Ялтыратырга яратсак та, миллилекне югалтырга ярамый
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстан Рәисеннән 500 мең сумлык сертификатлар алган ансамбльләрнең материаль-техник базасын ныгытуга багышланган киңәшмә узды.
Мамадыш районының Җөри авылында узган республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивалендә, тырыш хезмәтләре өчен, Яр Чаллының шәһәренең — «Карендәшләр» (җит. В. Агапов), Түбән Камадан — «Сүрәкә» (җит. О. Вәлиуллина), Балык Бистәсеннән — «Чулпы» (җит. Л. Кибякова), Зәй районыннан «Җиләк» (җит. О. Агашкина) фольклор ансамбльләренә республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган 500 мең сумлык сертификат тапшырылган иде. Әлеге сертификат бу фольклор коллективларга костюмнар тектерү өчен бирелде.
Шул уңайдан, 4 сентябь көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә ансамбльләрнең материаль-техник базасын ныгытуга багышланган киңәшмә узды. Коллективларның проблемасы — ул сәхнә костюмнары булдыру. Киңәшмәдә әлеге сертификатны алучы ансамбльләрнең җитәкчеләре һәм керәшен костюмы комплексы өстендә эшләүчеләр — мастер — Юлия Әхмәтҗанова, мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова һәм үзәк белгечләре Павел Александров, Марина Казакова катнашты. Әлбәттә, әле костюмнарны тектерү алдыннан махсус оештырылган комиссия составы тарафыннан аларның һәр эскизы, элементы, материаллар сыйфаты тагын бер кат каралачак.
Киңәшмәдә Людмила Белоусова һәр халыкның үз йөзе, үз төсе, асылы барлыгын искәртте.
«Хәзерге вакытта этникага, йола-бәйрәмнәргә зур игътибар бирелә. Рөстәм Нургалиевич Якутиягә булган бер сәфәреннән соң, андагы халыкларның үз традицияләрен саклап, бары тик милли киемнәреннән чыгыш ясауларын, борынгы йолалар күрсәтүләрен, милли уеннар уйнауларын, милли ризыклар ашаулары турыда сокланып сөйләде. Шуннан соң, республикадагы барлык халык бәйрәмнәре оештыручыларны чакырып: «Без дөрес эшләмибез, милли бәйрәмнәрне концертка әйләндердек. Безгә дә үзебезнең элгәреге байлыгыбыз – мирасыбызны барларга, яңадан тормышка кайтарырга кирәк. Киемнәр дә, җырулар да, йолалар да һәр халыкның йөзен, үткәнен чагылдырырга тиеш», – дигән иде. Чынлап та, сәхнәгә чыккан коллективларның киемнәренә карыйсың да, уйланып каласың: әллә татар, чуаш, әллә урыс күлмәге! Без әлбәттә, матур киенергә, сәхнәдә «ялтырап» торырга тырышабыз. Тик, андый киемнәр безнең кайсы халык икәнлегебезне күрсәтми. Менә шушы хәлләрне күздә тотып, ике ел элек, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче XIX гасырның икенче, XX гасырның беренче яртысында Идел буе халыкларының (руслар, татарлар, керәшеннәр, чувашлар, башкортлар, марилар, мордвалар, удмуртлар) реконструкцияләнгән традицион киемнәрен булдыру буенча тарихи – этнографик проект кертелде. Андый костюмнарны тегү җиңел түгел, ул күп эзләнүләр, тикшеренүләр таләп итә. Шуңа андый эшкә алынучы осталар да санаулы гына. Быел проектта катнашу өчен без бик күп экспедицияләрдә булдык, авылларда озак еллар сакланып килгән киемнәрне таптык, аларның һәр элементын җентекләп өйрәндек, шулай үзебезнең өч керәшен костюмын яңартып тегә, халыкка күрсәтә алдык», – дип Кремльдә күргәзмәгә куелган Мамадыш, Питрәч ягы керәшеннәренең киемнәре турында сөйләде Людмила Даниловна.
Россиядә аналоглары булмаган Идел буе халыкларының милли җәмгыятьләре өчен әлеге ел проекты Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты инициативасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Әйткәнебезчә, керәшен костюмнарын тегү буенча Юлия Әхмәтҗанова күп көч куя. Шунысы да кызыклы, киемнәр яңарту проектындагы эзләнүләр вакытында ул үзенең дә нәсел башы керәшеннәрдән икәнлеген ачыклый. Аның тамырлары Алексеевск районына барып тоташа. Ул милли киемнәр тегү өстендә фәнни дәрәҗәдә кызыксына, төрле милләт киемнәрен тегә. Үз чыгышында сәхнә костюмнарын тектерергә җыенган коллектив җитәкчеләренә киңәшләрен бирде:
«Ансабльдәге солистларның барысының да киемнәре нәкь бер төсле булуы түгел, иң мөһиме аларның һәр элементы традиционлыкны югалтмавы. Күлмәкнең төсе куе, аз гына ачыграк кызыл булуы мөмкин, кемдәдер жилет, кайсындадыр камзул. Бизәкләр дә каядыр зуррак, яки кечкенәрәк. Әбиләребез дә бер төсле киенмәгән бит» ,– диде.
Сертификат алучылардан Зәйлеләр һәм Балык Бистәләре үзләре тектерәсе килгән киемнәренең үрнәкләре итеп, әбиләре кигән күлмәкләрне алып килгән иделәр. Аларны осталар белән бергәләп карадылар, нинди материаллар кирәк буласын барадылар. Ә Чаллы һәм Түбән Кама ансамбльләре үзләре тегәчәкләрен әйттеләр. Чаллыда инде костюмнар тектерү буенча эшне берничә елдан бирле алып баралар. Аларның традицияләребезгә туры килерлек итеп җиткезгән киемнәре дә бар. Виталий Васильевич ул киемнәрне тагын да тулыландырачаклары турында әйтте.
Түбән Камадан килгән Ольга Вәлиуллина керәшен костюмнары булдыру өчен, үз якларындагы керәшен авылларында булган экспедицияләре, булачак киемнәрен чагылдырган үрнәкләрне презентацияләде.
Киңәшмә якын арада үлчәмнәр алу өчен тагын очрашырга сүз куешып тәмамланды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев