Янсуарның олы хөрмәткә лаек гаиләсе - Анастасия һәм Алексей Спатловлар
Әлеге язманы безгә Питрәч раойнының Янсуар авылында яшәүче Екатерина Яковлева язып җибәрде.
«Җәйләү»
Луиза Янсуар (бабам истәлегенә)
Без сабыйлар идек -
Син дә, мин дә.
Көтүдәге һәрбер бәтине
Тинли идек
Бөдрә болытларга...
Җәйләү буйлап-
Икәү тәпили...
Инебездә - биштәр,
Башта - кепка.
Икебез дә шундый
Хәтәрләр...
Син сызгырсан,
Сыйрак дерелдәтеп,
Шым калалар иде
Бәрәннәр.
Әкият белән тулы иде дөнья:
Тигәнәкләр -
Чынгыз урдасы.
Синен, куллар юнган
Хәнҗәр кулда-
Яуга чыгам-
Шундый йоласы...
- Җинелсән, дә,
Кулга бирелмә,
Һәм -
Хыянәтче булма!-
Шул хәтәр...
Нинди олы булган
Синен, йөрәк-
Каршыбызда яткан
Юл кадәр.
Мин шул юлдан
Тәпилимен хәзер...
Тигәнәкләр -
Җанга сарыша...
Ә кулымда -
Шул ук агач хәнҗәр.
Чыкмый инде яуга,
Алышка...
Җан кыярга
Өйрәтмәден, мине:
- Кисмә, - диден,-
Кеше сукмагын.
Кыныда тот
Хәнҗәренне!
Атма!
Унга-сулга
Атма укларын,
Без сабыйлар идек -
Син дә, мин дә.
Бөдрә иде таллар...
Болытлар...
Син шул сабый килеш
Китеп бардын,
Язнын, бер кичендә -
Офыкка...
Анда сине
Көткәннәрдер, ахры,
Алгысыдын, никтер...
Ашыктын,...
- Мин бит озак
Бардым инде,- диден,
Үпкәләмә...
Бераз талчыктым...
Мин хәзер дә
Шул җәйләүдә...
Кайчак
Сәфәрдәшләр очрый -
Юл сабар...
Тик берсе дә,
Тик берсе дә мина
Сөйләмәде
Синдәй кыйссалар...
Авылдашыбыз Луиза Янсуар шигырендәге «җәйләү», «көтү», «бәти» сүзләре күңелемә шулкадәр якын тоелды. Үземә кечкенә генә ял оештырырга уйладым һәм болынга сәяхәт итәргә булдым. Үземә генә күңелсез булмасын дип, бабаемны да иярттем. Болынны печән баскандыр дип трактор белән төштек. Ә болында тап-такыр. Шөкер, рәхәтләнеп йөрергә була. Мал-туар асраган авылдашларыбыз көннәр матур торганда малларга кышлык печән әзерләп, абзар түбәләрен тутырып, бакча артына зур-зур эскертләр салырга да өлгергәннәр. Бездә дә күреп сокланырдай матур җирләр бик күп! Аларны күрә белергә генә кирәк!
Менә, Янсуар һәм Нырсуар авылы янындагы инеш — Нырсынка елгасы. Җирле халык телендә аның бу урынын «тар инеш», дип йөртәләр. Ул үзенчә салмак кына агып килә дә, үзенең янәшәсендәге горур биагасы, Мишә елгасына кушыла. Ә Мишә, киң, матур. Күрше Алан авылы ягыннан агым белән килеп үзенең юнәлешен алга таба, дәвам итә.
Авылымның күркәм кешеләре,
Бар да уңган, бар да тырышлар.
Җан җылысын кушып эшләгәнгә,
Матур үткән сезнең гомерләр.
Безнең авылыбызда да тырыш, уңган кешеләр күп булган. Бары тик без аларны күреп кенә бетермибез, якыннанрак аралашмыйбыз гына. Тик шулай да кулыбыздан килгән кадәр аларны искә алып, алар белән таныштырып барырга тырышабыз.
Авылыбызның олы хөрмәткә лаек булган Анастасия (Начта түти) һәм Алексей Спатловлар турында язам. Алар шагыйрәбез Луизаның әнисе ягыннан әбисе һәм бабасы.
Алексей дәдәй озак еллар «Ильич» исемендәге колхоз фермасында үгезләр симертүче, соңрак счетовод булып, Начта түти авылның тоткасы булган хат ташучы булып эшләде. Элек почтальоннар халыкка иң кирәкле, иң якын һәм көтеп алынган кеше булып санала иде. Ике генә урамнан торса да, көянтә кебек бөгелеп урнашкан авылның һәрбер йортына газета, журналлар, хатлар тарату җиңелләрдән булмагандыр.
Начта түтинең йорт-тирәсе, бакчасы һәрвакыт балкып торыр иде. Без, Казак очы киленнәре, бакча җиләге (виктория) үстерү, кара суган орлыгы алу тәртибен дә аннан өйрәндек.
Язын көтү чыга башлагач, аларның тәкә-бәрәннәре дә кешенекеннән аерылып тора иде. «Мин аларга ипи ашатам», дия торган иде. Әле тагын муеннарындагы чуклары гына ни тора, тамакса кебек. Тагын шунысы да кызык, урамда бәрән эзләгән кеше аларныкын таный, кайда күргәнне әйтә торган идек. Авылда ике көтү, Чуаш очына кушылган чаклары да була иде.
«Кулларыннан гөлләр тама», — диләр уңган, булган кешеләрне. Мин бу юлларны Алексей дәдәй белән Начта түтигә багышлап язылган, дип уйлыйм.
Фотоларда: Начта түти белән Алексей дәдәй, яңа өйләнешкәннән сон Паратскида (хәзерге Яшел Үзән) яшәгәндә. Гармун тотып утырган егет Валентин Михайлов, Начта түтинен энесе (фото Луиза Янсуар архивыннан алынды).
Тар инеш, Мишә белән Нырсынка кушылган урын, болынлык.
Әлеге язмага өстәп шагыйрә, тәрҗемәче, журналист Луиза Янсуарның Екатерина Яковлевага язылган җылы сүзләрен дә куябыз:
Катя түти Екатерина Яковлева гомере буе мәктәптә балалар укытты: иң кечкенәләрне. Күңелендә иҗади рух саклап яшәгән икән. Хәзер менә язмаларын элә, “Туганайлар”га җибәрә, бәйгеләрдә, флешмобларда катнаша. Оныклар тәрбияли. Матурлыкны үзе аша үткәрә.
Янсуар туфрагын тоеп, сугарып яши. Мишә ярларының, бормаларының хозурлыгын фотоларга төшереп җибәрә дә: “Бигрәк матур инде безнең авыл, име, Луиза?” - ди. Бу сүзләрдән йөрәк җылына!
Янсуар әбием һәм бабам турында язган бу сүзләр бик кадерле миңа... Кирәк бит: нәкъ үземнең аларга багышлы әсәремне хәстәрләп бетереп утырганда, ул миңа шушы язманы юллый. Галәмдә безнең юллар да, уйлар да тоташкан ул, өзек дип уйлау - тамырдан ялгыш. Кем әйтмешли, “кеше кешене җылыта”. Исәндә - сүз, гамәл, нур белән, ә аннан инде - дога, хатирә аша...
Рәхмәт, Катя түти, Ходай саулык, иминлек бирсен - үзеңә дә, гаиләңә дә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев