Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якты Күлдә – якты йөзләр

Быел җәй Зәй ягындагы керәшен авылларында булып, аның табигатенә, киң күңелле кешеләренә сокланып кайттык. Якты күлдә тырыш, җыр-моңга оста кешеләр яши.

Якты Күлгә җитеп, клуб каршысына килеп туктауга безне авылның «Керәшен моңы» ансамбле җырлап каршы алды.

Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мөхтәров һәм мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова авылның бүгенге тормышы, тырыш кешеләре, үрнәк гаиләләре, эшләнгән һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.

— Узган елның 20 ноябрендә маскировка челтәре үрүне башлап җибәргән идек. Иртән авыл мәдәният йортына лаеклы ялдагы 15ләп кеше җыела, ә кичке якта яшьләр килә. Аларның барысында да бер теләк — махсус хәрби операциядәге егетләребезгә булышу. Кышын 1300 окоп шәме ясап җибәргән идек, быел да бу эшне дәвам итәргә уйлап торабыз, инде парафин да алдык, — дип сөйләде Татьяна.

Ул безгә мәдәният йортындагы күргәзмәне, музейны, китапханәне күрсәтте. Китапханәдә авыл халкы хөрмәтенә ия Ангелина һәм Михаил Вавиловлар гаиләсе белән таныштырды. Михаил дәдәй, чыгышы белән, шушы авылдан, ә Ангелина Петровна — Мамадыш ягы кызы. 52 ел бергә яшиләр.

Алар безгә Якты Күл тарихы, бүгенге матур тормыш турында сөйләделәр.

«Керәшен моңы» солисткасы Татьяна түти Ермолаева да хәзерге заманда авылда балалар аз булуына, аларның интернеттан аерыла алмауларына, яшьләрнең авылда калмавына көенеп сүзгә кушылды:

«Авылларда тормыш көннән-көн үзгәрә. Яшәү шартлары әйбәтләнә. Юллар салынды. Мәктәп, клуб һәм кибетләр җылы, якты. Эшләсәң эшен дә табып була. Шулай да элгәреге тормышның да сагынып сөйләр вакытлары шактый. Яшь чакларны искә төшерсәк, иң беренче, урам тутырып, балаларның иртән мәктәпкә баруы күз алдына килә. Һәрбер гаиләдә, кимендә, 5-6 бала иде. Балалар тәртипле булып, өлкәннәрне, әти-әниләрен, укытучыларны нык хөрмәт иттеләр. Хезмәт белән тәрбияләндек. Өйдә дә эшсез тормадык, колхоз эшендә дә катнаштык. Тәрбияви кинолар карадык, клубларда төрле уеннар оештырылды. Дөресен әйткәндә, безне ул чакларда яхшылыкка гына өйрәттеләр».

Сүз уңаеннан, Якты Күлдә тугызеллык мәктәп, барлыгы 30 укучы.

Бу авылда 600ләп кеше яши. Алар күп итеп мал, кош-корт асрыйлар. Биредә өч кече ферма да бар. Сөтне, итне шәһәр халкына саталар. Болыннар — иркен, ике көтү йөри.

— Мәктәптә — 30, балалар бакчасында — 9 бала. Почта, ФАП, авыл кешеләре үзләре ачкан ике кибет бар. Казанский — авылның престол бәйрәме бик матур уза, — дип таныштырып үтте Зиннур Заһирович.

Авыл уртасындагы паркта да булдык. Бәйрәмнәр үткәрү, ял итү, балаларга уйнар өчен дә мөмкинлекләр бар анда.

Кибетләрен дә күрдек, «авыл халкы көндәлек кирәк-яракны бездән ала», диде кибетче.

Вакыт аз булса да, авылдагы әбиләр — Татьяна Байрашева һәм Пелагея Алексеева белән дә сүз алышып өлгердек. Алар «Туганайлар» газетасын яратып укулары турында әйтеп, кеше язмышлары турында күбрәк язуыбызны, мәзәкләргә дә аерым урын бирүебезне теләделәр. Кушаматлар, керәшен сүзләре турындагы язмаларны да яратып укыйлар икән. Үз авылларындагы кайбер кушаматларны да искә алдылар: Әркәнәйләр, аюлар, бүреләр, каруннар, кәҗәләр, саесканнар…

Ольга түти Долгова үстергән кабакларга да күз салдык. Чаллыда яшәсә дә, йортларын ташламый ул. Бакчасында яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә үстерә. Аның белән сөйләшүе дә бик рәхәт. Китапханәче булып эшләгән елларын, авылның күренекле кешеләрен дә искә төшерде.

Үз хуҗалыкларында күп итеп мал асраучы Галина һәм Геннадий Ишмяновларда да булдык. Авыл кешесенең һәр минуты кадерле, шулай да терлек карап йөрүче гаилә башлыгы, эшен читкә куеп, «кунаклар бар икән» дия-дия, көндәлек йорт мәшәкатьләре турында, мал асрауның файдасы хакында сөйләде. Аларның бүгенге көндә 16 баш мөгезле эре терлекләре бар. Ә хуҗабикә үзенең гөмбәдән, җиләк-җимештән, яшелчәдән каплаган санап бетергесез банкаларын күрсәтте.

«Гөмбәне дә, җиләкне дә табигать бирә. Ялкауланмаска гына кирәк, 60 банка гөмбә саттым», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев