Яшьлек мәхәббәте (хикәя)
Арташ авылында яшәүче өлкән яшьтәге Настя түти күргәннәр.
– Арташтагы Настя үлгән икән… – Авыл кибетенә баргач ишеткән бу яңалык Нәзирәнең күңеленең астын-өскә китерде. Кибеттәгеләргә берни сиздермәсә дә, ашыга идем, дигән булып, чиратсыз гына ипи-сөтен алды да, күршеләре ияргәнче дип, кайтырга чыкты. Бу минутларда аңа ялгыз калырга кирәк иде. Настя – янәшәдәге терәлеп диярлек беткән Арташ авылында яшәүче өлкән яшьтәге әби. Арташ – катнаш авыл. Ничек шулай җыйналганнардыр, электән биредә татары, русы, керәшене дус булып яши. Гаиләләре дә катнашып, туганлашып беткән. Настя исә – сыйныфташы Коляның әнисе. Сыйныфташ дигәч тә, укып чыкканнарына инде илле еллап вакыт үткән. Үзләре әби-бабай. Гади генә сыйныфташ түгел иде шул Коля. Ничә еллар Нәзирә артыннан йөргән, үлеп-бетеп гашыйк булган иде. Бу чибәр, бик тә тәртипле егеткә анысы Нәзирә дә битараф түгел иде. Яшьләрнең мәхәббәте көнләп түгел, сәгатьләп үсте. Барысы да әйбәт булыр иде дә, тик… – Моңа кадәр нәселебезгә башка дин кешеләре катнашмады. Мәңге риза-бәхил түгел. Яшь вакытта барысы да әйбәт кебек булса да, олыгайгач, һәркемгә үз дине кадерле. Шуңа күрә һәр кеше үз динендәгеләр белән гаилә корырга тиеш. – Әниләре көн-төн шулай дип тукып торганга, Нәзирә Коля белән мөнәсәбәтләрен яшерә килде. Тик авылда бер нәрсә дә сер булып кала алмый шул. Иии, дулап та күрсәтте әнисе! Кызга кич чыгулар да, бәйрәм-кичәләргә бару да тыелды. Тик яшьләр очрашу әмәлен тапмыймы соң? Әнисеннән яшереп кенә Коляны армиягә дә озатты Нәзирә. Көтеп кенә алмады. Ул кайтканда инде авылдашы Нияз белән ярты елдан артык дуслашып йөриләр иде. Ниязга әнисе дә каршы түгел, тик өйләнәм дип, Нәзирәнең кулын сорарга килгәч кенә: «Унтугызы яңа тулып китте, бик яшь әле ул, берничә ел сабыр итегез», – дип кире какты. Нияз кире чигенмәде. Ул бит инде Нәзирә белән Коля арасындагы мәхәббәтне ишетеп түгел, күреп белә. Коляның армиядән кайтыр көннәре җиткәнен белгәнгә, иртәгә Сабан туе дигән көнне кызны урлап та кайтты. Өлкәннәрнең ризалашмый хәле калмады. …Бу хәбәрне ишеткәч, улы белән Нәзирә арасындагы мәхәббәтне дә, Нәзирәнең Нияз белән йөрүен дә ишеткән Настя йөрәгенә чыдый алмады. Йөргәннәре турында улына берни язмаган иде дә… Монысын яшереп калып булмаячак бит, менә шушы көннәрдә улы Арташка кайтачак. «Бигрәкләр ярата иде бит, нишләр инде балакаем», – дип өзгәләнде ана йөрәге. Дөрес сизенгән иде. Коляның армиядән кайту сөенече тиз арада көенечкә әйләнде. Дөньядан ваз кичкән улына карап, көн-төн җаны бәргәләнде ананың. Юату сүзләрен дә таба алмады, нәрсә дип киңәш бирергә дә белмәде. Улым үзенә кул салмагае дип куркып, көн-төн аны саклады. «Улым, үч итеп татар кызына өйләнерсең, яме… Бер дигән кызлар очрар әле үзеңә… Никләр сиңа чыкмадым икән дип үкенерлек итеп яшәрсез әле»… – Нәрсәләр генә әйтсә дә, улы аларга битараф калды. – Болай булса, улыңны югалтасың, чарасын күр. Ничек тә теге кыздан биздерергә кирәк үзен. Бер очтан аннан да үч алырсың… – Туганы Зинаның сүзләрен тыңлап, сихерче дип даны чыккан мари карчыгына барды Настя. Башта барысы да ул теләгәнчә барды. Коля бер дигән татар кызына өйләнде, тупырдап торган балалар алып кайттылар, үз эшен булдырды. Тормышлары гөрләп барды. Ә Нәзирәнең Ниязы эчкечелеккә чыкты, тормышлары да авырлык белән барды. 43 яшендә ирдә яман чир таптылар, берничә ел тилмергәч, шул авырудан үлеп тә китте. Әмма тормышта бар нәрсәнең дә кире әйләнеп кайтасын гына оныткан иде шул Настя. Улына булган мәхәббәт күзләрен дә, акылын да томалаган иде. «Кеше баласы белән гүрләнсен», – дигән теләге кабул булган, күрәсең. Нәзирә кеше баласы – ире Нияз белән тилмерсә, Настяның кече улының хатыны да кинәт эчә башлады. Нишләтеп кенә карасалар да, туктата алмадылар, аналык хокукыннан мәхрүм иттеләр, гаиләсе таркалды. Алар да кеше баласы белән гүрләнде. Колясында да, нәкъ Нияз яшендә шул ук чир табылды, ул да шул чирдән, шул ук яшьтә китеп барды. Әле Нияз үлеп, берничә көн торуга, ире Иван да, берничә сәгать кенә авырып, үлеп китте. …Янәшә авыллар булганга, ике авылдагы хәлләр бер-берсенә көне-сәгате белән килеп ирешә торды. Очраклы була алмый! Настялар йортында булган хәлләр турында ишеткәч, Нәзирә әнә шуны аңлый башлады. Тик Настя түтигә ул чакта да, әле дә үпкәли алмады: «Миңа нәрсә теләдең, барысы да кабул булды. Бу авырлыкларны тигез күтәрдек… Тик мин сиңа рәнҗемим, балам, диеп өзгәләнгәнгә, бу адымга баргансыңдыр инде, Настя түти. Аллаһ кичерсен»…
Гөльяр
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143498/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев