Якты күл, Сәвәләй, Керәшен Мәлеме, Сарсаз-Баграж авыллары халкы тормышны ямьләп яши
Күптән түгел бер көнебезне Зәй ягында уздырып, аның табигатенә, киң күңелле кешеләренә сокланып кайттык.
Трасса буйлап барганда юлда очраган авылларның һәрберсендә газетага язарлык хәлләр, сокланырлык кешеләр бардыр дип уйламыйсың да. Болай гына, максатсыз, күзгә чалынган тәрәзә йөзлекләре, көтелмәгән төзелешләр һәм күлләрнең тын киңлегендә чагылган храмнар белән хозурланасың. Ә инде шушы авылларга тукталып, халкы белән сөйләшкәч, без сокланган һәрнәрсәне авыл кешеләренең үз куллары белән барлыкка китерүен аңлап, чын күңелдән сөенәсең. Бүген Зәй ягының искиткеч шәп дүрт авылы – Якты күл, Сәвәләй, Керәшен Мәлеме, Сарсаз-Баграж һәм, шулай ук, Зәй шәһәре, андагы халыкның тормышы, уңган карендәшләр турында сөйләргә булдык.
Зәй – энергетиклар шәһәре
Зәй шәһәрендә безне республика керәшен оешмасының идарә члены, район башлыгы урынбасары Пётр Уразайкин каршы алды. Ул безгә Зәй керәшеннәренең көндәлек тормышлары турында кыскача сөйләп китте.
– Зәй районында керәшеннәр яши торган барлыгы 24 авыл бар. Аларның күбесендә татар, рус, керәшен һәм башка милләт кешеләре бердәм-тату гомер итә. Керәшен приходлары эшли. Федоровка, Керәшен Мәлеме, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Поповка авылларында чиркәүләрне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды, бүгенге көндә дә дәвам итә. Хәзерге вакытта без, район җитәкчелеге, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе, актив карендәшебез Валентин Атласов ярдәме белән, керәшен авылларының тормыш-көнкүреш уңайлыкларын арттыру буенча зур эш алып барабыз. Без, район керәшеннәр оешмасы членнары, керәшен активлары айга ике тапкыр Энергетик мәдәният йортына җыелып, киңәшмәләр үткәрәбез. Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, оешманың башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Аларның безнең якка килеп, халык белән аралашулары – керәшеннәр өчен зур дәрәҗә. Аларның киңәшләрен тыңлап, ярдәмнәрен тоеп яшибез. Шуңа, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлбәттә, һәр эшебез район башлыгы Рәзиф Кәримовның зур булышлыгы белән башкарыла. Әле Зәйнең үзендә керәшен чиркәве төзүгә керештек. Фундаменты бар инде, келәү йорты да төзелде. Халык та зур кызыксыну белән, кирәкле эштә үз ярдәмен кертә. Берничә ел элек кенә Сәвәләйдә үз авылдашлары, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов тырышлыгы белән төзелгән чиркәү, райондагы барлык авыллар өчен дә үрнәк булып тора. Гомумән, район халкы да, шул исәптән, безнең керәшеннәр дә бик актив. Һәр авылда СВОга ярдәм итү буенча зур эшләр алып барыла. 22 җирдә маскировка челтәрләре үрү оештырылган, барлыгы 4500 челтәр үреп озатылды. Окоп шәмнәре, коры ашлар, госпитальләр өчен култык таяклары ясала, чәй үләннәре, гуманитар ярдәм җыела, Шәһәребез, авыл җирлекләрендәге үзеннән өлеш керткән халыкка күтәренке кәеф, сабырлык, иминлек телибез,– дип сөйләде Пётр Сергеевич.
Керәшен бәйрәмнәренең үткәрелүен, Зәйнең үзендә керәшен ансамбле “Җиләк” матур иҗта итүен, авыл халкы тормышын яхшырту максатыннан төрле программалар булуын ассызыклап үтте ул.
– Авыллар бетә дип әйтмәс идем, дөрес, яшьләр күбрәк зур шәһәрләргә кызыга. Шулай да, бөтенләй авылда калмыйлар димим, соңгы елларда аеруча еш күзәтелә торган нәрсә: шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе, лаеклы ялга чыгу белән, авылга яшәргә кайта. Алар үз төп нигезләрен төзекләндереп, карап торалар, ташламыйлар. Авылда яшәве дә рәхәт бит, табигатебез матур, газ-су кергән, шәһәрдәгегә караганда күпкә тыныч. Безнең бит янәшәбездә генә Түбән Кама, Чаллы, Алабуга шәһәрләре урнашкан. Шул шәһәрләргә йөреп эшләүчеләр дә шактый. Зәй районы Татарстанда социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсе буенча җиденче урында тора. Биредә энергетика, авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате, целлюлоза җитештерүе бик нык үсә. Трансформаторлар җитештерү производствосы да эшли башлады, – дип сүзен дәвам итте Пётр Сергеевич.
Шәһәрдә – керәшен чиркәве
Зәйнең үзендә булудан файдаланып, әле төзелә генә башлаган чиркәвен күреп, аның настоятеле белән дә аралаштык.
– Алла ярдәме белән, зур эшкә керештек. Чиркәү Изге Макарий исемен йөртәчәк. Изге Макарий (1835-1926) – Мәскәү һәм Коломенск митрополиты, Алтай апостолы, 36 еллык миссионерлык хезмәте белән Бөтенроссиягә таныла. Ул – беренчеләрдән булып, үзебезчә литургия үткәргән, Ильминский белән хезмәттәшлек иткән керәшен агартучысы. Авылларда да, район үзәгендә дә чиркәүләр төзелүгә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә дә керәшенчә дә, русча да келәүләр үткәрелеп тора, – диде протоиерей Александр Расторгуев.
Зәй чиркәвен төзүгә зур көч куеп, материаллар булдыруда тырышлык күрсәтеп, йөгереп йөрүче карендәшебез Пётр Мухановны да әйтеп үтмичә булмый.
“Ул – районыбызның иң актив керәшеннәреннән берсе. Төзеләсе чиркәү каршындагы келәү йорты да аның булышлыгы белән салынды. Ул һәр эшен чын күңелдән, яратып эшли. Чыгышы белән югары Баграждан, Зәйнең үзендә яши”, – диде Пётр Уразайкин.
Хатыны, Урта Баграж кызы Роза белән 51 ел элек гаилә корып, бергәләп матур гомер итүче карендәшебез Петр дәдәй үзе дә шунда иде.
“Пенсионерга нәрсә кирәк инде?! Бүген иртән генә 8 километр җәяү йөргәнмен. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәндәй, яшәү рәвешем шундый, тик торырга яратмыйм. Мондый изге эшләргә кушылу үзе бер рәхәтлек бирә. 75 яшендә булсам да, авырулар да онытылып тора. Хәлдән килгәннең барысын да эшлибез. СВОдагы егетләребезне дә онытмыйбыз. Хатыным белән икебез дә пенсиябездән дә өлеш чыгарабыз. Әле менә төзелеш материаллары ташый торган машина ватылгач, аны карап алдым. Мин бит элек автоэлектрик булып эшләдем. Чакырсалар, әле дә барам, ярдәм итәм. Үземә дә, кешегә дә файда”, – дип тормышы турында тыйнак кына сөйләде Зәй ягының иң оста автоэлектрикларыннан берсе булган дәдәй.
Алга таба юлыбызны район авыллары буйлап дәвам иттек...
Якты Күлдә – якты йөзләр
Якты Күлгә җитеп, клуб каршысына килеп туктауга, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Эшкә генә түгел, җыр-моңга да оста икән зәйлеләр. Безне авылның “Керәшен моңы” ансамбле җырлап каршы алды.
Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мөхтәров һәм мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова авылның бүгенге тормышы, тырыш кешеләре, үрнәк гаиләләре, эшләнгән һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.
– Узган елның 20 ноябрендә маскировка челтәре үрүне башлап җибәргән идек. Иртән авыл мәдәният йортына лаеклы ялдагы 15ләп кеше җыела, ә кичке якта яшьләр килә. Аларның барысында да бер теләк – махсус хәрби операциядәге егетләребезгә булышу. Кышын 1300 окоп шәме ясап җибәргән идек, быел да бу эшне дәвам итәргә уйлап торабыз, инде парафин да алдык, – дип сөйләде Татьяна.
Ул безгә мәдәният йортындагы күргәзмәне, музейны, китапханәне күрсәтте. Китапханәдә авыл халкы хөрмәтенә ия Ангелина һәм Михаил Вавиловлар гаиләсе белән таныштырды. Михаил дәдәй, чыгышы белән, шушы авылдан, ә Ангелина Петровна – Мамадыш ягы кызы. 52 ел бергә яшиләр.
Алар безгә Якты Күл тарихы, бүгенге матур тормыш турында сөйләделәр.
“Керәшен моңы” солисткасы Татьяна түти Ермолаева да хәзерге заманда авылда балалар аз булуына, аларның интернеттан аерыла алмауларына, яшьләрнең авылда калмавына көенеп сүзгә кушылды:
“Авылларда тормыш көннән-көн үзгәрә. Яшәү шартлары әйбәтләнә. Юллар салынды. Мәктәп, клуб һәм кибетләр җылы, якты. Эшләсәң эшен дә табып була. Шулай да элгәреге тормышның да сагынып сөйләр вакытлары шактый. Яшь чакларны искә төшерсәк, иң беренче, урам тутырып, балаларның иртән мәктәпкә баруы күз алдына килә. Һәрбер гаиләдә, кимендә, 5-6 бала иде. Балалар тәртипле булып, өлкәннәрне, әти-әниләрен, укытучыларны нык хөрмәт иттеләр. Хезмәт белән тәрбияләндек. Өйдә дә эшсез тормадык, колхоз эшендә дә катнаштык. Тәрбияви кинолар карадык, клубларда төрле уеннар оештырылды. Дөресен әйткәндә, безне ул чакларда яхшылыкка гына өйрәттеләр”.
Сүз уңаеннан, Якты Күлдә тугызеллык мәктәп, барлыгы 30 укучы.
Бу авылда 600ләп кеше яши. Алар күп итеп мал, кош-корт асрыйлар. Биредә өч кече ферма да бар. Сөтне, итне шәһәр халкына саталар. Болыннар – иркен, ике көтү йөри.
– Мәктәптә – 30, балалар бакчасында – 9 бала. Почта, ФАП, авыл кешеләре үзләре ачкан ике кибет бар. Казанский – авылның престол бәйрәме бик матур уза, – дип таныштырып үтте Зиннур Заһирович.
Авыл уртасындагы паркта да булдык. Бәйрәмнәр үткәрү, ял итү, балаларга уйнар өчен дә мөмкинлекләр бар анда.
Кибетләрен дә күрдек, “авыл халкы көндәлек кирәк-яракны бездән ала”, диде кибетче.
Вакыт аз булса да, авылдагы әбиләр – Татьяна Байрашева һәм Пелагея Алексеева белән дә сүз алышып өлгердек. Алар “Туганайлар” газетасын яратып укулары турында әйтеп, кеше язмышлары турында күбрәк язуыбызны, мәзәкләргә дә аерым урын бирүебезне теләделәр. Кушаматлар, керәшен сүзләре турындагы язмаларны да яратып укыйлар икән. Үз авылларындагы кайбер кушаматларны да искә алдылар: Әркәнәйләр, аюлар, бүреләр, каруннар, кәҗәләр, саесканнар…
Ольга түти Долгова үстергән кабакларга да күз салдык. Чаллыда яшәсә дә, йортларын ташламый ул. Бакчасында яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә үстерә. Аның белән сөйләшүе дә бик рәхәт. Китапханәче булып эшләгән елларын, авылның күренекле кешеләрен дә искә төшерде.
Үз хуҗалыкларында күп итеп мал асраучы Галина һәм Геннадий Ишмяновларда да булдык. Авыл кешесенең һәр минуты кадерле, шулай да терлек карап йөрүче гаилә башлыгы, эшен читкә куеп, “кунаклар бар икән” дия-дия, көндәлек йорт мәшәкатьләре турында, мал асрауның файдасы хакында сөйләде. Аларның бүгенге көндә 16 баш мөгезле эре терлекләре бар. Ә хуҗабикә үзенең гөмбәдән, җиләк-җимештән, яшелчәдән каплаган санап бетергесез банкаларын күрсәтте.
“Гөмбәне дә, җиләкне дә табигать бирә. Ялкауланмаска гына кирәк, 60 банка гөмбә саттым”, – диде ул.
Авылда “Лысая” дип аталган тау да бар икән, анда кач та куелган.
Якты Күл авылыннан фоторепортаж
Их, Сәвәләй, Сәвәләй…
Зәй ягындагы авылларның матур табигатенә, урамнарда каңгылдашып йөргән казларына, бакчада бәрәңге чүпләүче бала-чагага соклана-соклана, Сәвәләйгә җиткәнбез.
Авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков безне махсус хәрби операциядәгеләр өчен ярдәм әзерләүче, маскировка челтәрләре үрүчеләр белән таныштырды. Кышын көненә ике килә икән алар, ә җәйләрен көндез өч сәгать шунда булалар. 17-18 кеше җыела, көненә 2 челтәр үрәләр, чәйләр әзерлиләр.
– Сәвәләйдә – 370 хуҗалык, 650 кеше яши. Унбереллык мәктәп, хәзерге вакытта 70 бала укый. Беренчегә 4 бала керде, киләсе елга 15ләп бала булыр дип көтәбез, – диде ул.
Тышкы яктан да, эчтән дә матур, зур мәдәният йорты хезмәткәрләре эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Ләйлә Сабаева таныштырды:
“Барлык бәйрәмнәрне дә үткәрергә тырышабыз, авыл халкы, балалар белән район, республика күләмендә уздырылган чараларда катнашабыз. Тик ансамблебез таркалды, шуңа нык борчылабыз, түтиләр олыгайды, йөри алмыйлар, ә яшьләрне йөртүе авыррак”.
Шундый зур авылның ансамбле юк дигәч, кәефебез кырылган иде. Юкка булган икән, элек мәдәният өлкәсендә эшләп, хәзер лаеклы ялга киткән Светлана Чернова яшәгән йортка килгәч, барысы да онытылды.
Монда безне авылның элгәреге “Сәвәләй” ансамбленә йөргән түтиләр һәм гармунчы дәдәй керәшен көйләрен сыздырып каршы алдылар.
Аларга кушылып биеп киткәнне дә сизми калдык. Ә бергәләп өстәл артында, табында җырлап утырулар озак истән чыкмас. Алардагы тавыш, осталык! Сокланып туймаслык. Олыгайдык шул дисәләр дә, күз тимәсен, күңелләре белән дә, нур чәчеп торган йөзләре белән дә барысы да – унсигездә!
Бу зур авылның мәктәп бусагасыннан атлап керүгә, андагы чисталык, иркенлек күзгә ташланса, балаларның шуклыгы һәм рус телендә генә сөйләшүе колакны ярып керә. Керәшен авылы саналса да, төрле милләт халкы яши шул монда.
Шулай да, татар теле укытыла. Керәшеннәр бармы дип, балалардан сорагач, ике кыз, русчалатып, “да” диделәр. “Татарча сөйләшәсезме” дигән идем, “әйе” дип сөендерде алар. Тик, нинди билгеләр аласыз дигәнемә, кабат русчалатып “пятерки” дип җавап бирделәр. Кызганыч, мондый проблема бер Сәвәләйдә генә түгел. Йөрәк сыкрый, телебезне онытмасак иде.
“Телен белгән – илен белгән” дип, халык юкка әйтмәгән бит. Укытучылар белән дә сөйләштек, Елена Москова шушы авылда туган, шушы мәктәптә укыган, инде 16 ел шушы мәктәптә инглиз телен укыта. Ире белән бергәләп, өч малай үстерәләр. Тел турындагы проблеманы ул да сөйләп алды:
– Балаларны бөтенләй телне белмиләр димәс идем, аңлыйлар алар, тик сөйләшүләре авыррак. Йолаларыбызны, телне онытмасыннар өчен, өйдә үзебез әби-әниләрдән өйрәнгән җыруларны җырлыйбыз, бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, керәшеннәрнең “бастырып” биюен өйрәнәбез, – дип сөйләп үтте ул.
Сәвәләйнең берничә ел элек кенә төзелгән чиркәвен күреп сокландык. “Зират чишмәсе” суын эчеп, шифа алдык. Аннан Керәшен Мәлеменә юл тоттык…
Сәвәләй авылыннан фоторепортаж
Мәлем патриотлары
Мәлемдә безне җирлек башлыгы Ленар Сибгатуллин белән чиркәү старостасы Николай Тихонов каршы алды.
– Дүрт ел элек монда көчле җил булып, иске чиркәүнең куполын бәреп төшерде. Үзебез шәһәрдә яшәсәк тә, бу хәлгә йөрәк әрнеде. Туган җирем, әти-әнием нигезе монда. Әнием дә шушы авыл зиратына җирләнгән. Без куполны яңарттык, чиркәүнең тәрәзәләрен алмаштырдык, барысын да үз кулыбыз белән эшләдек, – диде Николай Николаевич.
Чиркәүне төзекләндерүдә Керәшен Мәлемендә туып-үскән Владимир Уразайкин да зур көч куя. Ул инде 17 яшендә авылдан чыгып киткән, Иске Зәйдә яши.
Аларның һәр эшләре бергәләп башкарыла.
Керәшен Мәлеме – табигать бүләге булган чишмәләргә бай авыл. Юкка чыккан “Сарбай чишмәсе”н табып, сазлык, таллык баскан урында бик матур ял итү урыны ясаганнар. “Авылдашлар табалмассың, йөрмә, дигәннәр иде. Чишмәнең тибеп чыгуын күргәч, утырып еладым”, – ди ул. Бүген биредә бик матур ял итү урыны булдырылган. Веранда корылган, зур өстәл куелган. Шашлык, пылау пешерер өчен пич тә бар. Чишмә суы ургылып ага. Владимир Васильевич тагын бер изге эш – Керәшен Мәлемендә купель төзү белән мәшгуль. Алар бу эшне Илнур Шәйхетдинов белән бергә башкаралар. Булачак купель янында “Будрин чишмәсе” ага.
“Бу чишмә ерак бабам фамилиясен йөртә. Чөнки ул бабамнарның бакча артында урнашкан, аны ул карап торган. Халык теленә дә “Будрин чишмәсе” дип кереп киткән”, – ди Владимир Васильевич.
Әлеге чишмә буенда күл дә казытканнар. Күлдә балыклар йөзеп йөри. 150 килограмм вак карп балыгы җибәргәннәр.
“Керәшен Мәлемендә мәктәп юк. Укучы балалар саны бик аз, аларны автобус Югары Мәлем мәктәбенә йөртә. Авылда – ике урам, 27 хуҗалык, 65 кеше яши. Сарык асраучылар күп, сыерлар авылга 6-7 генә. Халык тырыш, үзара салым акчасына юллар ясалды. Атнага ике тапкыр автокибет килә”, – диде авыл җирлеге башлыгы.
Мәлем авылыннан фотолар:
Баграж халкы җырлап эшли
Сарсаз-Багражда – 207 хуҗалык, 352 кеше исәпләнә. Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәре үрү пунктына алып керде. Биредә дә эш гөрли. “Тынычлык үрәбез” төркемен авылда Светлана Рябова оештырган. Ул челтәр үрүнең барлык нечкәлекләренә Зәйдәге волонтерлардан өйрәнгән, аннан Урта Баграж мәдәният йортына челтәр үрергә йөргән. Эшне Сарсаз-Баграж мәдәният йортында да ул оештырып, авыл халкын тарткан. Челтәр үрүче хатын-кызлар арасында бер ир-ат та бар. Ул – педагогик хезмәт ветераны Николай Григорьев.
Челтәр үрү тәмамлангач, аны Николай Петрович изге теләкләр әйтеп, иман укып, аруландыра икән.
“Маскировка челтәрләре үрүгә юкка гына алынмавыбызны аңлыйбыз, гуманитар ярдәм җыюның никадәр мөһим икәнлеген беләбез, шуңа бер дә иренмичә, һәр көнне килеп эшлибез. Тизрәк дөньялар тынычлансын, егетләребез исән-имин кайтсыннар иде”, – дип телиләр, җырлый-җырлый челтәр үрүчеләр.
Авылның Алексей Герасимов җитәкчелегендәге “Баграж буйлары” керәшен фольклор ансамбле белән дә таныштык. Мәктәптә эшләп килүче “Сандугач” фольклор ансамбле дә мактауларга лаек.
Зәйнең бу авылында да тагын бер изге, олы эшкә алынганнар. Ниһаять, авыл халкының чиркәү турындагы хыялы тормышка ашачак. Чиркәү авылның элекке иске кибете урынында булачак.
“Әле эшләре бар, шулай да халык ярдәме белән, октябрь аенда чиркәү ачылыр, аруландыру келәве булыр дип өметләнәбез. Төзү һәм ремонт – иганәчеләр, ә эчке яктагы эш авылда яшәүчеләр исәбенә алып барыла. Чиркәү өчен 42 тәре ясатырга заказ бирдек. Чиркәү төзеләчәк җир – әби-бабайлары шушы авылдан чыккан кешеләрнеке. Аларның туганнары иганәчелек ярдәме күрсәтәләр”, – дип сөйләде Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев уртак көч белән бу эшне дә ахырына кадәр башкарып чыгасыларына ышанып.
Башыру качы куелган, ул прожекторлар белән яктыртылган. Караңгыда әллә кайдан күренеп, авылга ямь биреп тора. Звонница куелган. Өч кыңгырау кайтартканнар. Павел Николаевич аларда көй чыгарып кагып та күрсәтте.
Юлыбызны дәвам итеп, Сарсаз-Багражның ике катлы мәктәбенә кердек. Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов һәм укытучы Радий Харитонов һәрбер кабинетка алып кереп, мәктәп тормышы белән таныштырдылар.
– Мәктәптә барлыгы 21 укучы белем ала, бакчага 6 бала йөри. Быел 1нче класска 4 бала керде. Укучылар белән бергәләп, 4 меңгә якын окоп шәме ясап, тапшырдык инде, – диде директор.
Мәктәп янында гына сугыш ветераннары истәлегенә яңа комплекс ачылган.
“Бик кирәкле эш булды ул. Читтән кайткан авылдашлар да киләләр, туганнарын, якыннарын күреп, үзләрендә горурлык хисләре тоялар”, – диде Радий Харитонов.
Сарсаз-Баграж авылыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев