Гомер юлын чишмә төсле җырлап үткән Николка
Безнең Зәй районының Кабан Бастырык авылында Николканы белмәгән, искә алмаган кеше юктыр. Үзеннән соң да сагынып сөйләрлек эшләр калдырып китте ул.
Туган як тарткач
Зәй районының Кабан Бастырык авылында туып-үскән Александра (Фролова) һәм Михаил Сидоровлар, 1955 елда гаилә корып, өй җиткерәләр. Әмма яшьлек романтикасы белән, Нальчик шәһәренә китәләр.
Мөгаен, туган туфракның тартуы көчле булгандыр, алар 1980 елда үзләренең уллары белән авылыбызга кайттылар. Миша дәдәй белән Сандыра түти өр-яңадан өй салдылар...
Бертуган Сидоровлар
Кабан Бастырык авылындагы гомер иткән Евдокия Сергеевна һәм Михаил Сидоровлар гаиләсендә шау-гөр килеп алты бала үсә: Николай (1914 елгы), Дарья (1917), Серафима (1921), Пимен (1925), Тимофей (1928) һәм бу язмабызның герое Николканың әтисе — Михаил (1932).
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Ватанны сакларга сугышка киткән олы уллары Николай әйләнеп кайтмаса да, әнисе Евдокия түти өметен өзми. «Улым исән, мин үлгәч кайтыр әле», — ди ул. Евдокия түти 1960 елда мәңгелек йортка күчә. Ана йөрәге сизенгән икән шул, ул үлеп бер ел үткәч, Николай кайтып төшә. Егерме ел буена туган ягына кайта алмый ул. Сугышта яраланып госпитальгә эләгә, шунда үзен караган шәфкать туташы белән гомер юллары бергә тоташа. Ул кыз Ерак Көнчыгыштан була.
Николай дәдәй оста гармунчы була. Әтиләре, тормыш авыр булса да, гармун алып бирә. Ул үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнеп авылдашларны җырлата, биетә. Шул Николай дәдәйнең сеңелләре Дарья белән Серафима авылда оста биючеләр булалар.
Дарья белән Максим Волковлар өч бала үстерделәр. Балалары Ксения, Егор һәм Петрның да тормышлары әйбәт булды.
Тимофей Сидоров та оста гармунчы иде. Хатыны Анна үз балаларына: «Әтиегез хәзер картайды инде, яшь чагында гармунда матур итеп уйнамаса, аңа кияүгә чыкмаган булыр идем», — дип әйтә торган иде.
Серафима түти Сидорова үзбәк кешесенә кияүгә чыгып, Кара Калпак автономияле өлкәсендә гомер кичерә, шунда җирләнә.
«Сине үз малаебызга алабыз»
Сидоровларның төпчек уллары Миша егет булып җиткәч авылыбызның Александра исемле кызы белән таныша. Александра Фролованы Миша дәдәйнең әтисе белән әнисе бик ошаталар, ул ятим үскән кыз була. Александраның әтисе сугышка китә. Ул сугыштан әйләнеп кайтмый, ә әниләре бик каты авырып үлә. Алар өч бала ятим калалар.
Микайла дәдәй белән Аудый әби Дүрт Мунча авылыннан кайтып килгәндә бер кызны очраталар. Озын чәчле бик чибәр бу кыз Александра була. Аудый әби аның кем баласы булуын сорый. «Әтием — Сергей Петрович Фролов. Сугыштан кайтмады, әнием авырып үлеп китте», — ди Александра.«Әй, кызым, бик авыр әйберләр күтәреп кайтасың, Без сине ошаттык, малаебыз бар, сине үз малаебызга алырбыз әле», — диләр.
Яшь гаиләдә
Чыннан да, Михаил белән Александра берсен-берсе яратышып, бергә яши башлыйлар. 1955 елда туйлары була. Бер елдан соң, 1956 елны Николка (Николай) туа, аннан ике энесе — Михаил, Илья дөньяга киләләр. Ә 1959 елны алар Чиләбегә китәләр. 1960 елны Александрлары дөньяга аваз сала. Миша дәдәй белән Сандыра түти дүрт малай тәрбияләп үстерәләр. Малайлары барысы да акыллы, тәртипле булалар, хәзерге вакытта да гаиләләре белән матур тормыш алып баралар.
Михаил дәдәй февраль аенда Нальчикта яшәүче Пимен дәдәләренең хәлен белергә бара да, ул якларны ошата. «Февраль аенда бөтен кеше җиңелчә генә киенеп йөри» дип, өен сатып, гаиләсен алып Кабардино-Балкарияга күченеп китәләр. Александра түти белән алар Нальчикта яшиләр, дүрт малай тәрбияләп үстерәләр: Николай, Михаил, Илья, Александр, Дүртесе дә Нальчикта белем алалар.
Уллары Михаил Таллинга китә, ул гаиләсе белән шунда яши. Илья һәм Александр Яр Чаллыга кайтып, эшкә урнашалар. Алар — бик оста рәсем ясаучылар. Илья пенсиягә чыкканчы бер урында, КамАЗда рәссамчы булып эшләде.
Ә Николка Нальчикта яшәгән вакытта пыяла заводында эшли, анда төрле әйберләр, сувенирлар ясыйлар, ул бик оста куллы, нинди эшкә тотынса, шуны яхшы итеп башкара. Анда ул бер еврей кызына гашыйк була, ләкин әти-әнисе каршы килгәч, аңа өйләнә алмый. Тик, шуннан соң, аның күңеленә бер кеше дә керми, гаилә кормый, әти-әнисе белән Кабан Бастырыкка кайта. Шуннан башлап, Николка авылда чиркәү төзелешендә, чишмәләрне төзекләндерүдә, зиратны карап, чистартып торуда — барлык эшләрдә дә катнаша.
Игелекле кешеләрнең изге гамәле
Авылыбызда бик күп изге эшләрне башлап йөрүче Андрей дәдәй Кондратьев белән аның хатыны Евгения Ефимовна элекке чиркәү урынының ташландык хәлдә икәнен күреп бик борчылалар.
«Монда чиркәүдә просфорлар һәм ашарга пешереп торучы әбием, Евдокия, (әтиемнең әнисе Мәтүк (Матрена) әбинең әбисе Аудуш ), тагын чиркәүдә хезмәт куйган изге җанлы кешеләр җирләнгән. Чиркәү булган изге урын бу, ә каберлекләр өстеннән хайваннар йөри, күп кенә кешеләр үзләре дә белмичә, аңламыйча таптап китәләр. Бу урынны койма белән тотып алырга, агачлар утыртырга иде», —дип, өзгәләнә Евгения түти.
Авыл халкы җыелып, Алексей Скворцов, Александр Батаев, Николай Фролов, Григорий Асапов, Алексей Краснов һәм башка олы кешеләр белән киңәшләшеп, койма белән әйләндереп аласы урынны үлчәп, дүрт казык кагалар. Авыл халкы булдыра алган кадәр акча җыя.
«Евгения апаң белән урманнан чыршы, нарат үсентеләре алып кайттык. Авылыбыз зираты да еларлык хәлдә, иске медпунктны сүтеп алып төзегән зират йорты да җимерелеп ята иде, әйләндереп алган коймаларын да алыштырырга кирәк, чишмәләребезне дә чистартып төзекләндерергә күптәннән вакыт җиткән, — иде дип сөйли Әндрей дәдәй Кондратьев. — Авылның булдыклы егетләре Александр Васильев, Валерий Чулаков, Илья Батаев, Фирдүс Вәлиев, Игорь Батаев, Николай Захаров та безнең тәкъдимне күтәреп алдылар. Бу планнарны тормышка ашыру өчен оста куллы кешеләр дә кирәк бит әле. Бу изге эшләрдә башыннан ахырына кадәр Николай Сидоров янып-көеп йөрде. Аны бөтен авыл белән яратып, үз итеп Николка дип йөрттек. Эшне Николка белән чиркәү урыны кырына агач утыртудан башлап җибәргән идек, аннан соң чиркәү урынын, зиратны әйләндереп алу, чиркәү төзү, чишмәләрне төзекләндерүнең барысында да аның көче керде. Металл ябыштыру аппараты белән зират коймаларын тотуда, Таш билгегә, чиркәү территориясенә, Чүк чишмәсенә, зиратка яңа зур Кач куючы Юрий Максимов янында булышучы Сергей Казаков, Юрий Ермаков, Вячеслав Демьянович янында да булды ул. Качны, зират коймаларын буяучылар Клавдия Максимова, аның әнисе Ульяна Тихонова, Галина Тимофеева, Лидия Бармотина булдылар. Дүрт Мунчаның татар зиратын койма белән әйләндереп алганда да Юрий Максимов кырында һәрвакыт Николка булды. Авылыбыз зиратына өй җиткергәндә кирпеч салу эшендә Петр Антоновка (Зичәбаштан) һәм Николай Андреевка (Дүрт Мунча) да булышты ул. Идәненә бетонны да Николка үзе җәйде. Зират капкасын эшләүче Иванов Николайга да авыл халкы бик рәхмәтле. Чиркәүне төзегәндә дә ташчылар Петр Антонов белән Николай Андреевка шул ук Александр Батаев, Иван Иванов һәм Николка булышты. Ә өстәге фигураларны Василий Кондратьев үзенең кайнеше Фәргать Тукаев белән эшләделәр. Клара һәм Иван Ивановалар исә электр кертүчеләрне, түбә ябучыларны үз өйләрендә тотып хөрмәт иттеләр. Ә авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков бөтен эштә башлап йөрде».
20 елдан артык җирле үзидарә башлыгы булып эшләүче Радик Ситдыйков: «Николка яши иде әле, әмма ул үз гомерен куркыныч астына куеп, Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашкан. Зур нурланыш алган кеше бит ул. Сәламәтлеге бәрабәренә кешелекне көчле радиоктив нурланыштан коткаруда катнашкан, шунда аның сәламәтлеге бик нык какшаган. Бер эшкә дә карышмады, кирәк чакта файдалы киңәшләрен бирде», — дип Николканы искә алды.
Башыннан азагына кадәр чиркәү төзүдә булышкан кеше дә әле ул. Чук чишмәсенә дә бураны Батаев Александр белән икесе бергә матур итеп бурап куйдылар. Чиркәү төзелешендә дә башыннан ахырына кадәр, зиратны карап тәртипләп торуда да Николка булды. Авыл җирлегендә бетмәс-төкәнмәс эшләр бик күп. Урам чистарту, урамдагы чүп үләнен чабу, кар эткәндә чистарту, чишмәләрне, зиратларны чистартып тору кебек эшләрне башкаручы Петр Чукаев, Николай Сидоров, Александр Батаев, Геннадий Миронов, Юрий Максимов җирлек башлыгының уң кулы булдылар.
«Авыл җирлеге эшләреннән тыш, кешеләргә булышып йөргән алтын куллы, якты уйлы, яхшы күңелле кеше иде, бөтен авылыбыз белән Николканы сагынып искә алабыз», — дип, сагынып сөйли аның турында Анастасия Кукина.
Николка чишмәсе
Авылыбыздагы Олы чишмә янында Чүк чишмәсе дә бар. Аны төзекләндереп карап торганга, курчак өе кебек матур итеп өй төзеп куйганга күрә, авылдашларыбыз аны хәзер Николка чишмәсе дип тә атыйлар.
Чишмәнең тирә-ягын агачлар чолгап алган. Монда табигать искиткеч матур. Ул чишмә җитез, йөгерек, халыкка, авылдашларыбызга хезмәт итә. Тау итәгеннән бәреп чыккан бу табигать могҗизасы авылым халкын тәмле суы белән сыйлый. Аныең суы сихәтле.
Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылыбызга кайткач, Олы чишмә янына һәм янәшәсендә гасырлар буе челтерәп агып торган тәмле сулы Чүк чишмәсе — Николка чишмәсе янына киләләр, яшьлекләрен сагынып искә алалар. Без дә аның янына гел киләбез. Монда сандугач сайрауларын, суның челтер-челтер моңлы тавышын тыңларга, табигать белән хозурланырга яратабыз, шунда туктап тәмле суын эчәбез. Аның суы салкын, бик йомшак, тәмле, файдалы һәм шифалы да. Үзенең көмештәй саф сулары белән ул безне сөендереп ага да ага. Җырдагы кебек көмеш, саф сулары белән челтерәп авыл халкын сөендереп тора. Ә Николканың агачтан бурап ясап куйган курчак өе кебек матур өенең тәрәзәсен ачып, матур итеп елмаеп, авылым кешеләренә:
—Яхшылык җирдә ятмый, изге эшләрне күбрәк эшләп калырга тырышыгыз, авылдашлар, мин сезнең барыгызны да бик яратам, — дип әйтүе дә чишмә челтерәвенә кушыладыр кебек.
Авылыбыз килене, Пелагия Фролова әле Николкага атап, шигырь дә язган:
Тау астыннан чишмә ага,
Челтер-челтер челтерәп.
Бар кеше дә суга килә,
Чиләк тула мөлдерәп.
Нальчиктан кайткан Николка
Карап йөри чишмәне.
—Нигә соң яңартмаска миңа
Агып торган чишмәне?!
Чишмә бит ул мәңгелек су,
Рәхәтләнеп эчсеннәр.
Чишмә кырыена килеп,
Мине искә алсыннар.
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районы Усад авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев