Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташлары Зинаида Захарова турында: «Кеше җанын, табигатьнең тылсымлы серләрен, яшәү фәлсәфәсен оста тоемлаучы шагыйрә»

Бүген талантлы карендәшебезнең гомер бәйрәме.

Зинаида Захарова – шагыйрә, прозаик, педагог ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Зинаида Захарова 1955 елның 12 январендә Әлмәт районы Кәләй авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтының физика һәм математика факультетына укырга керә. Гомере буе Әлмәт шәһәренең өченче урта мәктәбендә балаларга математика укыткан. Бүгенге көндә дә Зинаида Захарова туган авылы Кәләйдә яшәп иҗат итә. Ул 12 китап авторы. Гади шагыйрә генә түгел ул. Зинаида Захарованың һәр яңа әсәре безнең өчен рухи азык. Аның шигырьләрендә дөньяга тәнкыйди караш, сатира – юморнын тыгыз бәйләнеше хас. 2014 елда Зинаида Захарова Язучылар берлегенә кабул итәлә. Аның балалар өчен язылган “Тылсымлы сарай” китабы Рафаэль Тухватуллин исемендәге әдәби премиягә лаек булды. Аның иҗатының төп өлешен балалар әдәбияты алып тора. Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, табышмак-шигырьләр иҗат итә ул. Аның шигырьләре тәрбияви дә, шаян да, мавыктыргыч та, маҗаралы да.

Талантлы карендәшебез турында филология фәннәре кандидаты, язучы Рәфкать Шаһиев менә шундый сүзләр яза:
"Зинаида Захарова әдәбият мәйданына кеше җанын, табигатьнең тылсымлы серләрен, яшәү фәлсәфәсен һәм утыз елга якын мөгаллимә булып бала күңелен оста тоемлый торган шагыйрә булып килеп кергән иде. Дистәгә якын шигырь китаплары дөнья күргәннән соң, автор укучыга үзен прозада һәм драматургиядә көчен сынап караучы буларак тәкъдим итә".

Шигърияттә эчке бер сагышка, моңга ия Зинаида Захарованың хикәяләре аны яңа яктан ача. Андагы динамика, эчке һәм тышкы хәрәкәт, заман рухы белән сугарылган вакыйгалар агышы укучыны үзенә җәлеп итә. Геройларның күңел халәтен, аларның холкын ачуда табигать күренешләрен оста файдалана. “Мамык шәл” хикәясендә автор Кәримнең үткәннәрен уйлавына параллелҗ итеп поезд уңаена түгел, ә аңа каршы, кире якка “йөгергән каннар”ны куя. Кәримне поезд ашыктырып туган ягына алып кайта. Аңа хәтта поезд да акырынрак бара кебек тоела. Алай гына да түгел, герой өчен ул җанлы. Алга барган саен, уйлары кирегә - үткәннәргә йөгерә. Юл буендагы ак каеннар кебек. Кәримнең уйлары да, теләклре дә якты, чиста. “Бохар кынасы” хикәясенең исеме үк символга корылган. Таҗларыннан бал саркып торган, төрле төсле кына чәчкәсе героиняның үзен хәтерләтә. Кәүсәрия дә, әлеге чәчкә кебек талымсыз “бөҗәкләр”не үзенә тартып тора. Тик, нәтиҗәсе генә аянычлы бетә. Ләкин, кара янәшәсендә ак тагын да балкып күренгәндәй, монда да, Кәүсәрия өчен җанын ярып бирергә әзер тоган “яшь кияү” чын йөзен ача, үзенең шакшы җанын күрсәтә.

Зинаида Захарова хикәяләрендә лирик чигенешләр, нечкәләп, җентекләп табигать күренешләрен тасфирлау белән артык мавыкмый. Аның каләменә күбрәк хәрәкәт, җанлы аралашу хас. Геройлары һәрвакыт каядыр баралар, кайталар. Алар я машинада, я поезда. Бер урында таптану, озаклап бер урында тору аның геройлары өчен ят. Алардан дәрт, энергия ташып тора. Бу аларның үзара аралашуларында да күренә. Геройлары үз сөйләмнәрендә мәкаль-әйтемнәрне, халык арасында кулланылышта йөргән гыйбарәләрне киң кулланалар. Бу, авторның күзәтүчән холкын, кешеләр психологиясен белүен ассызыклый. Һәр әсәрендә геройларының профессияләрен тирән өйрәнеп, ул өлкәнең бөтен нечкәлекләрен белеп яза. Укытучы, табиб, банк хезмәткәре – әсәрдә һәркайсы үз һөнәрен белеп сөйләшә, аралаша.

Автор хикәяләренә исемнәрне дә бик оста бирә. “Имәндә икән чикләвек”, “Кысыр хәсрәт”, “Мамык шәл”, “Төрмәдән хат”, “Бохар кынасы” кебек исемнәр укучыны үзенә чакырып, кызыктырып торалар. Зинаида Захарова хикәяләренә тематик төрлелек хас булса да, нигездә алар барысы да бүгенге әхлагыбызны чагылдыралар. Ир белән хатын, ата белән бала, күршеләр, хезмәттәшләр арасында булган мәңгелек бәхәс һәм бер-береңне аңларга тырышу, көнчелек, мәкер, хөрмәт, ярату кебек сорауларга җавап эзләүгә корылганнар. Хикәяләрдә чагылган тормыш чынбарлыгы җете буяулар белән бирелә. Нык, калын штрих, ачык буяуларны мулдан, зур пумала белән батыр итеп ясаган картина кебек.
Гомерен мөгаллимәлек хезмәтенә багышлаган булса да, хикәяләрендә автор, вәгазь сөйләүдән бик ерак тора. Укучыга уйланырга, фикер йөртеп нәтиҗә ясарга урын калдыра.

Юмористик әсәрләре Зинаида Захарованы тормыш авырлыкларына, андагы тискәре күренешләргә акыл белән карый белүче, үз-үзебездән көлә белү сәләтенә ия автор буларак күрсәтәләр. “Имәндә икән чикләвек”, “Мәдәният елы” кебек хикәяләре нечкә юмор белән бик җылы итеп язылганнар.

Зинаида Захарова шигърият һәм проза белән генә чикләнеп калмыйча, үзен драматург буларак та сынап карый. Хикәяләрендәне динамика, тормыш чынбарлыгы, замана проблемалары “Утлы боҗра”, “Тамасы яшьләрем бар”, “Бәхетем син минем” кебек пьесаларында дәвам итәләр. Бу якты дөньяга бер гөнаһсыз туып, тормыш сынауларын чиста килеш узып, яки уза алмый тормыш баткагында калган гади кешеләр Зинаида Захарованың төп геройлары. Дөньяга карашын, фәлсәфи фикерләрен, кешеләргә бәясен автор үз геройлары авызыннан сөйләтә.

Зинаида Захарованың әсәрләрендә күзгә чалынган тагын бер үзенчәлек – ул үз газиз керәшен карендәшләренә булган хөрмәт һәм ярату. Аларның кунакчыллыгы, йола-бәйрәмнәренә булган хөрмәте, сөйләм үзенчәлекләре, исемнәре, бер-берләренә карата булган мөнәсәбәтләре күп әсәрләрендә теге яки бу яклары белән чагылмый калмыйлар.

Язучы бер урында таптанып тормый. Гел хәрәкәттә, гел алга баруда. Зинаида Захарова иҗаты инде үз юлын алган, юнәлешен билгеләгән. Аңа бары уңышлар гына телисе кала.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Вконтактедагы төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев