Гаилә учагы җылысын саклаучы Анастасия түти
Тукай районының Бордыда туып-үскән Анастасия Коронова олы тормыш юлы үткән. Бүгенге көндә Зәйдә яши. Әле күптән түгел генә аның олы бәйрәменә оч буын Короновлар җыелган.
Беренче тракторга утыра
Ул — Ирина һәм Григорий Маклаковлар гаиләсендәге сигез баланың берсе. Григорий яшьтән үк башлы һәм эшчән егет була. Шуңа да районга кайткан беренче тракторга утыра ул. Трактор күргәне булмаган ир-ат «тимер ат»ны кат-кат әйләнеп, нишләргә белми баш кашып тора. Шулчак Григорий тракторны кабызып карарга була. Бер генә шарт куя: әгәр кабызып, урыныннан кузгата алса, тракторны Бордыга алып китәчәк. Кышкы суыкта Борды урамы трактор гөрелтесенә күмелә, бар да урамга чыгып, бу ят техниканы күрергә ашыга. Бөек Ватан сугышы башланган 1941 елны Григорий Петрович фронтка китә. Ә бер елдан, каты яраланган Маклаков, сугышка яраксыз булып, авылга кайта һәм гомере буе колхозда эшли.
Григорий — минем әни Анастасия яклап бабаем. Аның әнисе, безнең әбиебез Ирина да колхозда эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Бәләкәй чакта чүпрәктән курчак тегеп, курчаклы уйнарга яраткан Ирина Александровна сигез бала табып үстерә, «Ана даны» ордены белән бүләкләнә.
Григорий бабайның әйтергә яраткан бер сүзе була: «Эшләп тапкан байлык байлык түгел, ничек килсә шулай китә дә. Чын байлык ул — минем сигез балам, нәсел дәвамчыларым, бәхетем һәм шатлыгым».
Балалар яраткан бу гаиләдә Анастасия үзеннән кече эне һәм сеңелләрен карап үстерешә. Аларның шулай бер-берсенә терәк булуы һәм әти-әниләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, гаилә мул тормышта яши. Абзар тулы мал-туар була, йорт куяннары да асрыйлар. Өстәлдә һәрвакыт пичтән әле генә алынган күпереп пешкән хуш исле ипи тора. Андый тәмле ипи авылда бары тик шушы гаиләдә генә пешерелә. Вакытында ашлап, карап үстергәч, җиләк-җимеш бакчасындагы карлыган да мул уңыш бирә, аны Чаллыга, хәтта Алабугага кадәр илтеп саталар.
Ерак Зәй ягында
Анастасия авылдагы җиделлык мәктәпне тәмамлагач, Можга шәһәрендәге «Кызыл Йолдыз» фабрикасында эшли. Анда агачтан мәктәп укучылары өчен уку кирәк-ярагы ясыйлар. Бераздан Анастасия Чаллыга кайтып, сатучылыкка укый һәм Борды кибетендә сату итә. Ул заманда сатучы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып, авылдагы һәркемнең аңа йомышы төшә. Зәй районындагы Югары Баграж егете Василий Коронов та авылга килгәч, кибеткә керә һәм прилавка артындагы чибәр кызны күреп, гашыйк була. Әмма Григорийның үз кызын юлсыз ул елларда ерак Зәй ягына биреп җибәрәсе килми. Әмма егет үз дигәнен итә, кыз сорарга кодалар белән килеп, Анастасияне алып китә. Бу безнең әти-әнинең гаилә тормышы башланган 1964 ел була.
Әти белән әни безнең өчебезне дә чын керәшенгә хас булганча, тырыш һәм үз йолаларыбызны, үз бәйрәмнәребезне дәвам итәрлек итеп үстерделәр. Олыбыз Вера — Яр Чаллы җылылык челтәрләрендә техник, уртанчыбыз Людмила — Зәй районының үзәк дәваханәсендәге терапия бүлегендә шәфкать туташы. Ә үзем ике дистә елга якын Зәйдәге нотариаль конторада эшләдем, хәзерге вакытта — Әлмәт районы башкарма комитеты юристы.
Әнием Анастасия кияүләрдән дә уңды — Илсур, Виктор һәм Айдар аны хөрмәт итеп яшиләр. Виктор — Татарстанның атказанган энергетигы, ә Айдар — Татарстанның атказанган табибы…
Озак еллар «Госстрах»та иминият агенты булган, ә лаеклы ялга Зәйдәге сәүдә тармагында эшләгән җиреннән чыккан әниебез үзенең оныклары Денис, Мария, Андрей һәм Каринаны да карашты. Хәзер инде шул оныкларының игезәк балалары Кирилл һәм Алексей, Злата һәм Иван өчен шатланып яши. Әтиебез Василий гына аларны күрә алмады, бик иртә, 52 яшендә үк гомере өзелде.
Гаиләдә йолалар саклана
Әниебез Анастасия кыз чагында бирнәлекне үз куллары белән әзерләгән: крестиклап чиккән бистәрләре, мендәр тышлары күз явын алырлык булган. Әнинең бу осталыгы уртанчыбыз Людмилага да күчкән. Ул да үзенә бирнәлек бистәр һәм башка әйберләрне керәшен милли бизәкләре белән чикте.
Без үскәндә, әнидән үзебезнең бәйрәмнәр турында да күп ишеттек. Ул туган авылы Бордыдагы элекке Олы көн бәйрәмнәре турында да еш сөйләде безгә. Авыл яшьләренең Олы көндәге яраткан уеннарыннан берсе таудан манылган күкәй тәгәрәтү булган. Күкәйләрнең никадәр ерак тәгәрәвеннән чыгып, уенда җиңүчене билгеләгәннәр. Тагын бер кызыклы уен — таганда атыну. Олы көн атнасында зур таганнар асып, шунда атынганнар. Таганда биеккәрәк күтәрелергә тырышканнар. Картлар әйтүенчә, бу элекке йолаларның берсе булып, яңарышны аңлаткан: таган өскә таба менгәндә — күккә күтәрелү, ә аннан — җиргә кайту... Борды авылында, Олы көннән соңгы җиденче атнаның четвергында Симек уздыру гадәте дә бар. Ул көнне зиратка, үлеләр өстенә баралар. Покрауда әни кишер, чөгендер, алма һәм балан пируглары пешерә. Бу бәйрәмнәрдә туганнарны җыеп, зур табын кору гадәте әле дә саклана бездә.
Әле күптән түгел генә бөтен туган-тумача, кардәш-ыру әниебез Анастасия Коронованың гомер бәйрәменә җыелгач та, табында керәшен җыруларын җырлап утырдык, «подгорный»га да биедек. Юбилейны Баграж авыл җирлеге башлыгы Петр Минеев үзебезчә, керәшенчә матур итеп алып барды. Ни дисәң дә, хәзерге җәмгыятьтә йолаларны, җыруларны белү аеруча кирәк, чөнки үз культурабызны һәм традицияләрне үзебез саклап, балаларыбызга да өйрәтүдә алар зур роль уйный. Ә кеше үз нәселен, үз йола-гадәтләрен, үз культурасын белгәндә генә халыкның киләчәк язмышы өметле була.
Светлана КОРОНОВА.
Әлмәт шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Рэхмэт Укып чыктым мин узем тоже борды кызы бордыда устем
0
0