Яңа Усы авылы мәдәният йортында Пискуновлар гаиләсе белән очрашу оештырылды
Мөслим районы милли мәгарифе бу 2024-2025 уку елын «Тел күрке — сүз» проекты белән башлап җибәрде. 11 ноябрь көнне бу проектка Яңа Усы мәктәбе старт бирде — мәдәният йортында «Илһам алам туган җиремнән» дигән кичә уздырылды.
Очрашу район күләмендәге «Тел күрке — сүз» проекты кысаларында уздырылды. Аңа кунак итеп, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистларын —авылдашыбыз Артём Пискунов белән аның хатыны Резеда Сәләхованы чакырдык. Шулай ук, районыбыз мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Усы мәктәбе укучылары, укытучылары, Артемның әти-әнисе, авылдашлар катнашты.
Безнең Мөслим төбәге талантларга бай. Сәнгатьнең кайсы гына төрен алма, һәрберсендә мөслимлеләр бар, шул исәптән, театр сәнгатендәгендә дә. К. Тинчурин театры артисты Артём Пискуновның Усы егете булуы — авылыбыз өчен горурлык.
Кунакларны алкышлар астында сәхнә түренә чакыргач, авылыбызның үзешчән артисты Наилә Демидова аларга үзенең җырын бүләк итте.
Әлеге очрашуда катнашучыларны Усы мәктәбе укучылары Алия Филипова белән Яна Петрова танылган артистлар Резеда һәм Артёмның тормышы, иҗат юлы белән таныштырдылар.
Театр сәнгате күгендә үз йолдызлары балкучы Пискуновлар белән очрашуны алып баручы һәм аның сценарий авторы буларак, бу кичәгә зур җаваплылык белән әзерләнгәнемне дә әйтим. Шул әзерлек вакытында, бик күп чыганаклар белән таныштым. Миңа Резеданың бер фикеренә тап булдым: «Кеше тормышында иң җаваплы ике мизгел бар, берсе аның — һөнәр сайлау, ә икенчесе — тормышта үз парыңны табу, гаилә кору». Очрашу барышында артистлар үзләрен бу һөнәргә китергән тормыш юллары һәм мәхәббәт тарихлары турында сөйләделәр.
Мөслим районында «Театр яктылыкка илтә» дигән проекты да тормышка ашырыла. Шул проект буенча һәр мәктәп спектакль әзерләп, ел дәвамында муниципаль һәм республика күләмендәге конкурсларда катнаша. Бу уңайдан, очрашу кунаклары пьесаларны сәхнәләштерүгә, балаларга роль өйрәтүгә кагылышлы киңәшләрен дә җиткерделәр. Соңгы премьералары булган «Туган-тумача» спектакленнән өзек тә уйнап күрсәттеләр. Нәфис сүз дә сөйләгәннәрен, җырлаганнарын залдагы тамашачылар тын да алмый карап утырдылар. Шул очрашу барышында һәркем үзе өчен тылсымлы, могҗизалы булган театр дөньясында яшәде.
Бу тормышта һәркем өчен әти-әни, туган җир — иң изгеләрдән. Кичәдә Артёмның әтисе Олег абый белән әнисе Гөлсинә апа да бар иде. Гөлсинә апа үзенең биш баласы, бигрәк тә, Артёмның артист һөнәрен ничек сайлаганы, үз максатына ничек ирешкәне турында сөйләде. Артём белән Резеда катнашкан спектакльләрнең һәр премьерасын карарга баруларын әйтеп, үз хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Мәктәп укучылары да чын артистлар белән очрашуны зарыгып көткәннәр иде, шуңа алар сорау арты сорау яудырдылар.
Кичәдә Мөслим районы мәгариф бүлеге методисты Нурания Шәймәрдәнова һәм Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова, мәктәп директоры Надежда Юмагулова да артистларга бу очрашуда катнашканнары өчен рәхмәт җиткерделәр. Сүз уңаеннан, Галина Степановна Артёмның 6нчы-9нчыда укыганда класс җитәкчесе булганын, ә Надежда Михайловнаның аны рус теле һәм әдәбиятыннан укытканын да искә төшереп үттеләр. Үз чиратында, укытучыларга, авылдашларга хөрмәт белдереп, Артём белән Резеда мәктәп китапханәсенә һәм авыл китапханәсенә истәлекле бүләкләрен калдырдылар.
Авылдашлар һәм мәктәп укучылары бу очрашуга кайтканнары өчен, Артём белән Резедага рәхмәт белдереп, аларның театр сәнгатендә якты йолдыз булып балкуларын теләп, чын күңелдән алкышладылар. Артист Пискуновларның сәхнә тормышы биеклекләргә генә илтсен, тамашачы аларны һәрчак яратып алкышласын.
Сөмбел ГРИГОРЬЕВА,
Мөслим районының Яңа Усы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев