Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Токранова: «Кибәч авыл җирлегендә чүп-чар җыю мәйданчыгы эшләү уе бар»

Питрәч районының Кибәч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Галина Токранова 2024 елда булган үзгәрешләр, яңалыклар турында сөйләп, яңа елда куелган планнары белән уртаклашты.

— 2024 ел безнең җирлек халкы өчен мөһим булган зур вакыйга — авылыбыз чишмәсен яңадан тергезү белән истә калыр дип уйлыйм. 2024 елда салым акчасын һәр кешедән 500 сум исәбеннән җыйган идек. 222 кешедән үзара салым 100 процент җыелды. Шуңа хөкүмәт тә өстәгәч, ул 554 меңгә тулды. Бу акча авылыбыз чишмәсен чистартырга тотылды. Чишмәнең агымы югалган иде. Мишәдән үк башлап, елга буеннан чистартып килеп, экскаватор белән казып, агымы үз юлына кайтарылды. Бу — бик ерак ара, эш җәй буе барды. Чишмәнең тирә-ягын матурлап кую яңа елга калды инде. Хәзер чишмәбез суы челтерәп ага.

Тройсын бәйрәменә тирә-як авыллардан да килделәр, быел халык аеруча күп булды. Аны үзара акча җыелышып үткәрдек. Яшьләрдән, халыктан бүләк күп җыелды. 

Октябрь аенда зиратта ике атна рәттән воскресенье көннәрендә өмә оештырылды. Авыл яшьләре, читтән дә кайттылар. Автокран да чакыртылды. Зиратыбыз куе урман кебек булган иде. Картайган, черегән агачлар һәм куаклар да киселде. Зират эче чистартылды. 

Авылыбыз Казанга алтмыш чакрымлап кына булгач, күпчелек кеше йөреп эшли. Шәһәрдә яшәүче авылдашларның да атна саен кайтып йөрүчеләре бар. Авылдашлар Золиннарның крестьян-фермерлек хуҗалыгында да эшлиләр. Ул кырчылык белән шөгыльләнә, айбагыр да үстерә. Атлар үрчетә. Фермасында савым сыерлары саны кимегәч, сыер савучы берничә хатын-кыз унбиш чакрым ераклыктагы авылга эшкә йөри. 

2023 елда Кибәчтә мәктәп ябылды. Дүрт укучы баланы мәктәп автобусы һәркөнне Пановка мәктәбенә илтә, дәресләрдән соң алып кайта. Ул балаларның икесе — Кибәчтә төпләнеп яшәүче кыргыз гаиләсенеке. Авылыбыздан бер баланы әнисе Пановкадагы балалар бакчасына йөртә.  2024 ел башында авылыбыз уртасында фельдшер-акушерлык пункты ачылуы кешеләр өчен бик уңайлы булды. Элек ул пункт авылдан читтәге мәктәп бинасында урнашкан иде. Олы кешеләргә анда баруы җиңел булмады. Фельдшер Лидия Золина һәм аның ярдәмчесе Лидия Тапочёва яныннан кеше өзелми, авыл халкы диспансеризацияне дә вакытында үтә. Кибәчтә халыкка культура хезмәте күрсәтергә — клуб, үзара салым акчасына төзелгән балалар мәйданчыгы да бар.

Әле трактор өчен карны сиптереп чистарта торган тагыла агрегат алырга йөрибез. Электән калган үзара салым акчасы бар иде, шуңа акча өстәп алырга җыенабыз. Җирлекнең үз тракторы булгач, эш өчен җайлы. Аны бер-ике ел элек, район җитәкчелеге ярдәме белән, грант акчасына алдык. 

2025 елга үзара салым акчасын кеше башына 1000 сумнан куйдык. 70 проценты җыелды инде. Яңа елга җыеп бетерергә уйлыйбыз. Алдарак әйтеп үткәнемчә, ул акчаның бер өлеше чишмә янына тәртипкә китерергә, ә калганы территорияне төзекләндерүгә тотылачак. Авылда чүп-чар җыю мәйданчыгы эшләү уе бар. 

Яңа ел, Рождество бәйрәмнәре. Авылдашларга, СВОдагы якташларга, бар кешегә иминлек телим. 2025 ел авырып урын өстендә ятучыларга — ныклы сәламәтлек, гаиләләргә — татулык, һәркемгә — табыннар муллыгы, бәхет-шатлыклар китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев