Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Григорий Абрамов: «Балалар сәламәтлеге — киләчәк буынның сәламәтлеге»

5 — 11 июньдә Россиядә балалар сәламәтлеген саклау атналыгы уза.

Балаларның сәламәтлеген саклау — ата-аналар һәм җәмгыять өчен актуаль тема. Бүгенге көндә балалар арасында еш очрый торган авырулар, аларны кисәтү һәм баланың сәламәтлегенә кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр турында Зәй районы педиатры Григорий Абрамов белән әңгәмә кордык.

— Григорий Матвеевич, балаларда нинди авырулар ешрак очрый?

— Балаларның гомуми авыру структурасында беренче урында сулыш органнары авырулары тора: болар — вируслы инфекцияләр, кискен респиратор авырулары, бронхит һәм пневмония. Икенче урында — нерв системасы авырулары, бу бигрәк тә бер яшькә кадәрге балаларда еш ачыклана. Өченче урында — эндокрин системасы һәм ашкайнату органы авырулары. Шунысын да билгеләп үтик, ашказаны-эчәк тракты авыруларына гастродуоденит, язва авырулары гына түгел, ә кариесның барлык төрләре дә керә. Күп кенә әти-әниләр балаларында сөт тешләре белән проблемаларга игътибар итмиләр, кариесны дәваламыйча, яңа тешләр үсүен көтәләр. Ләкин, кызганычка каршы, сөт тешләре кариесы даими тешләргә күчә ала. Сөт тешләрен, һичшиксез, дәваларга кирәк. Беренчедән, аларның да, чын тешләрдәге кебек үк, нервлары һәм тамырлары бар. Әгәр дә әниләр балаларын тешләрен дәваларга вакытында алып килмәсә, сабыйларның чын тешләре тагын да начаррак һәм нәзберек булачак. Хәзер һәр икенче укучының тешләре белән проблемалары бар.

— Җәйгә кердек. Җәен балалар арасында нинди авырулар күбрәк очрый?

— Җәйге чорда балалар арасында авырулар саны кими, әмма дәваханәгә талпан кадалып мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. Талпан инфекцияләре бик күп, ә энцефалит һәм боррелиоз — шуларның иң җитди һәм куркынычлары. Энцефалит — талпаннан күчә торган иң куркыныч авыру. Без балаларга талпан кадалган очракта иммуноглобулин кертәбез, яки дарулар ярдәмендә талпан энцефалитын профилактикалыйбыз. Балаларына талпан энцефалитына каршы прививка ясатуны сораган ата-аналар да бар, әмма бу сирәк очраклар, чөнки талпан прививкасы балаларның милли прививкалар календарена кертелмәгән. Өлкәннәр арасында да вакцинация урман сәнәгатендә эшләүче халыкның кайбер төркемнәренә генә ясала. Ләкин ата-аналар баласына талпанга каршы прививка ясатырга теләсәләр, район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Әлбәттә, вакцинация ата-аналар белән әңгәмә үткәргәннән соң һәм каршы күрсәтмәләр булмаганда үткәрелә.

— Соңгы арада кызамык (корь) йоктыру очраклары арта. Районда бу уңайдан хәл торышы ничек?

— Кызамык авыруы бөтен ил буенча көчәя бара. Әлеге авыру Казанда һәм Чаллыда да теркәлде. Кызганычка каршы, кызамыкның катлауланып китү очраклары да күзәтелә. Моның нәтиҗәсендә сукырлык, энцефалит, менингит, менингоэнцефалит, полиневрит, үпкә ялкынсынуы, отит кебек авыруларның барлыкка килүе бик ихтимал. Авырудан саклануның иң ышанычлы һәм бердәнбер юлы — кызамыкка каршы прививка ясату. Әмма районда 100дән артык бала кызамыкка каршы вакцина ясатмады, аларның әти-әниләре прививкага каршы. Кызамык — үтә көчле йогышлы авыру, ул бик тиз тарала. Без бу авыру безнең районга үтеп кермәс дип әйтә алмыйбыз. Прививка кызамык авыруыннан саклый торган бердәнбер чара икәнен истән чыгармыйк.

— Сер түгел, кайбер яшүсмерләр электрон тәмәке кулланалар...

— Минем үземнең дә мондый ситуацияләрне күргәнем бар, бу уңайдан балигъ булмаганнарның әти-әниләре белән сөйләшүләр дә алып барам. Күп кенә ата-аналар электрон тәмәке зыянлы түгел дип саныйлар һәм бу — бик зур хата. Электрон тәмәке организмга бик тиз тәэсир итеп, тиз арада канга сеңә. Аны тартканда агулы кайнар һава бүленеп чыга. Электрон тәмәке бавыр- үпкәләргә зур зыян салып, балигъ булмаганнар организмына зур зыян китерә, аларга дөрес үсәргә комачаулый, киләчәктә күп кенә куркыныч чирләр барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу хакта һәркем белергә тиеш. Шуңа да электрон тәмәкенең зарары юк дип уйлаучылар бик нык хаталана. Электрон тәмәкенең зыяны турында әти-әниләр дә балалары-на аңлатсыннар иде

Новости Заинска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев