Якты йолдызларга карыйм, сезне сагынган чакта
57 ел Иркутск якларында гомер кичерүче Большеглазовлар бу җәйне Мамадышта уздырдылар. Бу районның Зур Арташ авылы кызы Евдокияны һәм әтисе Владимир авылыннан булган Ильяны туган як магниттай үзенә тарта.
Язмыш юллары урау
Евдокия Васильевна 1948 елда Мамадыш районының Зур Арташ авылындагы Екатерина һәм Василий Альмановлар гаиләсендә дөньяга килә. Алар 5 бала булалар: Мария, Анна, Татьяна, Пелагия, Николай. Евдокия күрше Албай мәктәбендә 8 класс бетерә, авылдагы фермада эшли.
Булачак ире Илья Павлович 1939 елда Иркутск өлкәсендә туа. Мамасы Дарья Васильевна — Мамадыш районының Түбән Әрнәш, папасы Павел Михайлович — Владимир авылыннан. Мул тормышта яшәгәнлектән, 1937 елда Иркутск өлкәсенең Бурят автономлы округындагы Эхирит-Булагатск районында урнашкан Корсук авылына күченеп китәргә мәҗбүр булалар. Бурятлар торганлыктан, аны үзара Бурят авылы дип йөртәләр. Данлыклы Байкал күле ягындагы ул авылга Мамадыш районыннан беренче булып барып төпләнгән 10 керәшен гаиләсенең берсе — Большеглазовлар.
Ильяның бертуганнары: Елена, Иван һәм Николай. Ачлык елны 3 яшьлек Николай үлә. 1941 елда сугышка алынган әтиләре яу кырында хәбәрсез югала. «Мама 12 яшендә, дәдәләре белән эш эзләп, җәяү Мурманск ягына барып чыккан. Аз сүзле иде. Ир-ат урынына колхозда тир түкте. Алтыннарын биреп, бурятлардан ризык алды», — дип сөйләде Илья дәдәй үз әнисе турында.
Өс-башына булмагач, 1нче класска 9 яшендә генә бара ул. Мәктәптә рус һәм бурят телләрен өйрәнә, 7 класс бетергәч, механизаторлар әзерли торган училищеда укый. Көндез колхозда тракторчы булып эшли, ә кичләрен авыл яшьләрен гармунга биетә. Әле хәзер дә бармаклары гармун телләрен хәтерли:
Өстәлләре буй-буй такта,
Гөлләрем урам якта.
Якты йолдызларга карыйм,
Сезне сагынган чакта.
Колхозда эш авыр була, техниканың да иң начары эләгә. Шуңа Иркутск шәһәренә күченеп китә. Бер еллап эшләгәч, сроклы хәрби хезмәткә чакырып повестка килә. 3 ел армиядә хезмәт итеп, Иркутскига кайта. Әнисе белән дәдәсе дә Илья янына күченәләр.
Туганлык җепләрен өзми
25 яшьлек Ильяга үз әти-әнисе туып-үскән яктагы туганнары белән очрашу уе тынгылык бирми. Әнисенең тутасы Александра Муклякованың Владимирда яшәгән вакытлары була бу. Илья 1964 елда юлга җыена. Татарстанга беренче кайтуы. «Поезддан төштем дә, машина көтеп торам. Авылга кадәр 120 чакрым бит. Бер машина килеп туктады. Күрше Усали кешеләре булып чыкты! Папаның туган авылы Владимирга алып кайтып куйдылар», — дип искә ала Илья дәдәй. Бер ай тирәсе авылда тора, әнисенең дәдәсен күрү өчен Пермь якларын да урап кайта.
3 көннән кавышканнар
1966 елда ул янәдән Владимир авылына кайта. Туганнан туган дәдәсе Василий аны Зур Арташка кунакка алып бара. Шунда гомерлек ярын очрата. «Обедта фермадан түтиләргә бакча эшкәртергә йөри идем», — дип сөйли башлады Евдокия түти беренче күрешкән чакларын искә төшереп. Аның сүзен Илья дәдәй дәвам итте: "Әле дә хәтерлим ул көнне. Эссе июнь ае, гармунда «Черный кот»ны уйнап утырам. Чибәр бер кыз килә. Аудый! Аны күрүгә, күңелдә нәрсәдер кабынды. Точно минеке, дидем үз-үземә».
3 көннән соң Илья атлар җигеп, Зур Арташтагы Альмановларга кыз сорарга бара. «Керосин лампасы яктысында утырганда килеп керделәр. Беркем бернәрсә уйларга өлгермәде. Ничектер, тиз булды», — дип хәтерендә яңартты ул кичне Евдокия түти. Әти-әниләре ризалыгы белән, 18 яшьлек кыз һәм 27 яшьлек егет өйләнешәләр. Авыл советында язылышып, таныклык алалар, паспорт ясаталар. Шулай итеп, русча бер авыз сүз белмәгән Евдокия күз күрмәгән Иркутск якларына килен булып китә.
Яңа тормыш
Бер бүлмәле квартирдагы әнисе, хатыны һәм кечкенә баласы белән дәдәсе янына Ильяның яшь гаиләсе дә килеп сыена. Яшьләр, вакытлыча яшәп тору өчен, фатир эзлиләр. «Беркем кертергә теләми, көч-хәл белән таптык», — диде алар икесе беравыздан. Бәләкәй генә ул йорт Зур Арташ авылы керәшене Анастасиянеке булып чыга. Шундый ерак җирдә, меңләгән кеше арасында үз карендәшеңне очрат әле син!
Евдокия төзелештәге ире янына эшкә керә. Русча белмәгәч, авыррак була. «Бу якларда керәшеннәр әз. Безнеңчә сөйләшүче дә юк иде, — диде Евдокия түти. — Иркустк өлкәсендәге Хареты хәзер бердәнбер зур керәшен авылы булып санала».
Алар гаиләсендә 2 кыз бала туа: Валентина һәм Татьяна. Икесе дә итагатьле, әдәпле һәм тырыш керәшен кызлары булып үсәләр.
Туган якка тарта күңел
Һәр кеше күзгә күренми торган җепләр белән кендек каны тамган туган җиренә бәйләнгән. Евдокия Васильевна да туган ягына тартыла. 2010 елда ире, балалары, оныклары белән Башкортстан ягына күченеп кайталар. Ләкин бер ел дигәндә, бар булган әйберләрен төяп, кире Иркутскига китәләр. «Әти-әни кабере, бөтен туганнарым — монда. Туган авылга якынрак булгач, Башкортстанда каласым килде. Әмма ирем һәм балалар Себер ягына тартылды», — дип үкенгәндәй әйтеп куйды Евдокия Большеглазова.
Аларның бер-берсен ярты сүздән аңлауларына, керәшен булулары белән горурлануларына исең китәрлек. Оныклары, инде аларының да балалары чумылдырылган. Димәк, нәселдә керәшенлек саклана!
«Туган якларга тагын кайтырга насыйп итсен иде әле Ходай», — дип саубуллашты Евдокия түти. Бирсен Ходай, күңелләр туган якка күзгә күренмәс җепләр белән бәйләнгәндә, ара ераклыгы нәрсә соң ул?! Исән-сау булыгыз, туган якка юлларны онытмагыз, ерактагы якыннарыбыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев