Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа табышлар, төрле үрнәкләр бүләк иткән керәшенчә марафон тәмам

1-21 март көннәрендә “Туганайлар” газетасы ВКонтакте социаль челтәрендә II керәшен марафоны үткәрелде.

Проектның максаты милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү һәм керәшен җанлы һәм халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче иҗатчыларны барлау иде.

Марафончылар 21 көн дәвамында көн саен  үзе укыган бер әсәрдән, яки шигырьдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары аша кереп, урнаштырып бардылар. Бу юлы марафонда барлыгы 56 кеше катнашты.

Алар танылган язучыларының – хикәяләрен, повестьларыннан өзекләр, шагыйрьләребезнең шигырьләрен, поэмаларын, журналларда басылган керәшен геройлары турында язмалар укып безнең белән бүлештеләр. Шулай ук, шигырь язарга яратучы карендәшләребенең иҗат җимешләре белән таныштык,  башка милләттән булган авторларның керәшеннәр турында язган әсәрләрен дә укыдык.  Туган авыллары турында язылган китаплардагы мәгълуматларны да интернетка куеп таныштыручы марафончылар да булды.

 Өч атнага сузылган марафон тәмам. Инде аралашуларны ватсаптагы марафончылар төркемендә дәвам итәрбез. Киләсе елдагы марафон өчен темалар турында уйлашырбыз, быелгысына нәтиҗә ясарбыз. Быелгы марафонда ир-егетләребез бик аз катнашты, киләсе елларда алар да кушылыр дигән өметтә калабыз. Марафон хакында катнашучыларның фикерләрен дә белеп алдык. Кайберләре белән сезне дә таныштырабыз.

Елена Григорьева-Данилова, Казан:

— Узган елгы марафонда да катнашырга кыстаганнар иде, кире кактым, чөнки бик мөһим гастрольләребез, концерт-чыгышларыбыз вакытында өлгереп бетеп булмас дидем. Ләкин, туган-тумача, дусларга кирәкле материал эзләгәндә ярдәмнән беркайчан да баш тартмадым, булдыра алганча, гозерләрен үтәргә тырыштым.
Быелгы марафонга,- «отказ не принимается, катнашасың!»- гына диделәр. (Көлдем әле рәхәтләнеп! (((
«Марафон» сүзе үзе әйтеп тора, иң мөһиме, Старт белән Финиш арасын төшеп калмыйча үтәргә кирәк. Аны ярыш, бәйге дип түгел, Бәйрәм, Сабантуй кебек кабул итәм мин. Монда җиңүче дә, җиңелүче дә юк, бары активлык һәм шушы бәйрәмдә Яшәү кирәк! Бик кирәкле чара бу Марафон, күпме фактлар белән бирелгән тарихи материал; без белмәгән яисә онытылган шәхесләр турындагы язмалар; күптән онытылган, киштәләрдә тузан җыеп яткан әсәрләр... Кыскасы, керәшеннәрнең тарих тузанын какты, һәм дөньяга чыгарга үз-үзеннән качып, куркып яткан яңа шәхесләрне(кешеләрне диимме соң?!) ачты бу Марафон.
Теләр-теләмәс кенә тотынган идем, 21 көн эчендә шуның кадәр ияләштем, бүген, һәтта, күңелдә бушлык, ямансу да булып китте. Марафонны оештыручыларга, башлап йөрүчеләргә зур рәхмәт! Алга таба да бетмәсен, дәвамлы булсын иде дигән теләктә калам!

Галина Бармакова, Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан:

– Марафонда мин беренче тапкыр катнаштым. 12 мәртәбә дөньякүләм #әдәбимарафонда катнашкан вакытта уйлый идем, керәшеннәр дә шундыйрак марафон оештырсыннар иде, дип. Барлык материаллар белән дә танышып өлгерә алмыйм, билгеле. Елена Григорьева-Данилова(Казан шәһәреннән), Николай Александров (Питрәчтән) иҗатын яратып өлгердем.

Дамира Ханова, Шуганка авылыннан:

 – Китап укырга бик яратам. Башлангыч классларны укытканда (Гәрәй Рәхим)Григорий Радионовның “Кышкы сандугач”ы бик күңелдә калган. Катнашуыма шулар этәргеч булдыдыр. Марафон ошады. Гурий Тавлинның әсәре белән дә таныштым, әле укуны дәвам итәм. Бик кызыклы. Алла бирсә, тагын марафоннар булыр, катнашырмын. Узегезгә рәхмәт.

Тамара Муханова, Питрәчнең Кәвәл авылыннан:

 – Менә бүген икенче #керәшенчәмарафон ны да тәмамладык. Бераз гына ямансу. 21 көн башта гына бик күп кебек тоела да, чынлыкта исә бик тиз үтә дә китә.

Мин дә марафонны башлап җибәргәндә мәзәк хәлләр 21 көнгә җитәр микән дип борчылган идем, ә алар, барлый торгач, шулхәтле күп булып чыкты. Менә бүген марафонның соңгы көнендә кайсын языйм икән дип баш ваттым. Кайсын язсам да, башкалары үпкәләп калыр кебек. Ярар, марафон бетсә дә, вконтакте бит ябылмый. Башкаларын да язармын әкренләп, аралашып та торырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев