Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәр гаиләнең үз язмышы...

Михаил Евдокимович Данилов белән Әлфия Чаллыда гомер кичерсәләр дә. Наратасты авылы юлына тузан кундырмыйлар. Уллары Юра (1977 елгы) белән кызлары Светлана (1981 елгы) җәйләрен авылда уйнап үсәләр.

... Михаилларның йорты — авылның югары очындагы соңгы өй. Җәйге кичләрдә салкынча рәхәтлек тарала торган Игәнә елгасына карап тора. Игәнәне буып, сугарулы җирләр өчен зур плотина төзегәч, елга колач салып йөзәрлек булган. Михаил әйтүенчә, су астында калган өй урыннары булган. «Басу кырыеның уң ягында да өй урыннары бар иде. Безнең өйдән соң да берничә йорт булган», — дип сөйләде әңгәмәдәшем. 

Әтисе Евдоким Филиппович Данилов 1905 елгы булган. Әнисе — Анастасия Кузьминична Павлова, ул 1910 елгы. 1941 елның 24 мартында язылышканнар. Болар — Чукмарлы авыл советыннан бирелгән язылышу турындагы таныклыкта урын алган мәгълүмат. 

Әнисе Анастасия (Зәй районындагы Федоровкадан) яшь чагында Ленинградта эшләгән. Кунакка кайткач Евдокимга кияүгә чыккан... Анастасия Кузьминична сугыш елларында «Призыв Ленина» колхозы рәисе булып та эшләгән. Сыермы, атмы суйдырып халыкка өләшкәч, рәиснең өенә тентү белән кергәннәр. Актармаган бернәрсә калмаган, хәтта ихатадагы җиргә кадәр лом тыга-тыга каезлаганнар.

Алары да инде онытылган, ашаган табагына төкерүче явызлары да авыл кешеләре арасыннан булмагандыр... 

Авыр сугыш елларындагы тырышлыгы өчен председатель Анастасия 1946 елның 15 августында, СССР Югары Советы Президиумы исеменнән, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән...

Бик тә кадерләп саклый торган документлар арасында әтисе Евдоким Даниловның хәрби билеты да бар. Хәрби билет фронт юллары аша узган солдатның сугышчан юлы турында барысын да сөйли... 

Сарман районы хәрби комиссариаты тарафыннан 1941 елның 13 июлендә фронтка җибәрелгән. 1941 елның октябреннән 1945 елның июленә кадәр — 3нче аерым маскировка ротасы, отделение командиры урынбасары булган (1941 ел, 24 октбярь — рядовой, 1942 ел, 31 декабрь — ефрейтор, 1945 ел, 20 июнь — кече сержант). 1943 елның 31 декабрендә аңа «Отличный сапер» күкрәк билгесе бирелә. 1943 елдан — КПСС члены. СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, 1945 елның 24 июнендә демобилизовать ителгән. I категория запастагы сержант, өлкән сапер...

Евдоикм Данилов «Кызыл Йолдыз»ордены (1945 ел, 27 гыйнвар), «Сугышчан хезмәтләр өчен» (1942 ел, 2 декабрь), «Мәскәү оборонасы өчен» (1944 ел, 7 ноябрь), «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1985 елда аңа II дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла. 

Аның «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнү кәгазендә түбәндәгеләр язылган: «3нче аерым маскировка ротасы ефрейторы иптәш Данилов, бер төркем сугышчы белән, безнең гаскәрләр килеп җиткәнгә кадәр, дошманнан тартып алган кичүне сакларга калдырылды. Көч ягынан күпкә артык булган бер төркем дошман автоматчылары, кичүне яулап алу өчен, Данилов урнашкан позициягә контратака ясыйлар. Аның төркемндәге сугышчылар бер-бер артлы сафтан чыга. Автоматчылар һөҗүмен кире кайтарырга сәләтлеләрдән Данилов үзе һәм бер сугышчы гына кала. Шуңа карамастан, Данилов үз урыныннан чигенми, аны безнең солдатлар килгәнче саклап тора. Аның позициясенә якынлашкан төштә дошман солдатларының үле гәүдәләре генә ятып кала (Смоленск өлкәсе, Чатуринский районы, Сметище авылы янындагы Соть елгасы. 1941 ел, август). 

1942 елның июль-августында 43нче һәм 49нчы армияләр очрашкан урында, янәсе мототехника гаскәрләре тупланган дип, дошманда ялган фикер тудыруга юнәлтелгән бурычны үтәгәндә, Данилов техника макетларын җыюны һәм урнаштыруны беренче булып төгәлләде, башка сугышчыларга ярдәм итте. Дошман авиациясенең бомбага тоту өчен очышы вакытында, буксирга ала торган техниканы да көтеп тормыйча, үз участогындагы техника маектларын, аларның авырлыгына һәм үз гомеренә куркыныч янауга карамастан, беренчеләрдән булып, яңа урынга күчерде, шуның белән каршы якта техниканың тупланышы турында ялгыш фикер тудырды. Аның участогын дошман бик каты бомбага тотты. Әмма ул бер адым да артка чигенмәде, үзенең кыюлыгы белән личный составка үрнәк булды. 

Нәтиҗәдә, техниканың кулланылышы турында дошманда ялган фикер тудыруга юнәлтелгән операция уңышлы үтәлде.... 22 сентябрь, 1942 ел».

Евдоким Даниловны «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим итү кәгазендә түбәндәге юлларны укырга була: «Ефрейтор Данилов — частьтагы иң яхшы сугышчыларның берсе. Махсус эш остасы һәм кыю сугышчы. Гаскәрләрнең ялган туплану («ложное сосредотечение») районында техника макетларын урнаштыру буенча сугышчан бурычны үтәгәндә, үзенең оста эш итүе белән, дошман утын үз өстенә юнәлтеп, ут астында эшләде, башка сугышчыларны да үз артыннан ияртеп, үз районында сугыш әзерлеге буенча җанлылык тудырды. Угра елгасында ялган кичү оештыруны, Мятневода ялган аэродром көйләүне, Юхново, Дорогобуж, Августовода ялган артпозицияләрне һәм танклар туплауны мисалга китерергә була.

... Данилов, аеруча, фронтның Рожан, Длугоседло, Броднице, Кульме командование пунктларында үзенең эштән арымавы һәм югары дәрәҗәдә башкаруы белән аерылып торды. Имза. 4 март. 1945 ел»

Фирая Моратованың «Игәнәле Наратасты» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев