Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьләр яхшы һөнәр сайлый

Уку елы тәмамланып килә, югары уку йортларына керергә җыенучы укучыларның мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имиханы биреп йөргән мәле. Хәзерге буын яшьләре нинди һөнәрләргә өстенлек бирә? Укучылар һәм студентлар белән шул турыда сөйләштек.

Һөнәрләр... Катлаулы да, мактаулы да алар. Кем булырга? Тормыш юлыңны кайсы һөнәр бәхетле итәр икән? Хәзерге заманда нинди генә белгечлекләр юк! Елдан-ел аларның төрләре дә арта, көн дә яңа юнәлештәге факультетлар ачыла. Нинди генә һөнәр сайласаң да, ул сиңа рухи һәм матди канәгатьләнү китерергә тиеш. 

Павел ЯКИМОВ, Казан федераль университетының 2нче курс студенты: 

— Мәктәптә укыганда география фәнен бик ярата идем, җиңел бирелгәнгә күрәме, географ булу теләге туды. Ике дә уйламыйча, Казан федераль университетына укырга кердем. Бу һөнәр бик кызыклы һәм шул ук вакытта җаваплы да. Җир шарында булган төрле үзгәрешләрне өйрәнү, карталар төзү, аларны анализлау, климат үзгәрешләрен тикшерү миңа ошый. Мөмкинлекләр заманында яшибез бит, шуңа әлеге һөнәр белән генә чикләнеп каласым килми. Соңгы арада яңа кызыксынулар барлыкка килеп, башка юнәлештә дә укый башладым. Төрле тренинглар, курслар үткәрү, бизнес-проектлар ясау, шәхси брендны үстерү буенча белгеч буласым килә, шушы юнәлештә дә үсәргә телим. Киләчәктә нинди өлкәдә эшлиячәгемне төгәл генә әйтә алмыйм, иң элек, әлеге югары уку йортын уңышлы гына тәмамлап, дипломлы географ буласым килә.

Вероника БИКТЯШЕВА, Мамадыш шәһәренең 11нче класс укучысы:

— Кечкенәдән юрист булам дип йөрдем. Укытучым: «Үсә төшкәч, балачак хыялларыгыз үзгәрер әле», — дип әйтә иде. Чыннан да, шулай булды шул. Гаиләмдә дә укытучылар булуы тәэсир иттеме икән, әлеге һөнәргә карата кызыксыну уянды. Минемчә, укытучы — иң хөрмәтле, катлаулы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Алар заман белән бергә атлыйлар, үсүдән туктамыйлар. Әлеге һөнәрне үзләштерү өчен, башлангыч класслар укытучысы белгечлеге буенча, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетына укырга керергә уйлыйм. Хыялым — балаларга үзем алган белемне биреп, аларны фән дөньясына алып керү һәм олы тормышка юл күрсәтү. «Менә ул чын укытучы!» дип сокланыр дәрәҗәдә үрнәк буласым килә.

Артур ГЕРАСИМОВ, Мамадыш шәһәренең 11нче класс укучысы:

— Сайлаган һөнәрең күңелеңә якын булырга тиеш. Безнең заманда аның яхшы керемле булуы да мөһим дип уйлыйм. Бик күп һөнәрләр технологияләр йогынтысында үзгәрә, әле бит яңалары да барлыкка килеп тора. Ә менә кайбер һөнәрләр еллар үткәч тә популяр булып кала. Эретеп ябыштыручы — шундыйларның берсе. Уйлап карасаң, күпме җирдә кирәк бит әлеге һөнәр ияләре: төрле предприятиеләрдә, төзелештә. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетына (КАИ) керергә уйлыйм. Киләчәктә инженер-эретеп ябыштыручы булырга хыялланам. Минемчә, бу һөнәр — интеллектуаль, ул иҗади якын килүне дә таләп итә. Хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр исемлегенә дә керә әле ул. Яхшы перспективалы, һәрвакыт популяр, кирәкле булыр, өстәвенә, яхшы табыш та китерер дип уйлыйм.

Аделина СМИРНОВА, Казан федераль университетының 1нче курс студенты:

— Төрле уйлар, хыяллар бар иде. Үземне гел врач итеп күрдем, ләкин химия, биология фәннәре керә башлагач, моның минем һөнәр түгеллеген аңладым. Күңел түрендә укытучы булу теләге дә бар иде. Туганнарымның да күбесе әлеге һөнәр ияләре. Алардан үрнәк алып, мин дә шушы юлны сайладым.11 класс тәмамлагач, математика укытучысы һөнәрен үзләштерергә булдым һәм, теләгемне тормышка ашыру өчен, Казан федераль университетына укырга кердем. Укытучы — дөньяга матурлык өстәүче, олы тормышка юл күрсәтүче кеше. Киләчәктә балаларга белем биреп, аларны шәхес итеп тәрбиялисем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев