Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөргөри дәдәй белән мунча керәбез

Гөргөри дәдәйнең бик тәмләп кенә мунча себеркесе әзерләве турында язган идек

Мунча өчен иң яхшысы - юкә агачы. Аңардан соң усак агачы. Парлану бүлмәсен бары тик юкә агачы белән генә тышларга кирәк. Нараттан ярамый, чөнки эсседә аның балавызы эреп үпкәгә зыян сала. Юкә агачы череми дә, аннан соң аңардан бал исләре килеп тора. Зурлыгын, гадәттә, өч метрга дүрт метр итеп ясыйлар. Иң күбе дүрт кеше кереп юынырлык булса җитә. Мунча ләүкәсен г хәрефе формасында икене ясарга кирәк. Берсен биегрәк - эссе яратучы кеше өчен, икенчесен бераз астарак ясыйсың. Һәр кешегә дә эссе ярамый бит. Чишенә торган бүлмәнең бер стенасын тозлы кирпечтән түшәсәң әйбәт. Тау тозының һавасы яхшы. Сулаганда тын юллары, үпкәләрне чистарта.

Күпләр мунчаны хәзер «яга барасың, кереп барасың» итеп ясарга кызыга. Мин үзем бер яккач, нык кына күмер төшеп, томалап берәр сәгатьтән керергә яратам. Алай иткәндә утын да күп кирәкми. Мунча өчен кипкән каен утыны яхшы. Шул ук наратны яксаң, аның балавызы эреп морҗа кырыйларына утыра. Морҗаны каплап ис чыгара башлый. Утын өчен имән дә бик үк яхшы түгел. Аз гына күмере калса да, ис чыгара, чөнки аңарда угар газы күп. Ара-тирә усак утынын ягып җибәрәм. Гадәттә, морҗа кырыена корым утырып, ул төтен чыгара башлый. Усак утынын бер кочак кына яксаң да, ул ялт итеп корымны чистарта.

Шәһри Казан

 

Мунча өчен иң яхшысы - юкә агачы. Аңардан соң усак агачы. Парлану бүлмәсен бары тик юкә агачы белән генә тышларга кирәк. Нараттан ярамый, чөнки эсседә аның балавызы эреп үпкәгә зыян сала. Юкә агачы череми дә, аннан соң аңардан бал исләре килеп тора. Зурлыгын, гадәттә, өч метрга дүрт метр итеп ясыйлар. Иң күбе дүрт кеше кереп юынырлык булса җитә. Мунча ләүкәсен г хәрефе формасында икене ясарга кирәк. Берсен биегрәк - эссе яратучы кеше өчен, икенчесен бераз астарак ясыйсың. Һәр кешегә дә эссе ярамый бит. Чишенә торган бүлмәнең бер стенасын тозлы кирпечтән түшәсәң әйбәт. Тау тозының һавасы яхшы. Сулаганда тын юллары, үпкәләрне чистарта. Күпләр мунчаны хәзер «яга барасың, кереп барасың» итеп ясарга кызыга. Мин үзем бер яккач, нык кына күмер төшеп, томалап берәр сәгатьтән керергә яратам. Алай иткәндә утын да күп кирәкми. Мунча өчен кипкән каен утыны яхшы. Шул ук наратны яксаң, аның балавызы эреп морҗа кырыйларына утыра. Морҗаны каплап ис чыгара башлый. Утын өчен имән дә бик үк яхшы түгел. Аз гына күмере калса да, ис чыгара, чөнки аңарда угар газы күп. Ара-тирә усак утынын ягып җибәрәм. Гадәттә, морҗа кырыена корым утырып, ул төтен чыгара башлый. Усак утынын бер кочак кына яксаң да, ул ялт итеп корымны чистарта.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/index.php/news/kish-tabyish/gry-rhim-beln-muncha-kerbez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев