Герасимовлар – Сарсаз-Багражның тырыш, үрнәк гаиләсе
Роза Васильевна белән Алексей Петрович бер-берсен кечкенәдән белә: бер класста укыганнар, аннан икесе дә педагогика институтында белем алганнар.
Сарсаз-Баграж мәдәният йортында үзләре дә тырышып эшләүче һәм башкаларны да үзләре артыннан ияртергә сәләтле булган мәдәният хезмәткәрләре эшли.
Концертлар һәм бәйрәмнәргә килгәч, кешеләр, кагыйдә буларак, аларның тышкы кыяфәтен генә күрә. Аларга әзерләнгәндә күпме хезмәт һәм тир сарыф ителүе сәхнә артында кала. Мәдәният йортында берничә төрле юнәлештә түгәрәк эшли. Бирегә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр дә бик теләп йөриләр. Роза Васильевна балалар белән курчак театры түгәрәге алып бара. Курчак театры өчен костюмнарны, кирәкле әйберләрне Роза Васильевна җитәкчелегендә “Туры җөй” түгәрәгенә йөрүче мәдәният хезмәткәрләре Мария Журавлева, Татьяна Глухова, Клара Фролова, Марина Халикова тегәләр. Ә Алексей Петрович җитәкчелегендәге “Баграж буйлары” фольклор ансамбленә авылның олысы-кечесе тартылган. Һәр авылда сәләтле кешеләр бар бит, бары тик аларны күрә, оештыра белергә генә кирәк, ә монда инде җитәкчедән, мәдәният хезмәткәреннән тора. Балалар да ансамбльгә йөреп, керәшен халкының гореф-гадәтләрен, җырларын өйрәнә. Бу буыннар арасында бәйләнеш, яшьләребезнең дә йола, бәйрәмнәрне белеп үсүенә китерә. Алексей Петрович борынгы керәшен җырларын торгызу буенча зур эш алып бара, авылның өлкән кешеләре белән очрашып, җырларны, йолаларны өйрәнеп, аларны ансамбль репертуарына кертәләр. Ансамбльгә йөрүчеләр спектакльләр дә сәхнәләштерәләр. Герасимовлар оештырган һәр чара югары дәрәҗәдә, эзлек-ле, кызыклы булуы белән аерылып тора. Район, республикада узган чараларда да “Баграж буйлары” ансамбле чыгыш ясый, шулай ук төрле бәйгеләрдә дә үзләрен сыныйлар.
Ә бит әле мәдәният хезмәткәрләре мәдәни чараларны гына уздырып калмыйлар, авылдагы барлык эшләргә дә аларны тарталар. Әле юл кырында үлән чабасы, һәйкәл тирәсен төзекләндереп-чистартасы, Сабантуй, Питрау урынын бәйрәмгә әзерләсе, авыл халкыннан үзара салым акчасы җыясы – бу эшләр шулай ук барысы да аларның хезмәте белән башкарыла. Роза Васильевна белән Алексей Петрович бер-берсен кечкенәдән белә: бер класста укыганнар, аннан икесе дә педагогика институтында белем алганнар. Алексей Петрович армия хезмәтенә кадәр үк Алабуга мәдәният агарту училищесын тәмамлап, авыл клубында эшләп чирканчык ала. 1987 елда авылда яңа клуб төзелгәч, Герасимовларның яшь гаиләсе авылга кайта – Алексей Петровичны яңа мәдәният йортын җитәкләргә чакырып кайтаралар. Үзе дә сыздырып гармунда уйнаучы, оештыру сәләте булган егет ул елларда авылда нинди генә чаралар уздырмый! Күпләр хәтерлидер әле ул елларны! Авылга зур сәхнәләрдә генә чыгыш ясаучы циркларга кадәр килде.
Роза Васильевна авыл мәктәбендә математика, информатика фәннәрен укытты, Алексей Петрович та мәктәптә эшләргә күчеп, физика, җыр дәресләрен алып барды. Һәм 2018 елдан ул яңадан мәдәният йортын җитәкли, ә аның уң кулы - Роза Васильевна сәнгать җитәкчесе булып эшли.
-Роза һәм Алексей Герасимовлар - бик иҗади гаилә. Нинди генә эш кушсаң да, нинди генә эшкә алынсалар да, аны югары дәрәҗәдә башкарып чыгалар. Узган ел Алексей Петрович күршесе Александр Биканов белән Питрау бәйрәмен уздырасы урында бөтен эшне икәү башкарып чыктылар. “Баграж буйлары” ансамбле районда, республикада уза торган чараларны чыгышлары белән бизи. Герасимовларга теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була, - ди алар турында район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.
Әлеге тырыш үрнәк гаиләдә ике бала үсте. Кызлары Юлия - Мәскәү дәүләт икътисад институтында, уллары Вадим Чаллы физкультура институтында белем алды. Ирле-хатынлы Герасимовларның кулларыннан бар эш тә килә, кулларыннан гөлләр тама, диләр андыйлар турында. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да - тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Менә дигән йорт җиткереп керделәр, йорт тирәсе, бакчалары шау чәчәккә күмелгән. Хуҗабикә тегү-чигүгә дә бик оста, бай фантазиясен җигеп, тамашаларга сәхнәне бик матур итеп бизи. Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев