Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Горурланырлык укытучылар нәселе

Мамадыш районыннан Кирушиннар нәселенең гомуми педагоглык стажы — 502 ел.

Укытучылык сәләте нәселдән, геннардан биреләдер. Юкка гына данлыклы укытучылар династияләре барлыкка килми. Укытучылык — мондый нәселләр өчен кәсеп кенә түгел, ә яшәү рәвеше. Кирушиннар нәселе — мактаулы, шул ук вакытта, җаваплы һөнәр ияләре, затлы һәм тырыш кешеләр.

Башлангычы 
Әлеге укытучылар династиясен башлап җибәрүчеләр 40 еллык педагогик стажлары булган Анна Ивановна һәм Михаил Григорьевич Кирушиннар. Икесе дә Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлыйлар. Мамадыш районының Албай авылы мәктәбендә Михаил Григорьевич — тарих, Анна Ивановна татар теле һәм әдәбияты укыта. Мәктәптә генә эшләп калмыйча, заманында Албай авылы тарихы буенча музей да булдырган педагоглар алар. (Ул музей бүгенгә көндә дә эшләп килә.) Кырык ел эчендә күпме сабыйны зур тормышка әзерләгән, икенче әти-әнисенә әйләнгән, ныклы белем биргән, түзем, сабыр укытучылар.

Кирушиннар гаиләсендә ике ул, ике кыз үсә: Людмила, Любовь, Леонид, Климент. Алар үз эшләренә булган мәхәббәтне балаларына да күчерә алганнар. Барысы да әти-әни юлын дәвам итүчеләр — укытучылар. Алай гына да түгел, кияү, киленнәр дә шушы һөнәр ияләре. 
Хәзер Анна Ивановна улы Климент һәм килене Елизавета белән Албайда яши. Олы яшьтә булуына карамастан актив тормыш алып бара. Балаларының, оныкларының уңышларына куанып яши. Еллар узгач та, олы хөрмәт белән «Укытучым!» дип янына килә аның укучылары. 

Нәсел дәвамчылары 
Кирушиннарның һәрберсе үзенчәлекле һәм талантлы укытучы. Өстәвенә, спортчы, оста җырчы, биюче, шигырь сөйләүче. Гомумән, барысы да иҗат кешеләре. 

Укытучы нәселен Кирушиннарның иң олы кызлары Людмила Михайловна дәвам итә. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Мәктәп тормышында «кайный» башлый. Соңыннан Алабуга шәһәре администрациясендә, аннары ЗАГС начальнигы булып эшли. Намуслы хезмәте өчен аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелгән. Ә бүген инде ул лаеклы ялда.

Уллары Климент Михайлович та шушы юлдан атлый. Казан педагогия институтын бетергәч, химия һәм биология фәннәрен укыта. Хәзер ул Албай мәктәбе директоры, физкультура укытучысы. Шунысын да әйтергә кирәк, Климент Михайлович — оста чаңгычы. Укучылары өчен үрнәк ул. Район һәм Татарстан күләмендәге йөгерү, чаңгы ярышларында призлы урыннарны алырлык көчле спортчылар әзерли. 

Аның тормыш иптәше Елизавета Васильевна үзенең укытучылык юлын Мамадыш районының Зур Арташ авылы мәктәбендә башлый. Башлангыч классларны укыта, Алабуга институтына, татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә читтән торып укырга керә.

«Мәктәпкә эшкә урнашкач, укучыларым тормышы белән янып яши башладым. Озак еллар һөнәремә тугры булып калуның сере дә балаларны яратудадыр. Ирем Климент белән тормышта икебез дә бер юлдан атлыйбыз. Сез өйдә дә, эштә дә гел бергә, авырдыр, дип әйтүчеләр бар. Юк! Киресенчә, жиңелрәк, чөнки икең дә бер тормыш белән яшисең, бер казанда кайныйсың. Каенатам Михаил Григорьевич, каенанам Анна Ивановна юлын дәвам итүчеләр без», — дип горурланып сөйләде Елизавета Васильевна. 

Климент һәм Елизаветаның кызлары Аида — династиянең иң яшь укытучысы. Ул Казан федераль университетының Алабуга филиалындагы чит телләр факультетында укыган (инглиз һәм немец телләре), шулай ук, тәрҗемәче курсларын да бетергән. Кулына диплом алуга, Казан шәһәренең Лобачевский исемендәге лицеена эшкә урнаша һәм магистратурага укырга керә. Мәктәптә инглиз телен укыта башлый. Бәләкәй вакытта җырчы, биюче, чаңгычы булырга хыялланса да, укытучы һөнәрен сайлый.

«Күп кенә балалар кебек, мин дә «дәресле» уйный идем. 9нчы класста укыганда, инглиз теле белгечлеген үзләштерәчәгемне төгәл белә идем. Бу фәнгә кызыксынуны инглиз теле укытучысы Светлана Никифорова уятты. Шулай ук, туганыбыз, укытучы Нурия Григорьевага да рәхмәтле. Телләр өйрәнү минем өчен профессия генә түгел, яраткан шөгыль, эшем. Дәресләр үткәрү, үз белемемне укучыларга бирүдән рәхәтлек алам. Сүз дә юк, тирә-ягымда укытучылар күп булу йогынты ясамый калмагандыр. Иң мөһиме, гаиләдәге тәрбия дип уйлыйм. Шушы юл буйлап атлавым, ирешкән уңышларым мама, папа тырышлыгы аркасында. Инглиз телен өстәмә укырга дип, авылдан Казанга кадәр алып бара иделәр. Бары тик алар ярдәме белән генә үз юлымны таптым. Династиябезгә тап төшерми, биек үрләр яуларга язсын», — дип сөйләде яшь укытучы Аида Кибякова (Кирушина). 

«Укытучы һөнәрен сайлавымны төгәл белә идем. Мама, папа безгә һәрвакыт үрнәк булды», — дип сүзен башлады Любовь Михайловна. Алабуга педагогия институтында, әнисе кебек, татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә укый. Мәктәптә 10 ел белем биргәннән соң, Албай авылы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. Озак еллар бу өлкәдә эшләве югары бәяләнә. Быел Любовь Михайловна, яшь пе дагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен, Татарстан мәгәриф министрлыгының «Мактаулы остаз» дигән мактау билгесе белән бүләкләнгән, медаль тапшырганнар. 

Аның ире — Геннадий Алексеевич Мишурин. Яшь вакытта агроном булып эшли башласа да, ахыр чиктә, ул да мәктәп юлын сайлый. 20 ел буе информатика һәм математика укыта. Мишуриннар — авылның үрнәк гаиләләреннән берсе. Тырыш, акыллы, эш сөючән балалар үстерәләр. «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр» диләр бит. Кызлары — Ульяна, уллары Владимир да шушы һөнәрне үз итәләр. 

Мәктәп укучысы һәр көнне ниндидер яңалык көтә. Фәннәрне кызыксынып укысыннар, дәресләргә яратып йөрсеннәр дисәң, укытучыга балалар белән бер дулкында йөзәргә кирәк. Владимир һәм Ульяна — заман белән атлаучы әнә шундый яшь укытучылар.

Владимир Мишурин Казанда математика һәм физика укыта. Шәһәркүләм «Ел укытучысы-2017» шәһәр бәйгесе җиңүчесе дә әле ул. Эшли башлаган елларны укытучы булуына бераз шикләнебрәк караса да, еллар узу белән мәктәп аны үзенә ныграк тарта.

Кызлары Ульяна Алабуга шәһәрендәге «Университет» мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта.

«Бәләкәй вакытта гел укытучы булам, дип әйтә идем Мама, папа, җизни, җиңгиләр дә шушы юлны сайлаганнар. Беренче елны мәктәпкә эшкә кергәч тә, миңа 10нчы, 9нчы классларны бирделәр. Алар белән бергә өйрәндем, үстем. Бик җаваплы һәм күп көч таләп итә торган һөнәр. Дәресләрдә тәртип булмаса, укытып булмый. Дисциплина булдыру еллар буе туплаган тәҗрибәгә бәйле. Эшли башлаганда курыксам, хәзер өйрәнәм инде», — дип елмая Ульяна Геннадьевна. 

Кирушиннарның уллары Леонид Михайлович та тормышын балалар укытуга багышлаган. Ул Албай мәктәбендә — ОБЖ һәм химия, ә хатыны Нина Павловна математика укыта. Үз фәннәрен гади тел белән, балаларга аңлаешлы итеп өйрәтәләр. 

Мин үзем дә шушы авыл кызы. Албайда 6нчы класска кадәр укыдым. Мәктәп елларының иң якты һәм күңелле вакытлары да монда үтте. Дөрес юл күрсәтеп, олы тормышка әзерләгәннәре өчен әлеге укытучыларыма рәхмәтле. Аларның дәресләрен, класс җитәкчем Елизавета Васильевна белән мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәргә әзерләнү вакытларын сагынып искә алам. Шикләнүсез әйтәм: алар — үз белемен башкаларга биреп, авырлыкларны җиңеләйтеп, бала күңелен аңлый белүче чын педагоглар. 

502 еллык педагогик стаж 
Кирушиннар династиясенең укытучылык стажы — 502 ел. Нәселдә өметле яшь укытучылар булганда, бу сан елдан-ел артачак. Быел, халыкара укытучылар көне уңаеннан «Казан Экспо»да оештырылган бәйрәмдә Мамадыш районыннан нәкъ менә Кирушиннар катнашты. Бәйрәмгә Климент Михайлович, Елизавета Васильевна, Нина Павловна, Геннадий Алексеевич һәм Любовь Михайловна (Мишурина) барган. 

Укытучы — тәүлек әйләнәсе эшләүче һөнәр иясе. Ул — остаз! Үз эшен яраткан чын останың гына фәнен һәр укучы аңлый һәм ярата. Язмамны бер акыл иясенең мәгънәле сүзләре белән тәмамлыйм: «Берничә айдан уңыш алыйм дисәң — иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң — агач утырт, гомер буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң — балалар укыт».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев