Галина Романованың өен үзе чиккән картиналар, бәйләнгән салфеткалар бизи
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан Галина Романова кул эшләре белән күптәннән мавыга. Аның квартирында кая күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешләренә төртеләсең: тасмалар белән чигелгән искиткеч картиналар, бәйләнгән салфетка, урындык өслекләре, паласлар.
— Туып-үскән авылым — Иксуар. Менә шушы кечкенә генә Иксуарда әтием Филипп белән әнием Мария гаилә корганнар. Әтием — сугыш ветераны. Икенче Бөтендөнья сугышында катнашып, яраланып кайткан. Хәтеремдә калганнардан: әтиемнең аягы тездән бөгелми иде. Сугыш газабын күреп, сызланып яшәде. Әнием — тыл ветераны. Сугыш башланганда аңа әле бары 18 яшь кенә булган. Әти-әнисенең бердәнбер кызы, бик тырыш, уңган бала, — дип бер җайга гына үзенең якыннары, үз гомер юлы турында сөйли башлады Галина түти. — Әнием әйтә иде: «Без окоп казуда да катнаштык, урманда агач та аудардык, урак урдык, чалгы белән печән чаптык. Кул арбасы белән утын ташыдык. Безне бер эш тә куркытмады. Иксуардан Керәшен Сәрдәсе аша атлар белән болынга төшкәндә, күңелебезне күтәрер өчен, сыздырып-сыздырып керәшен җыруларын суза идек». Алар әтием сугыштан яраланып кайткач яши башлыйлар. Гаиләнең иң беренче җимеше булып, 1944 елның октябрендә дөньяга аваз салганмын. Безнең гаилә бик ишле иде: кечкенә генә йортта алты бала, әти-әни, әби-бабай. Барыбызны да эшкә өйрәтеп үстерделәр, безгә дөрес тәрбия биргәннәре өчен аларга рәхмәтлемен. Керосин лампасы кабызу, авыл миче ягып өй җылыту, чишмәдән су ташып терлек асрау беркайчан истән чыкмас.
Иксуар — киң күңелле, тырыш, уңган кешеләргә, ә һәр өй балаларга бай иде. Без укыганда авылда мәктәп булмады. Шунлыктан, 4 ел Керәшен Сәрдәсе мәктәбенә йөреп укыдым. Аннан соң, күрше Чыты авылында 3 ел белем алдым, сигезенче класска Олы Солтанга киттем. Шуннан соң укуым өзелде, чөнки әнигә булышырга кирәк иде. Урак урыштым. Әле ул чакларда колхоз «морҗа башы»на бәрәңге бүлеп бирде. Көз көне бәрәңгене барың бергә казып аласың.
— 1961 елның язында Керәшен Сәрдәсе егете Николай Тимофеевич белән тормыш корып, матур гына яшәп киттек, — дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. — Фермада сыер саудым. Ул заманда эшләгәннәрне әйтеп бетерерлек түгел: бар да кул көче белән. Сыерларны кул белән савабыз, азыгын кул белән салабыз, сөтен күтәреп ташыйбыз.
1970 елда сыер савуны аппаратка көйләделәр. 33 елым шунда үтте, аннан, 4 ел сыер бозаулатуда эшләдем. Төнгелеккә фермада куна калып, сыерлар бозаулата идек. Аның белән генә тукталмадым, 4 ел бозаулар карадым. Соңрак, амбарга күчтем. Эшләве күңелле иде, барысы да авыл кешеләре, уен-көлке белән авырлык сизелмәде.
2002 елда колхоз беткәч, эштән киттем. Шушы гөрләп торган колхоз вакытында эшләгәнем өчен «Хезмәт ветераны» таныклыгы бирелде. Хезмәтемне бәяләгәннәре өчен җитәкчеләребезгә рәхмәтелемен. Бүгенге көндә кул эшләре — яшәү рәвешем. Нәрсәгә күзем төшсә дә, аннан ни ясап буласын күз алдына китерергә тырышам», — дип үз тормыш юлы турында сөйләвен тәмамлады Галя түти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев