Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ямаш Игәнәйгә багышланган поэзия һәм җыр кичәсендә

Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Ананий Маловның (Ямаш Игәнәй) 85 яшьлек юбилее уңаеннан зур кичә уздырылды.

Җәкәү җорты бу кичне Ямаш Игәнәйнең (танылган керәшен шагыйре, журналист, "Керәшен сүзе" газетасының беренче редакторы Ананий Малов) иҗат дулкыннарында тибрәнде, аның шигъри дөньясында яшәде. Кичәдә тамашачы каршына чыккан һәрбер кешенең сөйләве күңелләрдә Ямаш Игәнәйнең якты образын кабат уятты. Үткән гасырның чиксез мөмкинлекләре, үз проблемалары һәм сүзен кистереп әйтүче Ямаш Игәнәй шикелле гадел дә, хисчән дә шагыйрьләре булган туксанынчы еллары тормышы күз алдында яңаргандай тоелды.

Кичә башланганчы, тамашачылар Җәкәү җорты музеенда Ямаш Игәнәйнең хәзер инде кадерле экспонатка әйләнгән һәм Ләке мәктәбендәге музеенда саклана торган язу машинкасы, документлары, костюмы, кул сәгате кебек шәхси әйберләрен карап чыктылар.

Бу кичне бирегә республиканың танылган язучылары, Чаллыдан Ямаш Игәнәйнең хезмәттәшләре, Чаллы шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, җирле керәшен оешмасы җиткәчеләре, шагыйрьнең авылдашлары һәм үзенең балалары Светлана белән Артур да килгәннәр иде.

Поэзия һәм җыр кичәсе шушы мәдәни үзәк җитәкчесе, Ямаш Игәнәй белән бергәләп "Керәшен сүзе" газетасын чыгарган, аның вафатыннан соң эстафетаны үз кулына алган Людмила Белоусованың истәлекләре белән башланды:

– Чаллы шәһәр советында беркетмәләр бүлеге мөдире булып эшләгәндә, безнең совет "Чулман-Идел" газетасы учредителе булды. Ямаш Игәнәй анда хатлар бүлеге мөдире булп эшләде. Шәәһр советы аппаратында татарча яхшы белгән бердәнбер кеше буларак, мине  шул газета өчен җаваплы итеп билгеләделәр. Ә газета редакциясендә шәһәр тормышын яктыртып баруга җаваплы итеп, Ямаш абыйны билгеләгән булганнар. Аңа кадәр бер-беребезне белми идек, Танышып китеп, күрше авыллардан икәнебезне ачыкладык, чыбык очларыбыз да, танышларыбыз да табылды. Атна саен килеп, үз газеталары өчен кирәкле информация ала иде. Хәйран гына бергә эшләдек. Аннан мин – шәһәр советыннан, Ямаш Игәнәй әлеге газетадан киткән. "Аргамак" журналына күчте. Без аның белән югалышып тордык, озак кына күрешмәдек.  Бер-ике елдан урамда очраштык. "Яңа газета чыгара башладык. Кайда йөрисең син, кызый" дип, үзе әйтергә яратканча, тетеп атты мине. "Керәшен сүзе" газетасын кулыма тоттырды. Мин аны укып чыгып, төне буе йоклый алмадым. Икенче көнне Ямаш абыйга булышырга ризалык бирдем. Без аның белән "Керәшен сүзе"ндә 4 ел эшләдек. Ямаш абыйга инфаркт булып, бу дөньядан киткәнче. Ямаш абый "Аргамак" журналында эшләде, "Керәшен сүзе" дә шуның редакциясендә чыкты. Ямаш абый үлгәннән соң, "Аргамак"тагы журналистлар мине үгетли башладылар: "Людмила, "Керәшен сүзе"н ташлама, без сиңа булышабыз", ди... "Керәшен сүзе" 4 ел минем квартирда чыкты... Ямаш абый нечкә, чиста күңелле чын кеше иде. Сөенә дә белә, дулый-дулый ачулана да ала иде. Редакциягә берәр бала килеп керсә, ул бала белән бала  булып, уйный да белә иде. Балалар өчен бик күп шигырьләр язды. Авылы өчен бик көенде  – аны чиркәүле итәсе килә иде. Ләкедә чиркәү бар, Ямаш абый гына аны күрә алмады... Берсендә безнең бүлмәгә килеп керде ямаш абый: "Ләке турында бер җыр яздым, керәшен көе кирәк. Кемгә бирергә икән?"– ди. Мин аңа үзебезнең авыл көенә җыралрга киңәш иттем, җырлап та күрсәттем. Ул аны магнитофонга яздыртып алды. "Әй, Игәнә буе, әйләр, Ләке" җыры булды. Бүгенге көндә Ләке ансамбле җырлап йөри торган ул көй шулай туган иде.

Ерак араларны якын итеп, Ананий Маловның туган авылы Ләкедән (Сарман районы, авыл мәдәният йорты директоры Юрий Антонов җитәкчелегендә җырлы делегация – "Игәнә" керәшен халык фольклор ансамбле (җитәкчесе – Райлә Асанова) килгән иде. Алар үз чыгышларын Ямаш Игәнәй сүзләренә язылган һәм инде "Игәнә"нең визит карточкасына әйләнгән шул җыру белән башладылар. "Игәнә"нең җитәкчесе Райлә үзе үк ансамбльнең гармунчысы да! "Игәнә"дә җырлап йөрүчеләр арасында мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе – Наратасты кызы Римма Тимирова да, күрше Дружба авылы һәм хәтта район үзәге Сарманда яшәүче түтиләр дә бар. Боларны язуым – Сарман районы халкы арасында "Игәнә"нең ни дәрәҗәдә данлыклы икәнен тагын бер мәртәбә искәртү өчен генә...

Кичәне мәдәни үзәк белгече Марина Казакова артистларча оста алып барды. Кичәдә Ямаш Игәнәйне якыннан белгән, бергә иҗат иткән, эшләгән кешеләр – Россия һәм Татарстан язучылар союзы члены, Ямаш Игәнәй шигырьләрен беренче тәрҗемә итүче  Мансур  Сафин һәм, шулай ук,  филология фәннәре кандидаты,  Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Чаллы керәшн оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов исә Ямаш Игәнәй белән бәйле хатирәләре турында сөйләп үтте. Чаллы үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее мөдире Роза Хәмидуллина шагыйрь белән хезмәттәшлек иткән елларга тукталды. Ямаш Игәнәйнең кулъямлаары үз музейларында  саклануын әйтеп, аларны китап итеп чыгару хыялын да җиткерде.

Әлбәттә, Чаллы шәһәре керәшеннәре айлыгы барышында  Җәкәү җорты тарафыннан оештырылган бу кичәдә ул  шәһәрнең җирле керәшен оешмасы җитәкчесе, керәшен халык фольклор ансамблен җитәкләүче Витаий Агапов үзе дә, аның улы Виктор да һәм "Карендәшләр" дә бар иде. "Карендәшләр" ансамблендә дә, кем әйтмешли, хан заманыннан ук җырлап йөрүче элекке танышларны да күренде. Җыр сәнгате һәм, гомумән, сәхнә кешегә күңеле белән дә, йөз-кыяфәте белән дә гел яшь кала алу бәхете бирә, дип уйлап, җыруларына сокланып утырдым. Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның "Карендәшләр" белән бергәләп җырлавы да искиткеч матур булды. Җырчы Людмила Аланлы шагыйрь Ямаш Игәнәй сүзләренә  үзе язган көйләрне башкарды.

Шагыйрьгә багышланган кичә, әлбәттә, шигырьсез була алмый. Нәфис сүз остасы Әбри Хәбри, артистларга тиң талант иясе Дмитрий Баранов, Ләке малае (үзбәк милләтеннән!) һәм башкалар Ямаш Игәнәй шигырьләрен сөйләгәндә залда, хәтта чебен очкан тавыш та ишетелерлек тынлык торды. Бу тамашачының шигъри сүзгә никадәр сусаганын күрсәтә түгелме?! Тамашачы арасында Людмила Белоусованы өр-яңа яктан ачучылар да шактый булгандыр, мөгаен. Ул Ямаш Игәнәйнең балалар өчен язылган    шигырен чын артистларча һәм кыска бер спектакльдәй итеп сөйләде. Аның сөйләгәненә ияреп, тамашачы шул нәни малай булып яшәде – шул малай булып мактанды, елмайды, көлде...

Шигырьләр дигәннән, кичәдә Людмила Белоусова керәшен шагыйре Ямаш Игәнәйнең үзе исән чакта бастырып калдырырга өлгермәгән шигырьләр китабын чыгару ниятләре барлыгын да әйтте. 59 яшендә арадан киткән шагыйрь Ямаш Игәнәйнең 60 еллыгында  ук чыгарга тиеш булган ул китап, 35 елдан соң булса да басылсын иде. Кичәдә "соң булса да уң булсын" дип әйтүче Виталий Агапов кебек үз халкы өчен янып яшәүче  керәшен эшмәкәрләре әле спонорлык ярдәме дә күрсәтсә, Ямаш Игәнәйнең шигырьләр китабы  дөнья күрми калмас...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев