Һәр кешенең үз язмышы
Питрәч районының Янсуар авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казанның Яна Наратлы (Новая Сосновка) бистәсендә гомер итүче Мария Толстова күңелендә сакланган истәлекләр белән уртаклаша.
Тормышта һәр кешенең күңелендә саклана торган кадерле, истәлекле вакыйгалары бар. Шунысы куанычлы, күңелне җилкендереп алырдай серле дә, йөрәкне әрнеткән мизгелләрне дә искә төшерсәң, яңадан узган гомергә кайткандай кебек буласың. Һәр вакыйганы бөртекләп язсаң, еллар гына җитәрме икән? Алар бит тарих китабы кебек, үзең дә сизмәстән күңелгә теркәлеп бара.
Инде чәчләргә чал кертеп, маңгайда тирән буразналар салып, картлык та килеп җиткән...
Ә картлык әйтерсең лә, узган гомер вакыйгаларын барлап чыгу өчен вакытлыча “Тукталыш” ясап алу мизгеле.
Шул уйлары Нәсимә апаны балачакка, гузәл яшьлек эзләре калган Мишә буйлары, елга ярына урнашкан туган авылы Аланга алып кайтты.
Хисмәтулла белән Зәйнәп гаиләсе
Алар яшьли яратышып кавышалар. Заманына карап җиткергән олы йортта Зәйнәп яраткан килен була. Тырыш, эшкә булган гаиләне шатландырып, берсе артыннан берсе балалары: Гайнижамал, Рахимулла дөньяга киләләр.
1924 елның 20 октябрендә Хисмәтулла белән Зәйнәп гаиләсендә өченче бала булып кызлары Нәсимә туа. Еллар уза тора. Тату гаилә мохтаҗлыкта яшәми. Нәсимәдән соң гаиләдә тагын ике балалары – Рәисә белән Мәгъсүм туалар.
Гражданнар сугышы тәмамлану белән, авылда колхозлашу чоры башлана. Урта хәлле крестьяннарның, артык дип саналган мал-мөлкәте колхоз карамагына тапшырыла. Хисмәтулла абый да абзардагы мал-туарын колхозга үз кулы белән алып барып бирә.
Шат күңелле, төшенкелеккә бирелмәс Хисмәтулла абый авыл ирләре белән җыелышып кич утырганда, яңа килгән власть вәкилләрен тәнкыйтләп, үзе чыгарган шаян жыр жырлый.
Ә икенче көнне аны хәрби кием кигән район кешеләре алып китәләр. Күпме көтсәләр дә, ул кайтмый, хәбәрсез югала. Авыл халкы бу хәлнең сәбәбен аңлый. Авылда кемдер әләкләп җиткергән бит. Бу ачы вакыйга авыл халкын үз эченә бикләнеп, аз сөйләшеп, сак яшәргә өйрәтә.
Хисмәтулла абыйны алып киткәннән соң, колхоз аның өен тартып ала. Йорт эчендәге савыт-сабалар, сырлап ясалган затлы ике сандык, башка йорт кирәк-яраклары, авыл уртасында, “Жыен” ясап, сатылуга куела. Гайниҗамалга бөртекләп әзерләгән мул бирнә, мохтаҗларга өләшеп бетерелә. Шулар арасында күз явын алырлык чиккән ак ефәк яулык, Рәисәнең, күп еллар узгач та, күз алдыннан китми. Яулыкны сөекле әтисе базардан алып кайткан иде. Башына япкан шул яулыкны, йорттан мал-мөлкәтне чыгаручыларның берсе тартып алып чыгып китә.
Зәйнәп апа биш баласы белән землянкада яши башлый. Ачы язмыш сындырмый. Канат астына алган сабыйларын аякка бастырырга кирәк. Башын иеп колхоз вәкилләре янына атлый. Гариза язып колхозга керә. Күтәрә алмаслык авыр тормыш йөген тешен кысып өстери. Эшләп үскән балалары, әниләренә зур терәк булалар. Тырыш гаиләгә, колхоз яхшы күрсәтмәләр өчен, язга чыккач бозау бирә. Ике ел үстереп, Зәйнәп бозауны базарга алып чыгып сата. Шул акчага авылда алар кечерәк кенә йорт сатып алалар.Тормыш акрынлап үз юлы белән агыла. Олы кызы Гайниҗамал кияүгә чыгып, үз тормышын булдыра. Рәхимулла улы Кибәхужа авылына китеп, шунда өйләнеп гаиләсе белән яши башлый.
Кечкенә йортта өч баласы белән торып калган Зәйнәп апа хәбәрсез югалган ирен өзелеп сагынып, гомер буе көтеп яши. Беркайчан да ишеген бикләми. Менә кайтып керер төсле тоела. Ялгыз үткән төннәр, сагышлы кичләр, беркемгә дә сөйләп аңлатып булмаслык әрнүләр. Сабыр, чыдам, аз сүзле Зәйнәп, балаларына да бер кайчан күз яшьләрен күрсәтми. Балаларын ач-ялангач итми.
Бер көнне эштән кайткач, Зәйнәп, кызы Нәсимәнең өйдә юклыгына аптырап китә. Йөрәге шомланып җилкенә. Ана йөрәге нәрсәдер сизенә. Ярты төнгә тикле кызы Рәисә белән эзлиләр. Авылдан ерак булмаган урман буендагы Бүре елгасына җитәрәк, елаган тавышка Зәйнәп туктап кала. Елга текә, ярларын куак баскан, бик тә тирән. Караңгыда, нәзек куакларга ябышып, ашыга-ашыга көчкә төшеп житкән Зәйнәпнең коты чыга: күлмәкләре куакка эләгеп ертылып, аяк-куллары сыдырылып канап беткән Нәсимә кызы елга янындагы сусыз җирдә утыра.
Мичкә ягарга дип чыбык-чабык җыярга киткән Нәсимә елгага егылып төшкән. Бик озак аңсыз ятканнан соң, күзен ачса, инде караңгы төшкән. Аяк-куллары нык авыртканга ул елгадан чыга алмый азапланган. Куркудан йөрәге сикерә. Бүре елгасы турында күпме риваятьлар йөри. Имеш монда бүре анасы үз токымы белән яшәгән. Анда төшкән кешеләр кире чыга алмаганнар.
Бу хәлдән сон Нәсимә озак кына урын өстендә ята. Төшенә бүре анасы кереп йөдәтә, саташып куркып уяна. Шифаханәдә ятып чыга. Анарда йөрәк өянәге башлана.
Нәсимә мәктәптә иң яхшы укучыларның берсе була. Өйдә әнисенә зур терәк. Зәйнәп апа эштән кайтышка йортта вак-төяк эшләрне башкарып, ашарга да пешереп куя. Зәйнәп апа кызына карап куана: әнә нинди матур, зифа гәүдәле, ягымлы булып үсеп җитте бит аның Нәсимәсе.
Дуслык
Теләче районы авылларга бик бай. Анда татарлар, керәшеннәр, урыслар яши.
Бер-берсеннән ерак тормаган өч авыл халкы Алан, Янсуар, Сауш сугышка чаклы да тату-дус яшәгәннәр. Бер-берсен хөрмәт иткәннәр. Күп гаиләләр бер-берсенә кунакка да йөрешкәннәр.
Олы көн бәйрәмендә керәшен дусты күкәй буяп, мул табын әзерләп, Аландагы дусларын чакырып кунак иткән. Үзләре «Күрчәгә» утыртып ясаган сыра белән сыйлаганнар. Табында керәшен җырлары да яңгыраган:
Ай әле бик җыракта идек без,
Җитмеш чакырым җирдән килдек без,
Ак калфакның табылган чагы
Дусларыбыз җыелган чагы...
Алан дусларын ат җигеп авыл чыкаканчы озата торган булганнар.
Язгы сабантуй бәйрәмендә Сауш, Алан халкы да керәшен дусларын онытмаган. Алар да бәлеш пешереп дусларын чакырып, сый-хөрмәт күрсәткәннәр. Шаярып, сөйләшеп сүзләре бетмәгән. Татар дусты сүзгә мавыгып, керәшен дустын Янсуарга чаклы озатып барган.
Янсуар хатын-кызлары Алан, Сауш авыл кибетләренә йөрергә яратканнар. Сандык төбеннән матур керәшен күлмәкләрен, яулыкларын алып, киенеп-ясанып кибеткә бару алар өчен бер бәйрәм саналган. Кием-салымга кытлык заманнарда да Алан, Сауш кибетләрендә товар кайту өзелмәгән. Ситсы, яулык , сабын, шырпы, башка вак-төяк кибет киштәләрендә төялеп торган.
Сугыш еллары
Ачы сугыш кемнәрнең генә язмышын сындырмагандыр. Ятим балалар, тол калган хатыннар, ачлык.
Авылларда укытучы ирләрнең күбесе сугышка алына. Укытучылар җитми. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган бер төркем 17 яшьлек кызларны, Теләче район мәгәриф бүлеге, бер айга курсларга укырга жибәрә. Аны тәмамлаган яшь кызлар авыл мәктәпләренә беркетеләләр. Нәсимә туган авылы Аланнан ерак булмаган, Янсуар авылына башлангыч классларны укытырга килә. Янсуар авылы кыз өчен чит-ят булмый. Әтисе белән алар бу авылда күп тапкыр булганнары бар. Аларның якын дусты Федор Шурликов авыл башында гына яши. Аны Игнат Агачев бабайларга фатирга урнаштыралар.
Ике катлы мәктәптә укытучылар коллективы зур, тату. Балалар саны арта тора, унынчы класска күрше авыллардан да киләләр.
Нәфис гәүдәле, ягымлы Нәсимәне балалар гына түгел, авыл халкы да ярата. Балаларга белем генә түгел, күңел җылысын да бирергә тырыша ул. Иртән әниләре, балаларын мәктәпкә әзерләргә өлгермәгән чаклары да күп булгандыр. Шундый катлаулы авыр заманада кайсын гына карап бетерсен икән авыл хатыны. Тәнәфес вакытында, класстагы кызларның чәчләрен дә тарап үрә Нәсимә. Малайларның кәчтүмдәге төшкән төймәсен дә тагып куярга вакыт таба ул. Авыл зур, урамнары озын булганга күрә, кышкы салкын бураннарда, авылның икенче башында яшәгән балаларны, адашып туңуларына борчылып, өйләренә кадәр дә озата.
Ял көннәре Нәсимә өзелеп көтеп торган әнисе янына Аланга ашыга. Кыш көннәре чаңгы киеп, турыдан, ике авыл арасындагы юлны кыскартып кайта. Көзен Мишә буендагы әрәмәне, үзе генә белә торган сукмактан барып, елганың тар һәм сай урыныннан ерып чыгып, тауга менүгә, аның туган авылы күренә! Ә менә язгы ташу вакытында юл өзелеп тора. Болынны су баса.
(Фотода: 1947еллардагы Янсуар авылы мәктәбе)
Сугыштан сон еллар
Янсуар мәктәбенә яңа директор Захретдин Багавиев килә.
Кырыс холыклы Захретдин Багавеевич Сауш авылында туган. Сугыш беткәнче “Уполномоченный” булып эшләгэн Захретдин, авырлыклар белән барган мәктәп тормышын тулысы белән үз өстенә алып, эшкә җигелә. Мәктәп коллективы шатланып жиңел сулыш ала.
Директор беренче күрүдә үк Нәсимәне ярата. 1946 елның жәендә алар өйләнешәләр. 1947 елда көтеп алган уллары Мансур дөньяга килә. Аңа ике яшь булганда кызлары Әлфинур туа.
Ул заманнарда мәктәп тормышы гөрли. Анна Гавриловна, Евдокия Сергеевна, Нәсимә Хисмәтулловна, Зәйтүнә Илгизовна, Әнәс Кари (Язучы, шагыйрь), Никита Егорович һәм бик күп укытучылар мәктәп тормышында үз көчләрен куялар. Балаларга белем, дөрес тәрбия бирү белән генә тугел, сәнгать кичәләре, концертлар оештыру да аларга йөкләнә. Ул укытучыларны хәзерге көндә дә авыл халкы зур ихтирам белән искә алалар.
Нәсимә укыту эшен ташламый. Дәрес арасында йөгереп кайтып, сабыйларын ашатып китә дә, тагын мәктәпкә йөгерә. Балаларын карашырга ялгыз гына яшәүче Евдокия Алексеевна булыша. Аланда яшәп яткан әнисен дә онытмый. Гел кайтып йөри. Зәйнәп апа саулыгы нык какшап, урын өстенә кала. Мәгсум улы һәм килене янда торгач аның күңеле тыныч. Кияүгә чыгып, авылда торып калган кызы Рәисә дә көн дә килеп хәлен белә.
Нәсимә тормышына куанып бетә алмый, гаиләне тагын да ямьләндереп уллары Ринат дөньяга килә. Өзелеп яраткан ире, балалары, яраткан укучылары, туганнары, сөекле әнисе…
Тик, кинәт, язгы ташу вакытында Зәйнәп апа якты дөньядан китеп бара. Юл өзеклеге, яңа гына туган сабые булганга, азиз әнисен соңгы тапкыр күреп калырга, мәңгелек юлга озатырга Нәсимә кайта алмый. Ачы күз яшьләренә буылып, капланып үксеп елый ул. Шушы үкенчле мизгел анын йөрәген гомер буе телгәли.
1959 елда жәендә гаиләдә тагын бер уллары Марсель дөньяга килә. Арада иң шук, шаян Марсель бер дә тик тормый. Иптәшләре белән кичкә чаклы уйнап,соң кайта. Күп вакыт аны эзләп алып кайталар Кечкенәдән үткен Марсель олы абыйлары укыганнан, ятлап шигырьләр сөйли, иртә язарга, укырга өйрәнә.
Марсельнең беренче класс укытучысы Зәйтүнә Илгизовна. (Аңа авылда Зоя апа дип тә эндәшә иделәр). Беренче дәрес. Укучылар укытучылары белән таныша. Балалар тыйнак кына азрак оялу, каушау, чак кына курку хисләре белән басып исемнәрен, фамилияләрен әйтеп чыгалар. Икенче дәрес кем нинди шигырь, әкият, белүне тикшерү. Балалар һәркайсы күренекле язучыларыбызның шигырьләрен сөйләргә тырыша. Ә шук, шаян Марсель торып баса да:
Урам озын, тыкрык тар,
Капка бикле, йозак бар.
Урам буйлап ава-түнә
Чак-чак атлап Антон килә:
-Начта түти, эшкә чык!...
Көр кунелле, шаярырга яраткан авыл халкы, колхоз бригадирларының берсе булган Антонга багышлап чыгарган шаян шигырь була ул. Ул заманнарда иртәнге яктан йорт саен кереп, эшкә чакыру гадәте буган. Эшкә баралмаганнар бригадир Антонны сыйлап, юмалап эштән калган чаклары да булгалаган.
Зәйтүнә Илгизовна бер мизгелгә югалып, аптырап кала. Балалар шау-гөр килеп көлешә башлый. Шулай да укытучы Марсельны мактап куя да, башка балаларны тыңлый.
Ничек кенә итәгатле итеп Нәсимә Хисмәтулловнага җиткерергә инде дип баш вата.
Марсель класста иң яхшы укучыларның берсе була. Багавеевлар гаиләсендә берсе артыннан берсе балалар үсеп житәләр.
Уллары Мансур армия сафларына алына. Аннан кайткач, төзүчеләр әзерли торган уку йортын тәмамлый. Өйләнеп үз гаиләсен булдыра.
Кызлары Әлфинур Сауш егете Шамилга кияүгә чыга, Казанга күчеп китәләр. Кооператив техникумын бетереп, студентларга белем бирә.
Язмыш Нәсимә апага тагын бер зур сынауын бирә
1970 елда яратып гомер кичергән ире Захретдин үлеп китә. Бу зур югалтудан сыгылган Нәсимә апага укытучылар коллективы, авыл халкы да бик ярдәм итәләр. Вакыт уза тора. Тәвәккәл Нәсимә бар хәзинәсен җыеп, Казанда Кабан күле буеннан йорт сатып алып, балалары белән шунда күченә. Янсуар авылыннан китү җиңел булмый. Мәңге кабатланмас яшьлек еллары шунда – керәшен авылында узды бит. Сөекле укучылары, яраткан коллектив, үз итеп яратып яшәгән авыл халкы бер мизгелдә күз алдыннан уза. Шулай да ул балалар язмышы, аларның киләчәге турында уйларга кирәк икәнен аңлый.
Казанга күчү белән, Нәсимә апа эшкә урнаша. Марсель улы да мәктәпне тәмамлап, армия сафларына алынып, Әфганстанда хезмәт итеп кайта. Авиация институтын тәмамлый.
Язмышка ни язылганны берәү дә белми. Янсуар авылы Нәсимә апаны үзеннән читкә жибәрәсе килми. Ниндидер күзгә куренмәс җепләр аларны тартып торадыр кебек. Елга техникумын тәмамлап, хәрби дингез флотында хезмәт итеп кайткан улы Ринат белән Нәсимә апа, Янсуарга, Чукуровлар гаиләсенә, кызлары Лизаның кулын сорарга кайталар.
Мәктәп елларыннан яратышып йөргән Ринат белән Лиза кавышалар.
Еллар уза тора
Нәсимә апа Янсуарны, яраткан укытучылар коллективын, мәктәпне күңеленнән чыгара алмый. Яшьлек эзләре калган әрәмә буйларын, очлары суга тиеп торган бөдрә талларын өзелеп сагына.
Лаеклы ялга чыгарга ике ел кала, тәвәкәлләп Янсуар мәктәбенә эшкә кайта. Яллары Казан белән авыл арасында йөреп уза. Лаеклы ялга чыккач, тагын бер ел калып эшли.
Бөтенләй шәһәргә күчкәч тә, авыл укытучылары белән гел элемтәдә торып, ара-тирә авылга кунакка кайтып йөри. Яраткан кодагые Анна, аны гел кунак итеп сыйлап каршы алып озата. Ыру- нәсел зур булганга, Казанда да кунак килеп-китү өзелеп тормый. Шулай да иң кадерле, көтеп алган кунагы аның Анна кодагые була. Ул аны мул табын әзерләп, зур хөрмәт белән каршы ала. Көннәр буе сөйләшеп тә сүзләре бетми, эч серләрен дә бергә уртаклашалар алар. Якындагы Кабан күл буйларында сәгатьләр буе йөреп кайталар. Ә кичләрен Анна, үзәк өзгеч моңлы матур тавышы белән кодагыйсына яраткан жыруларын жырлый:
Чеметеп чеметеп камчылар үрдем
Ай, үргән саен үрәсем бик килә.
Сезнен нурлы ла йөзләрегезне
Күргән саен күрәсем бик килә.
Өй артында түтәл-түтәл
Түтәл арасын жил өтәр
Бу гомерләр бик тиз утәр
Татулыкларга безнең ни житәр.
Әле де күрдем мин сезне
Тагын кайчаннар күрермен мин сезне
Итләрем бетсә дә сөягем калыр
Шул чакларда да онытмамын мин сезне…
Аннан бергә кушылып тагын жырлыйлар:
Гомер уза аккан сулар кебек,
Йөрәкләрдә кала ярасы
Кемнәр әйтер, кемнәр санап бирер
Тагын купме әле барасы…
Яшәү-үлем бары тик бер сукмак
Нигә башка сукмак юк икән
Адаштым дип кире кайтыр идем
Яшлегемә кайсы юл итә.
Нәсимә апа гомеренең соңгы елларын яраткан балалары, оныклары арасында үткәрә. Янәшәдә генә Ринат улы, яраткан килене Лиза. Улы оста гармунчы. Үзәкләрне өздереп кичләрен буш арада гармунда уйный. Ринат инде күп еллар яраткан һөнәре елгачы (речник ) булып эшли. Эшендә аңа зур хөрмәт белән карыйлар. Нәсимә апа балаларының зур уңышларына, бәхетләренә куанып яши. Гомере зыяга узмады аның.Авыр чаклар куп булса да, бирешми гел алга атлады ул.
Фотода: уңнан сулга:Евдокия Алексеевна,Захретдин Багавеевич, уллары Марсель, Нәсимә Хисмәтулловна.Өске рәттә балалары Мансур,Әлфинур, Ринат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев