Георгий Ибушев: «Җыр ул — уенчык түгел, ә бүген кешеләр аны күбесенчә акча эшләү чарасы дип күрә»
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты Георгий Ибушев белән интервьюдан өзек.
— Георгий абый, Сезнең өчен идеаль җырчы нинди ул?
— Бүгенге көндә җырчылар бик күп. Татарстанда алар ничә йөздер, белмим. Меңгә хәтле дип тә әйтәләр. Җыр белән җыр һәм җырчы белән җырчы арасында зур аерма ята. Җырның бернәрсәгә дә ярамаганнары бар. Үзләре көен, сүзләрен язучы, үзләре үк башкаручылар да бар. Вакыт-вакыт кайберләрен «йөрмә инде» дип, сәхнәдән тибеп төшерәсе килә. Берөзлексез сикеренәләр. Җырга сикереп йөрергә кирәкми, җырны җырларга кирәк. Аның өчен тавыш кирәк. Тавышы һәм культура дәрәҗәсе җитешмәгәннәр үзләрен ничек тә булса күрсәтергә тырыша: маймылланалар, нәрсә генә эшләмиләр, кайчак косасы килә башлый, гафу итегез.
Идеаль җырчы нәрсә җырлаганын белергә, аның тавышы булырга тиеш. Тавышым булып кына җырчы булдым дип әйтеп булмый, кечкенә генә тавышлы җырчылар да бар, ләкин алар җиренә җиткереп, сине шулкадәр алдалап җырлый, авызыңны ачып тыңлап торасың. Тавышына чыдап булмый торган җырчылар да бар, алар кычкырып җырлый, ләкин бернинди мәгънә дә бирми. Идеаль җырчы — барыннан да алтын урталыкта бара. Ул нәрсә җырлаганын, тавышының матурлыгын, югары ноталарны алу һәм, гомумән, җырлау осталыгын яхшы белә. Андый җырчылар хәтта катлаулы әсәрләрдә дә профессиональ дәрәҗәләре буенча җырны алып бара алалар. Әгәр дә бөтен нәрсә идеаль булса, ул җанны, күңелне чистарта, елата.
Шунысы кызганыч: кешеләр күп вакытта моны аңламый. Халыкка өч тиенгә ярамаган такмак бир син. Милләт өчен дә, халык өчен дә бернәрсә дә бирми торган шушы җырның иң түбән төре безне басып китте. Ул безнең милләтебезнең җанын ашый. Хәтта кайбер аксакаллар да: «И, теләсә ничек җырласын, иң мөһиме — татарча булсын», — диләр. Әгәр шулайга китсәк, татарча сүгенә башласак, бездән бернәрсә дә калмас иде. Без пычрак дәүләт булыр идек. Җыр да нәкъ шулай ук.
Җыр кешене тәрбияләргә, кешене, милләтне, халыкны күтәрергә тиеш. Илдар Абдразаков, Альбина Шаһиморатовалар — милләтебезнең йөзек кашлары, безне бөтен дөньяга күрсәтәләр. Ә бездә гади җырчылар да үзләрен «йолдызга» саный, хәтта кайберләре исәнләшми дә. Нинди «йолдыз» ул? Лапас артына чыксаң, аның яктысы инде юк, ишек алдында гына. Әйе, аның үзенең тамашачысы бар. Кайбер тамашачылар: «Миңа өченче-алтынчы рәтләрдәге урыннар кирәк. Телевидение төшерсә, телевизордан күренәсең», — диләр. Әйе, ул матур киенеп килә, ләкин җыр тыңларга килми. Җырны тыңлаган кыяфәт чыгара. Сорый башласаң, бернәрсә дә юк. Менә шул куркыныч.
Икътисадсыз дәүләт була алмый, ләкин дәүләтнең икътисады булу өчен мәдәниятнең булуы мөһим. Культурасыз да дәүләт була алмый, ул эт оясына әйләнә. Безнең культурабыз никадәр зур, бөек, яхшы булса, татар халкын һәм Татарстанда яшәүче барлык халыкларны матур культурага өйрәтсәк, опера, романслар, яхшы җыр тыңларга өйрәтсәк, шул вакытта милләт үзенең күзен ача, карале, бу болай икән бит дип, аңлый башлый.
— Җырчылар дигәндә, кайсыларын яратып тыйңлыйсыз?
— Пласидо Доминго, Хосе Каррерас, Лучано Паваротти, Монсеррат Кабалье — бөек җырчылар. Беньямино Джильи, Гедда, Сергей Лемешев, Евгений Нестеренко, Муслим Магомаев, Елена Образцова, Ирина Архипова һ.б. Алар күп, барысын да санап бетереп булмый. Төпле, белемле җырчылар. Аннары Николай Басковлар килеп чыкты, мин аны идеаль җырчы дип әйтмим, ләкин тавышлы.
Татар җырчыларына килгәндә... Мин берара ул хакта язып та чыккан идем. Безнең композиторлар язган романслар киштәдә тузан җыеп ятачакмыни, җырчыларыбыз кайда соң? Бездә такмак җырлыйлар, җырчыларыбыз бөтенләй бетеп килә бит. Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов исемнәрен атар идем. Артур Исламовның җырлавын да бик яратам, үзен дә бик хөрмәт итәм. Дөньякүләм җырчыларыбыздан Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина бар. Әгәр дә безнең дөньякүләм җырчыларыбыз булса, без бик бәхетле милләт булыр идек. Җырчылар гына түгел, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар — милләтебезне күтәрүчеләр булырлар иде.
Бер уйлаганда, безнең халык бик талантлы. Шул ук вакытта бик тә алдана торган. Радио, телевидение дә моның өчен бик күп көч куя. Нәрсә генә күрсәтмиләр. Җырчылар композитор язган җырны боза. Бу — акылга сыймый торган хәл. Яхин романсларын нишләтеп кенә карамадылар, Рөстәм абый күрсә, бәреп үтерер иде! Шулай итеп җырлыйсың килә икән, үзең яз. Әмма композитор әсәрләрен бозарга ярамый. «Үзгәреш җиле» фестивале барлыкка килде, җырларны вакыт-вакыт танымыйсың да. Татар җыры шулай булырга тиеш, диләр алар. Үзләре язсыннар, биеккә күтәрсеннәр, ләкин булганны бозмасыннар иде. Аранжировкасы матур, диләр. Оркестр шәп уйный, аны Мәскәүдән чакырып китерәләр. Анда милли төсмер булырга, ул җанны җылытырга, «мин — татарныкы», «бу — милли» дип, кычкырып торырга тиеш. Кереп китәләр, әллә нинди вокализлар ясыйлар…
Татар җыры шулай булырга тиеш, диләр. Татар җыры — татар җыры булырга тиеш ул: гади, матур, кешенең күңелен яулап ала һәм милләт дип күтәрә, мәдәниятне баета торган. Аның ише җырларны җырлыйлар да, урам себерүче чүплеккә ташлаган кебек, озаталар. Аларның һәрберсе үзен «йолдыз» дип саный. «Йолдыз» ул — аягында нык басып торган милләте өчен хезмәт итүче кеше, кесәсе өчен түгел. «Тамак туйдырырга кирәк бит», — диләр. Сикермәгез! 40 ел эшлим, сикереп йөрмәдем, Аллага шөкер! Ике улымны үстердем, төрле чак булды, ләкин тамагыбыз ач булмады, акчага чумып яшәмәдек. Акчаны без вакытында алдык. Лекторий эшләгән вакытта балаларга музыкаль әкиятләр куя идек, кечкенә концертлар оештыра идек, һәрберсеннән күпмедер акча кереп бара иде. Шундый вакыт булды: без — аена 6 мең, шоферлар 16 мең ала иде. Бүгенге көндә Аллага шөкер. Бездә бик күп классик концертлар була, безгә сәнгать осталары килә. Кайбер кешеләр: «Бу бит — Тукай исемендәге филармония, нишләп шулай», — диләр. Татарча концертлар да бар. Филармония ул — тәрбияләү учагы, биетү урыны түгел. Димәк, ул үзенең төп юлыннан — халыкны тәрбияләү юлыннан бара. Оркестрлар, хорлар, солистлар килә, оперетталар, инструменталь музыка да була — җаның нәрсә тели, шул бар. Кер, кара, тыңла.
Такмаклар җырлар өчен Казанда мәйданчыклар муеннан! «Син генә акыллы булдың, син генә өйрәтәсең», — дип, моның өчен мине, бәлки, сүгәрләр дә, кычкырырлар да. Туган филармониямдә эшләвемә бик шатмын, ул — үзе бер гомер.
— Җырчы өчен акустика ягыннан Казанда кайсы залны иң яхшысы дип әйтер идегез?
— Безнең филармония залы да начар түгел, мин анда рәхәтләнеп микрофонсыз җырлыйм. Күптән түгел Рөстәм Маликовның Зур концертлар залында юбилей кичәсе булды, «Су буйлап» җырын микрофонсыз җырладым. Зал зыңгылдап торды. Җыр ул — уенчык түгел, ә бүген кешеләр аны күбесенчә акча эшләү чарасы дип күрә.
— Кайсы композиторларның әсәрләре Сезнең өчен иң якыны дигәндә, репертуарыгызда Яхин әсәрләре төп урынны алып тора кебек, телгә Рөстәм абый Яхин исеме килә.
— Әйе, Яхин. Бик яратам, аның әсәрләре искиткеч! Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Алмаз Монасыйпов, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Нәҗип Җиһанов, Мәсгүдә Шәмсетдинова, Резеда Ахиярова һ.б. бик күп композиторларның әсәрләрен башкарам.
Җырлау дәверендә ничә йөз җыр башкарганымдыр, өйдә өем-өем ноталар ята. Боларның бөтенесен дә ничек җырлап бетердем икән, дим. Алар арасында егермеләп әсәр бар, алар гомер буе синең белән янәшә бара: «Бу таңнар, иртәләр», «Су буйлап», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Көтәм сине», «Исеңдәме, иркәм?», «Зарыгу» һ.б. бик күп җырлар.
— Җырлаганда нәрсә турында уйлыйсыз?
— Бер кызык хәл булды. Сәйдәш залында концерт бара, Анатолий Шутиков оркестрына кушылып «Китмә, сандугач» җырын башкарам. Алтынчы рәттә утырган бер хатынга күз төште, ул елап утыра иде. Тиз генә күз карашын арттагы рәткә төбәдем — икенче бер хатын да елап утыра икән! Шуннан минем үземнең дә елыйсы килә башлады. Кисәктән мин җырның сандугач турында түгеллеген аңладым.
Җырлаганда тамашачыга төбәлеп карауның кирәге юк, күз йөртеп алсаң гына ярый. Үзеңә бер җылы нокта тапсаң яхшы. Җырның агымы, эчтәлеге турында уйлыйм. Күп вакытта тавышың үзеннән-үзе сине алып бара. Җыр аңлаешлы, аның кешегә үтемле булуы турында уйларга кирәк. Тукта әле, шулай булсын дип уйлап ятмыйсың, ул синең эчеңдә. Мин шулай итәм дә, кеше шаккатсын әле дип эшләмим, тавыш үзе алып бара, баш белән уйлатмый. Бөтенесен дә төгәл алып барсаң, җыр килеп чыга. Башкарган вакытта җырның беренче куплеты икенчесенә охшаш булмый. Көе шул ук, сүзнең эчтәлегенә карап җырларга кирәк. Өч куплетны да бер үк төрле җырлау дөрес булмый, күп җырчылар шуны аңлап бетерми. Җыр башкаручыга ләззәт китерергә тиеш! Ул тамашачыга һичшиксез барып җитә, дигән сүз.
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев