Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Лаеш керәшеннәре декадасы тәмамланды
19 - 29 февраль – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Лаеш керәшеннәре декадасы дип игълан ителде. Лаеш районында 1 шәһәр, 23 авыл җирлеге һәм аларга кергән 68 торак пункт исәпләнә. Шул авыллар арасында керәшеннәр төпләнеп яшәүче ике авыл – Ташкирмән һәм Мирәтәк авылы бар. Шушы 10 көн дәвамында мәдәни үзәкнең социаль челтәрләрендә Лаеш керәшеннәре белән таныштырдылар.
Лаеш керәшеннәре Казан арты керәшеннәренең этнографик төркеменә керә. Лаеш районының керәшеннәр яшәүче Ташкирмән һәм Мирәтәкне легендар авыллар дип атарга була. Чөнки аларның тарихы Бөек Болгар, Алтын Урда чорына барып тоташа.
Билгеле булганча, 1895 елда архитектор Ф. Малиновский проекты буенча, Изге Гурий кардәшлеге һәм Үзәк керәшен мәктәбе мөдире священник Т.Егоров башлангычы белән, А. де Ларю (төзелеш комитетын җитәкли), Казан һәм Зөя архиепискобы Владимир, протоиерей Иоанн Кронштадтский һәм крестьяннар акчасына Изге Гурий чиркәве төзелеше башлана. Ул 1914 елда Изге Гурий исеменә аруландырыла. Советлар чорында чиркәүне склад итеп файдаланганнар. Заманалар үзгәргәч, 1999 елда чиркәү барлык Казан Изгеләре хөрмәтенә аруландырыла. 2005 елда хәйрияче А.Дашин акчасына реставрация эшләре башлана, ул 2011 елда тәмамланып, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий тарафыннан аруландырыла. Бүгенге көндә дә Изге Гурий чиркәве Ташкирмән һәм күрше-тирә авыллар халкына хезмәт итә. Чиркәүнең настоятеле – отец Олег.
Лаеш районы танылган шәхесләре белән дә данлыклы. Мәсәлән, Ташкирмән авылы керәшен Михаил Кормачев (1954 елда туган) — , Россиянең һәм, шулай ук, Татарстанның атказанган табибы, дәүләт бүләкләре иясе; шул ук авылда 1917 елда туган (2001 елда вафат) фронтовик Михаил Репеев — 1960–1966 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1963–1966 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары була; II дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры.
2022 елга кадәр Ташкирмән авылы мәдәният йорты карамагында «Сүрәкә» халык керәшен фольклор ансамбле дә эшләгән. Ә бүгенге көндә Ташкирмән авылының «Көмеш» балалар фольклор ансамбле бар, анда 8 бала шөгыльләнә. Ансамбль 2013 елда Ташкирмән мәктәбендә оештырыла. Аның җитәкчесе Валентина Сабанаева балаларда туган телгә, йола-гадәтләргә, традицияләргә мәхәббәт уяту өчен зур тырышлык куя. Лаеш районының «Бер юл — өч халык» дигән туристлык маршрутына Ташкирмән да кертелгән. Туристларны үз җыру-биюләре һәм милли ризык белән «Көмеш» балалар фольклор ансамбле каршылый.
Ә «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле 1994 елда Ташкирмән авылы клубы мөдире Галина Сорокина тырышлыгы белән оеша. Ул җыру-моңга, йола-гадәтләргә битараф булмаган әбиләрдән тора. Алар Ташкирмән авылында борынгыдан башкарылып, буыннан-буынга тапшырылып килгән җыруларны башкаралар. 2002 елдан «Сүрәкә» халык фольклор ансамбленә Валентина Казанбаева җитәкчелек итә. 2009 елдан «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле исемен йөртә. «Сүрәкә» туристларны каршы алып, үзләрендә генә пешерелә торган тәмле балык шулпасы белән сыйлыйлар һәм йолалары, җыру-биюләре аша туристларны керәшен культурасы белән таныштыралар.
Ташкирмән мәктәбендә «Көмеш» дигән оста куллар түгәрәге эшли. Әлеге түгәрәкнең җитәкчесе — Валентина Сабанаева.
Түгәрәктә керәшен матрешкалары ясыйлар. Һәр матрешка уникаль эскиз буенча, керәшен костюм комплекслары кергән китаплардан, Җырчы Җәкәү җортына килгән коллективларның костюмнарыннан карап ясала. Аларның һәммәсе — уникаль, бер-берсен кабатламый.
Иң беренче, булачак матрешканың эскизларын ак кәгазь битенә төшереп, аннары әзер фигурага күчерәләр. Шуннан соң эшнең иң җаваплы өлеше — матрешканы акрил буяулар белән буяу башлана. Матрешка ясау — күп вакыт һәм түземлек таләп итә торган эш.
Лаеш керәшеннәре тәмле балык рецепты да тәкъдим итте әле. Пешерү өчен теләсә нинди елга балыгын алсагыз була. Балыкны чистарткач, яхшылап юып, кәгазь тастымал белән корытырга кирәк. Соус өчен: майонез яки каймак, тәмләткечләр кирәк. Майонез яки каймакны тәмләткечләр белән болгатабыз. Әзер соусны белән балыкның эченә һәм тышына сылыйбыз һәм 30 минутка суыткычка куеп торабыз.
Әзер балыкны 180-200 градус кызулыктагы духовкада 30-40 минут пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев