торды да: «Нинди спорт ул?! Бары тик музыка!» — дип кырт кисте. Менә шул бер очрашу барысын да хәл итте. Казан мәдәният институтына укырга кердем. «Этник мәдәният үзәге җитәкчесе» белгечлеге алып чыктым. Әле шундый хәл булды: II курста бер кыз белән «Созвездие-Йолдызлык» конкурсында бергә җырладык. Чыгыш ясап бетергәч, жюрида утыручылар: «Сезне Мәскәүдә, ГИТИСта күрергә телибез, экзамен бирергә килегез», — дип чакырдылар. Без шок хәлендә калдык. Тик, әти-әниләр каршы төште. Хәзерге акылым булса, әлбәттә, барган булыр идем.
— Эстрада сәхнәсенә юлың?
— Укырга керүгә, эш эзли башладым. «Кольцо» сәүдә үзәгендәге узган яңа ел тамашасында алып баручы Булат Бәйрәмов күреп алды да, үзе белән банкетларга йөрергә чакырды. Ләйсән Гимаева, Габделфәт Сафин белән гастрольләрдә йөрдем, Әлфия Афзалова белән дә эшләргә өлгердем. Укып бетергәч, 1 ел Питрәчтә музыка мәктәбе директоры булдым. Ләкин Казан белән Питрәч арасында көн саен йөрү авыр була башлагач, киттем. Җырлар яздырта башладым, әмма бик озак вакыт бер урында таптанып тордым. Җырларым сыйфатлы, кеше тыңлый, ошата. Ләкин, аларны радио, телевидение тапшыруларында чыгару артык чыгымлы була. Шуңа да, иҗат итүем банкетларда җырлап йөрү дәрәҗәсендә генә калды.
— 2022 елда «Яңа йолдыз» телевизион проектында да катнаштың бит әле...
— Әлеге проектта мин финалга кадәр барып җиттем, анда Эльмира Кәлимуллина белән дуэт җырладык. «Яңа йолдыз» минем өчен яхшы этәргеч булды. Җырларымны туплап, радиога бирдем, ныклап эшли башладым. Шуннан соң, иҗатым бер баскычка күтәрелде. Хәзер, җыр сәнгате — төп эшем.
— Үзең дә җырлар язасың, ахры. Гомумән, җырны ничек сайлыйсың?
— Берникадәр вакыт бергә иҗат итәргә кеше таба алмадым. Бер көн кулыма гитара алдым да, җыр язып карадым. Рус телендә язылган бер җырым бар: көе дә, сүзләре дә үземнеке. Ләкин, көй язу җиңелрәк бирелә. Җырчы Гөлүс Хәбибрахмановка күптән түгел көй яздым. Гадәттә, җыр сайлау кәефкә, тормыштагы вакыйгаларга бәйле. Моңсу җырлар сайларга тырышмыйм. Универсаль булсын ул: сәхнәдә дә, банкетларда да чыгыш ясарлык. Бүгенге көндә интернет челтәрендә 15ләп җырым бар.
— Репертуарыңда нишләп керәшен җыруы юк?
— Керәшен җыруын да җырлыйм мин (көлә). Мәсәлән, «Татар моңы» конкурсында оркестр белән керәшен җыруы башкардым. Концертларда да булгалый. Керәшен җыруы яздыру уемда бар. Алла боерса, эшләп чыгармын. Бәлки, поппури форматында булыр ул.
— Күптән түгел рус телендә СВОга багышланган җырың чыкты.
— Кукмарадан шушы җырның авторы шалтыратты. «Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итеп торучы бер кешегә багышлап җыр язган идем, шуны син җырласаң иде» дип. Ул ирнең тормышында да авырлыклар җитәрлек, ә үзе хәрбиләргә һәрдаим ярдәм итә: төрле техника, оборудование илтә бара. Тиз арада әлеге җырны яздырдык. Бик сыйфатлы килеп чыкты.
— Банкетлар да алып бара башлагансың икән.
— Бер-ике ел элек туйга алып баручы буларак дәштеләр. Мин, гомумән, туйлар алып барган кеше түгел идем. Беренчесе булуына карамастан, бик яхшы узды. Әлеге туйдан видео ясадым һәм шулай халыкка таралды. Хәзер «сарафанное радио» яхшы эшли. Туйлар, корпоративлар, юбилейлар алып барам. Алып баручы+җырчы. Җырлавым «бонус» кебек инде (көлә). Динар Бәдретдинов белән бергә эшләп йөрибез.
— Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең? Хейтерларың да бардыр.
— Бик тыныч карыйм. Әле җырлый гына башлаганда, «бу нинди урыс тагын» дип гаҗәпләнәләр иде. Әллә керәшеннәрне белмәгән инде алар... Хәзер андыйларга игътибар да итмим. Әгәр мәгънәле сүз сөйләсәләр, колак салам.
— «Йолдыз чире»ннән курыкмыйсыңмы?
— Әле яңа гына үз стилем, үз юлым барлыкка килә башлады. Үз урынымны таптым дип әйтә алам. Шундый фикергә килдем: җыр сәнгатендә танылу өчен, акча жәлләргә ярамый икән. «Йолыз чире» булыр дип уйламыйм. Кешенең үзеннән тора. Гади авыл егете бит мин. Шуны беркайчан да онытмаска кирәк.
— Игорь кайчан өйләнер икән?
— Гашыйк булгач (көлә). Ходай кайчан язгандыр инде. Әлегә очрашып йөри торган кызым юк. Танышырга теләп, кызлар үзләре язса да була. Моның бер начарлыгын да күрмим, иң мөһиме, бик бәйләнчек булмасын. Ләкин, шулай да, егетләр үзләре беренче адым ясарга тиеш дип саныйм. Ниндидер таләпләр юк: минем белән бер дулкында яшәп, мине аңласа, шул җитә. Ике арада күңел бәйләнеше дигән нәрсә кирәк.
— Бүген ниләр белән шөгыльләнәсең?
— Күптән түгел, Пушкин картасы буенча, районнарда мәктәп балалары өчен концертлар куеп йөри башладык. Элекке һәм заманча җырлар аша укучыларга патриотик яктан тәрбия бирәбез. Сөйлибез дә, җырлыйбыз да. Вил Усманов репертуарыннан яңа җыр яздырдым. Киләсе елда клип чыгару уем бар. Һәр артист кебек, сольный концертлар кую хыялы да юк түгел, ләкин ашыкмыйм, барысын уйлап, акыл белән эшләргә кирәк.
— Әңгәмә өчен рәхмәт, Игорь! Эшләрең гел уң булсын.
БЛИЦ СОРАШТЫРУ:
— Илһам чыганагы?
— Мәхәбббәт.
— Сине чыгырдан чыгара торган хәл?
— Җаныма тыкшыну, шәхси ирекне чикләү.
— Кем белән дуэт җырлар идең?
— Салават Фәтхетдинов.
— Кешеләрдә яраткан сыйфат?
— Гадилек, ихласлык.
— Нәрсәдән куркасың?
— Якыннарымны югалтудан.
— Төп киңәшчең?
— Мама.
— Җырчы булмасаң...
— Спортсмен/хоккейчы булыр идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев