Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елның ак карларына уралган бәхет

Тормышта үз тиңеңне табып, парлашып матур гомер итүгә берни җитми. Ничек кенә яшәсәң дә еллар аккан судай бер-бер артлы уза да китә. Бүген сүзем –алтмыш ел иңне-иңгә куеп яшәүче Евдокия һәм Петр Байрашевлар турында.

Дуся Зәй районындагы Якты Күл авылының Байрашевлар гаиләсенә 17 яшендә килен булып төшә. Ул – чыгышы белән Әлмәт районының Кәләй авылы кызы. Әтисе колхозның төрле эшендә йөргән, ә әнисе хисапчы булган. Матур гына яшәгән әлеге гаиләнең тормышы кинәт тынычсызланып китә. Язмыш Дуся белән әнисен өйләреннән чыгып китәргә мәҗбүр итә. Аларны авыл читендәге иске, җимерек өйдә торучы бер әби жәлләп, үз янына яшәргә кертә. Дуся Кәләй сигезъеллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Чыгарылыш кичәсенең икенче көнендә үк, 15 яшеннән колхозда сөт хисапчысы булып урнаша һәм ике еллап эшли. Колхоз ярдәме белән, йортларын да яңарталар. Көтмәгәндә, яңа ел алдыннан, Дусяның тормышында әкияттәгедәй маҗаралар башлана. 1963 елның декабрь урталарында, аларның капка төбенә бер машина килеп туктый. Аннан бер яшь чибәр егет төшеп, Дусяның әнисе белән нидер сөйләшкәннән соң, кызга әйтә: “Мин сине иртәгә алып китәм, яучылар көтегез”. Икенче көнне Якты Күлдән яучылар килә. Төп яучы Петя ягыннан якын туган Әндри дәдәй Байрашев була. Бөтен дөнья ап-ак карга күмелгәндә, ак бәхетләр яугандыр, бик озак уйлаганнан соң, кыз кияүгә китәргә ризалаша.

Гаиләләрендә төпчек – бишенче бала булып туган булачак кияү Пётр да калыша торганнардан түгел, булдыклылыгы белән авылда дан тота. Әтисе Василий дәдәйне сугышка алганда, ул бишектә генә кала. Бәләкәйдән үк тырыш, хезмәт сөючән булып үсә. Әтисе сугыш кырында үлә. Петя Якты Күлнең сигезъеллык мәктәбен гел бишлегә генә тәмамлый. Алга таба да бик укыйсы килә, ләкин төп йортта калган яшь егеткә әнисен дә карарга, тормышны да алып барырга кирәк.

Петя белән Дуся тормыш корып җибәрә. Әлбәттә, җиңел генә бармый, ике яктан да әниләрен дә карарга, тормыш йөген дә тартырга туры килә. Шулай да, тормыш сынауларына бирешмиләр. Дуся бик тырыш, уңган килен, фермада да эшли, өйдә дә житешә. Авыл халкы да аңа соклана, хөрмәт итә. Ире Петяның ярдәмен, игътибарын тою да аңа зур көч бирә. Соңрак, Петя Зәйдә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә, “Красный Маяк” колхозында эшли. Урып-җыю чорында комбайнда да, тракторда да йөри, кырдан кайтып кермәгән чаклары күп була.

Ирле-хатынлы Байрашевлар икесе дә хезмәт ветераннары. Евдокия түти соңыннан райпо кибетенә сатучы булып урнаша. Бик күп мактау кәгазьләре бар. Петя белән Евдокия Байрашевлар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер балаларының барысы да гаиләле. Ял көннәрендә җыелышып, туган йортларына, әти-әниләре янына кайталар. Евдокия түти аларны тәмле-тәмле өчпочмаклар, пироглар пешереп көтеп тора. Балалары да үзләре кебек бик тырыш, бәрәңге утырту, алу дисеңме, умарта кортлары караумы, барысын да бергә эшлиләр.

“Тату, бердәм, дус гаилә булу бик зур бәхет ул. Улларыбыз Володя, Василий, Виталий – хезмәтләрендә дә, тормышта да һәркемгә үрнәк булырлык. Кызларыбыз Людмила, Полина да тормышның кадерен белеп, бернидән зарланмый яшиләр. Әй, бу гомер дигәннәре генә бигрәк тиз уза икән. Иңне-иңгә куеп, тормыш арбасын тартып, алтмыш ел узып та киткән. Яшьләргә әйтер сүзем бар: тату гаиләнең серләрен онытмагыз. Болар: бер-береңә ихтирамлы булу, юл куя белү, балаларны эшкә өйрәтеп үстерү, гаиләңдәгеләр кадерен белү. Үз динеңне, йолаларыңны хөрмәт итү”, – дип сөйләде Дуся түти.

Аларның гаиләсе үтә дә керәшен җанлы. Газетабызны да укыйлар, керәшеннәр тормышындагы бер яңалыкны да читтә калдырмаска тырышалар. Яшьрәк чакта Евдокия Байрашева авылның «Керәшен моңы» ансамбленә йөргән. Ул — җор күңелле, жыр-моңга оста. Әле хәзер дә белгән җыруларын балаларына, оныкларына өйрәтә.

Оныгы Мария ел саен авылның «Казанская» бәйрәмендә үзенең әбисеннән өйрәнгән моңлы җыруларын җырлап, халыкны сокландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев