Гасырны эченә сыйдырган гомер
1899 елда Питрәч районының Кибәч авылында туган Анастасия Ельминкеева күпләр сокланырлык гомер кичерә.
Бу хакта безгә Питрәч районының Әлбәдән авылыннан Александр Козлов язып җибәрде.
Нәнәем кечкенә генә буйлы, чандыр гәүдәле, ачык йөзле – Анастасия Гурьевна, 1899 елда, хәзерге вакытта Питрәч районына керүче Кибәч авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Үзе ул: “мин 1895 елда туганмын, Казанга укырга керергә баргач, нигәдер шулай буталды инде”, дип әйтә иде. Нәнәйгә өч яшь булганда, әтисе үлеп китә. Ул елларның авырлыгын “Ярый туганнарыбыз булышты, бик тату яши идек” дип искә алганнары гел хәтеремдә. Әзрәк үсә төшкәч, әнисенә ярдәм итү теләге белән, күрше рус авылына алпавытка ялланып эшли башлый. Алпавытның кызлары белән аралашып, рус телен өйрәнә, укый-яза башлый. Һәм алар белән бергәләп мәктәпкә дә йөри. Укуга теләге зур була аның. 1910 елда Казанда керәшен мәктәбе ачылуын ишеткәч, иптәш кызы белән шунда юл тоталар. Баруын баралар, тик кулларында бер нинди дә белешмә дә, таныклыклары да булмый. Инде кире кайтырга дип күңелсезләнеп торганда, аларга мәктәп белән җитәкчелек итүче Мамадыш районының Чиябаш авылы кешесе Василий Тимофеев ярдәм иткән. Кызларның күзләрендә уку теләге белән нур балкып торганын чамалап алган ул. Имтиханнарын бернинди документсыз гына бирергә рөхсәт бирә. “Имтиханнарыгызны уңышлы бирә алсагыз, документларыгызны соңыннан китерерсез”, ди аларга җитәкче. Уңышлы гына имтиханын тапшыргач, нәнәй дүрт ел бик тырышып укый. Анда ул Казан дәүләт университеты прфессоры, Россия фәннәр академиясе члены, корреспондент Николай Ильминский белән дә очраша. Аның лекцияләрен тыңлый. Укытучыларын бик белемлеләр, ягымлылар иде дип искә ала иде нәнәй. Николай Ивановичның лекцияләрен аеруча яратып тыңлый идек, керәшенчә бик матур сөйләп, күңелгә үтеп керерлек итеп аңлата иде дип горурланып искә ала иде ул. Шунда алар укытучылык һөнәрен дә алалар һәм уку тәмамлангач, нәнәем Кибәчкә кайта.
Баштарак ул кибетче булып эшли. Сергей исемле егеткә кияүгә чыга. Өйләнешкән 1921 ел – бик авыр чорга туры килә. Илдә ачлык башлана. Монда тамак туйдыра алмый башлагач, берничә гаилә җыелып Себергә китәргә мәҗбүр булалар. Бик күп кыенлыклар күреп, Новоникольск шәһәренә җитәләр. Төрле эшләрдә эшләргә туры килә аларга. Нәнәйнең укымышлы булуын белгәч, аны хисапчы, бригадир хезмәтенә куялар. Яшь хатын-кызга олы яшьтәге ирләр дә булган коллективта бригадир булып эшләве җиңел булмагандыр. Ләкин нәнәй беркайчан зарланмый, аны бик хөрмәт итәләр. Әзрәк дөньялар үзгәреп, тормышлар рәтләнә башлагач, сагынуларына түзә алмыйча, алар яңадан туган якларына әйләнеп кайталар. Авылга кайткач, нәнәйгә белемең бар, авылдашларыңны да укырга-язарга өйрәт дип, Ликбез мәктәбен ачарга киңәш итәләр. Ул шулай көндез балаларга, кичен олырак яшьтәгеләргә белем бирә башлый. Ул чакта мәктәп булмый, олырак бер өйдә җыелалар. Ул чагында 120 ләп бала укый. Хезмәтен бик яратып башкара, аны район җитәкчеләре дә тиз күреп алалар. Күп кенә мактау кәгазьләре дә бирелә аңа. Шулай ун ел балаларга белем бирүгә багышлана. Бабай колхозда төрле эштә эшли, дүрт бала дөньяга килә. Тормышлар җайланып килгәндә, сугыш башлана. Авылдагы күп ир-егет фронтка алына. Авыл җирлеген җитәкләргә кеше калмагач, район үзәгенә чакыртып, нәнәйне Кибәч авылы советын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ирләрне фронтка озату, аларның гаиләләренә ярдәм итү, яраланып кайтучыларга булышу аңа йөкләнә. Төнгә кадәр калып районда, авылларда йөрергә туры килә иде, дип сөйли иде ул. Әле шулай төнлә кайтканда каршыга бүреләр килеп чыгуы хакында да сөйләгәне исемдә. “Атым яхшы булу гына коткарды” дигән иде ул. Соңрак ул үз эшен, сугыштан яраланып кайткан бер иргә тапшыра. Ә үзе ферма мөдире булып урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Бабай да тик утырырга яратмый иде, әле пенсиягә чыккач та, урман чистартырга йөриләр иде, шуннан аларга печәнен, утынын бирәләр. Минем әле дә күз алдында, бабамның чәйләр, ашамлыклар алып урманга чыгып китүләре. Бабамның тагын бер һөнәре – итек басу бар иде. Шуннан гаиләгә акча кергәндер, ул баскан итекләр әле үземдә дә, авылдашларда да саклана. Бабай 1982 елда, ә нәнәй 1998 елда мәңгелеккә күчте. Нәнәй олы яшьтә булуына карамастан, үлгәнче, дөнья хәлләре белән радиодан тыңлап, газеталардан укып танышып торды. Күзләре начарлана башлагач, операция ясатты, ә башка чир белән беркайчан да табиблар янына бармады. Ул бары тик үләннәр белән дәвалануны кулай күрде. 1966 елда колхозчыларга 12 шәр сум пенсия бирелә башлады, шул чакта аларның сөенгәннәре әле дә күз алдыннан китми: “Икебезгә 24 сум бит!”, дигәннәр иде. Нәнәй озак яшәүнең сере нидә дип сораганнарга болай ди иде: “Аякны юрганга карап сузарга кирәк. Мал-мөлкәт артыннан кумадым, күңелемдә көнчелек, ачу сакламадым, сез дә шундый булырга тырышыгыз”.
Әлбәдән мәктәбендә әдәбият укытучы, язучы, шагыйрь Павел Апушев үзенең “Питрәч – безнең туган җир” китабында нәнәй турында мондый сүзләр язган иде: “Ходай кешеләргә гомерне төрлечә бирә. Берәүләр кыска гомерле була, берәүләр йөзгә җитеп, аны узып та китә. Гасырны эченә сыйдырган кешеләр гомере турында һич тә сөйләп бетерүе мөмкин түгел, әмма игелекле гомер итүчеләрнең тормышыннан иң-иң мөһимнәрен ассызыклап үтү гаять һәм саваплы эштер”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев