Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Балык Бистәсе районында булып кайтты

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк бүлегенең баш белгече Павел Александров җитәкчелегендә тикшеренү эше белән шөгыльләнүче Марина Казакова, Илүзә Галиуллина, фотограф-видеограф Ильдар Хафизовтан торган төркем 15-18 август көннәрендә Балык Бистәсе районының керәшен авылларында экспедициядә булып кайтты.

Экспедициянең төп максаты – традицион сәнгатьне ныгыту һәм саклау буенча мәдәни-агарту эше алып бару, халык биюләрен һәм уеннарын, хореография һәм көнкүреш үзенчәлекләрен өйрәнү, музыкага, биюләргә, театрга һәм рәсем сәнгатенә сәләтле авыл яшьләрен ачыклау.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Үри Чаллысында һәм Казаклар Чаллысында, Иванайда, Шомырбашта, Алан-Полянда булып, анда яшәүче керәшеннәр белән очраштылар һәм аларның йола-гадәтләре, җыр-биюләре, танылган шәхесләре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре турында мәгълүмат җыйдылар. Табылган экспонатлар арасында сирәк очрый торган түгәрәк яулыклар, чулпылар һәм борынгы тамаксалар да булган.

Быел экспедициядә күбрәк милли киемнәргә, бизәнү кирәк-яракларына, костюм комплесларына басым ясалган. Әлбәттә, җыруларга да, борынгы көйләргә дә игътибар бирелгән, әмма аларны инде консерватория укучылары барлап, яздырып кайткан булган.

Экспедиция Балык Бистәсендәге мәдәният йортында башланып киткән. Биредә шушы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән керәшен ансамбльләренең репертуары, костюмнары, борынгыдан сакланып калган җырулар, көнкүреш әйберләре, конкурс-фестивальләр турында фикер алышканнар.

Аннан, экспидиция төркеме Үри Чаллысы авылына юл тоткан. Биредә Үри авылының мәдәни мирас һәм тарих музее урнашкан. Бирдебәк авыл клубы җитәкчесе Евдокия Толстова бу музейда керәшеннәр көнкүрешенә багышланган бик күп экспонатлар туплаган. Экспедиция вакытында булып кайткан барлык авыллар белән чагыштырсак, нәкъ менә Үри Чаллысы сакланган борынгы экспонатларның күплеге белән аерылып торган. Әлбәттә бу шушы музей җитәкчесе Евдокия Толстова эшчәнлеге белән бәйле.

Казаклар Чаллысы авылында сакланган әйберләргә күз салсак,  биредә 3 түгәрәк яулык, борынгы тамаксалар һәм 1 костюм комплексы теркәлгән.

Казан кунаклары Иванай авылында да булганнар. Монда кием тегү, буяу ысуллары, авыл тарихы турында шушы авылда яшәп килүче Анна түтидән шактый гына кызыклы мәгълүмат туплаганнар.

Алан-Полян авылында да күп кенә экспонатлар барлаган төркем. Бүгенге көнгә кадәр башка авыллырда булмаган  чулпылар, тамаксалар һәм борынгы кхлмәкләр, алъяпкычлар сакланган. Шулай ук, бу авылда гына камзул сакланып калган.

Экспедициянең 2нче өлеше Балык Бистәсе шәһәреннән башланып киткән. Иң беренче булып, Ф. Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбендә булып, балалар иҗаты, сәнгать мәктәбенең тормышы белән танышканнар.

Чиратта – Балык Бистәсенең туган якны өйрәнү музее. Музейдагы экспонатлар арасында керәшен хатын-кызларының борынгы кием комплекслары, бизәнү әйберләре дә бар.

Киләсе тукталышлары Шомырбаш авылында булган. Биредә яшүче нәнәйләр һәм түтиләр Шомырбаш авылы тарихы, үзләре кигән күлмәкләр, бизәнү әйберләре турында сөйләү белән чикләнмичә, биеп, җырлап та күрсәткәннәр.

  Экспедиция барышында ясаган нәтиҗәләрнең берсе: Балык Бистәсе ягы  керәшен хатын-кызларының борынгы киемнәрендәге үзенчәлекләр – алъяпкычларында төрле ысуллар белән кош-кортлар, дөресрәге, тавык, әтәчләр чигелгән булу.

– Беренче тапкыр күрүебез, бик кызык булып тоелды безгә. Үзенчәлекле бер аеремлык билгесе бу, – диде тикшеренү эше белән шөгыльләнүче Илүзә Галиуллина.

Тагын бер кызыклы факт, хатын-кыз милли киеме тулы комплектта сакланган икән. Экспедиция барышында ир-атларныкыннан өске күлмәкләр генә табылган, ә менә бик еш очрый тарган әйберләрнең берсе – ул беләзекләр. Бу бизәнү әйбере һәр авылда, диярлек табылган.

– Мондый экспедицияләр бик кирәкле. Мәдәни мирасны саклап калу – иң мөһим эшләрнең берсе. Чөнки мәдәни байлыкны, мәгълүматны саклап тотучы, хәтерләүче кешеләр көннән-көн әзәя. Әлеге авылларда яшәүче олы яшьтәгеләрнең белгәннәре  безгә килеп тә җитмәскә мөмкин. Моны булдырмас өчен, шушы рухи байлыкны җыеп, саклап, киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез, – дип сөйләделәр Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре.

Экспедиция материаллары алга таба керәшеннәрнең тарихи-мәдәни мирасын саклау өчен фәнни-методик материаллар, җыентыклар, фольклор коллективларга репертуарлар әзерләгәндә, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә этник мәдәниятне үстерүдә кулланылачак.

Экспедиция нәтиҗәләре буенча, шулай ук, видеофильм да әзерләнәчәк, ул Балык Бистәсе муниципаль районында керәшен этник культурасының бөтен байлыгын чагылдырачак.

Алинә ГАЛИМҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев