Франциядән, җәяүләп, өч ел кайтканнар
1812 елгы Ватан сугышында катнашкан җырак бабайлары Иванның Париждан француз кызын алып кайтуына бәйле истәлекләр Французовлар нәселендә, буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр сакланган.
Өч сугышта катнашкан
Бу гаҗәеп вакыйга турында миңа беренче мәртәбә сиксәненче еллар уртасында танышым Тимофей Французов сөйләгән иде. Сүзне Темәй дәдәйдән, ягъни Тимофей Тихоновичның үзеннән башлыйк әле. Ул 1898 елда Мартыш авылында туган (Тукай районындагы бу керәшен авылы юк инде, аны Түбән Кама промышленность гигантлары «йотты»). Тимофей Французов өч сугышта — Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан фронтовик иде. Тыныч хезмәттә дә сынатмаган: совет власте урнашкач, ул Мартыш авыл советының беренче председателе була, колхоз төзелгәч, исәп-хисап эшен белүче бик азларның берсе буларак, колхоз бухгалтеры итеп куялар. Ә инде Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда — колхоз председателе урынбасары, агротехник, агроном... Гомеренең соңгы елларын Түбән Камада үткәреп, арабыздан 1987 елның декабрендә китте Темәй дәдәй (урыны оҗмахта булсын).
Инде тугыз дистәсен тутырып килүче хөрмәтле картның хәтере кайбер яшьләр дә кызыгырлык булганына, 70-80 еллар элек булган хәлләрне дә төгәл хәтерләвенә шакката идем. Әмма иң кызыклысы — ул үзе күргән түгел, ә ата-бабайларыннан ишетеп белгән борынгы вакыйга.
Әсирлектәге тормыш
1812 елгы Ватан сугышы башлангач, бабасының бабасы Иванны Казан ополчениесенә җибәргәннәр. Тарихтан билгеле: Наполеон армиясе Россиянекеннән зуррак, көчлерәк булу сәбәпле, патша Александр I указы белән, армиябезгә ярдәм итү өчен илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Казанда, халык ополчениесе оештырылган. Аңа авыллардагы һәр йөз крепостной крестьянның дүртесе исәбеннән, 17-45 яшьләрдәге ирегетләрне, алпавытлары белән килешеп, сайлап алганнар. Башта алар, нигездә, сөңгеләр һәм балталар белән генә коралланган, сугыш барышында кулларына мылтык та төшергәннәр.
Уфа губернасы Минзәлә волостеның Мартыш авылы егете Иван әнә шул ополчениедә хезмәт итеп, Мәскәү янындагы бәрелешләрнең берсендә французларга әсирлеккә эләгә. Бер төркем әсирләр белән бергә, аны да Франциягә куып алып китәләр һәм Парижда төрле эшләргә кушалар. Күрәсең, анда әсирләргә карата мөнәсәбәт бик рәхимле булгандыр. Әгәр шулай булмаса, Иван һәм аның дусты тиз арада француз кызлары белән танышып өлгерә алмаслар иде. Кызларның берсе Аделаис исемле була, ә икенчесе (Иванныкы) — Моника. Яшь йөрәкләрдә мәхәббәт уты дөрләп янганда, тел белмәү дә киртә була алмый. Сугыш беткәнче, әлеге кызлар әсирлектәге егетләрнең кәләшләренә әйләнеп тә куялар. Бераздан өйләнешәләр, бәбәйләр дә озак көттерми. Иван белән дусты инде хатыннары белән французча аңлашырга да өйрәнеп киләләр...
Өч ел кайталар
1814 елда Россия гаскәрләре Парижны алгач, сугыш тәмамлана. Әлеге ике әсиргә дә үз илләренә кайту мөмкинлеге туа. Һәм алар балаларын тартып кайтырга кул арбалары әзерләп, Аделаис белән Мониканы (Иван аны Муник дип йөрткән) юлга алып чыгалар. Бара торгач, Варшава, Минск шәһәрләрен узалар. Россия җиренә аяк баскач, юллары аерыла, дусты белән Аделаис — үз якларына, ә Иван белән Муник ераккарак, Кама буйларына таба юл тоталар. Шулай итеп, Франциядән чыкканга өч ел дигәндә, ниһаять, Иванның туган авылы Мартышка кайтып җитәләр. Нигә шулай озак, дисезме? Чөнки алга таба юлны дәвам иттерә алыр өчен, туктап-туктап, Иван акча да эшләп ала. Ярый әле, безнең көннәрдән аермалы буларак, элек юлаучыларны кунарга кертү гадәти хәл булган.
Тәмле теле белән юмалап
Иленнән чыгып киткәндә, туган ягына үзенең беркайчан да әйләнеп кайта алмаячагын уйладымы икән француз кызы?.. Тимофей Тихонович борынгылардан ишетеп калганча, җырак бабае Иван яшь хатынын алда көткән яхшы тормыш белән кызыктыра-кызыктыра алып кайткан. «Бездәге кешеләр аякларына ак читекләр киеп йөри», — дигән ул тула оекны күздә тотып. «Бездә шундый тәмле җимешләр үсә, ашагач авыздан — сулар, ә күздән шатлык яшьләре килә», — дигән ачы миләшне мактап.
Мониканың туган иле һаман ерагайганнан-ерагая барган. Алда — бер күрмәгән халык, белмәгән тел, билгесез тормыш... Бердәнбер «билгелесе» — ире Иван. Һәм менә ул юл буе мактап кайткан, халкы «ак читекләр киеп йөрүче, тәмле җимешләр үсә торган» җир... Салам түбәле тәбәнәк өйләрне, ярлы халыкны күргәч, ниләр уйлады икән Париж кызы? Нишләсен инде, туган иле кайтып җитә алмаслык ерак, ә баласы кечкенә, ничек тә яшәргә кирәк. Һәм француз кызы барлык көче, энергиясе белән шушы керәшен авылындагы тормыш йөгенә җигелә.
Мониканы — Мариягә
Болары — Мартыш халкының буыннан-буынга күчеп сакланган истәлекләре буенча. Ә менә Иван белән Мониканың хәзерге Түбән Кама районындагы Прости авылы чиркәвендә кәбен койдырулары — чиркәү метрикасында теркәлгән документаль факт. Шунда ук, аңа кадәр католик динендә булган Моника православиегә күчеп, Мария исемен алган, ә малайларына Афанасий дип исем кушканнар. Кызганыч, ул метрика язуын әлегә табып булмады. Прости чиркәве настоятеле Савва «борынгы чиркәү кенәгәләрен инде күптән каядыр алып киткәннәр, бәлки Алабугадан башлап эзләп караргадыр...» дип кенә әйтә алды.
Аларның Прости чиркәвендәге язылышу факты турында туган як тарихын өйрәнүче, инде мәрхүм Владимир Добровның «Из истории родного края» (Түбән Кама, 1992 ел) дигән китабында да язылган. Документлар дигәннән, Тимофей Тихонович, «мин кечкенә чакта Иван бабай белән Муник әбидән калган кәгазьләр дә бар иде әле, тик менә, тора-бара, югалып беттеләр», дип тә сөйләгән иде.
Төрмәгә дә барган
Тагын шундый истәлек тә бар: Иван белән Мария әйбәт кенә яши башлагач, Ходай алар алдына тагын бер сынау китереп куя. Иванны кулга алып, төрмәгә утырталар. Ярый әле, артык еракка түгел, Мартыштан 80 чакрымлап булган Минзәләгә. Иртән көтү куган вакытта Мария җәяү юлга чыгып, кичен Минзәләгә барып җитә. Ирен күрә һәм икенче көнне тагын таң белән авыл ягына кузгала. Күрәсең, Париж кадәр Париждан җәяү Мартышка кайткан Моника-Мария өчен 80 чакрым әлләни ерак ара булмагандыр.
Иван Минзәләдән кайткач, ниһаять, тыныч тормыш кичерәләр, күп бала үстерәләр. «Француз бабай» белән «француз әби»нең авылда абруйлары югары булган, халык аларны хөрмәт итеп, киңәш-табышка килеп йөргән. Алар нәселе турында халык үзара «французлар» дип сөйләшә торгач (керәшеннең кушаматсызы булмый бит инде), Французовлар дигән фамилия барлыкка килгән. Безнең Түбән Кама ягында бу фамилияне йөртүчеләр бүген дә аз түгел.
Парижын сагынып
Иван белән Мария үзләре гомер кичергән Мартыш авылы зиратында җирләнгәннәр, каберләре сакланмаган. Мария иреннән яшьрәк булса да, шактый алдан үлгән. «Бәлки, җылы Парижда үскән кызга бездәге һава шартлары ярамагандыр», — дип сөйләде миңа Французовлар тарихыннан хәбәрдар булган Прости чиркәве настоятеле Савва.
Алар нәселенең дәвамчысы булган Анатолийның хатыны, Түбән Камадагы «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле җырчысы Рита Французова борынгыдан сакланган бер истәлекне сөйләгәч, хәтта тамак төбенә төер утырган иде...
Гомеренең соңгы елларында Моника-Мариянең өй түбәсенә менеп, кулын каш өстенә куеп, озаклап каядыр еракка карап тору гадәте булган. Үзе мәңгегә аерылган Парижы, әйтерсең лә кул сузымында — офык артында гына булып тоелгандыр гомере чит җирләрдә үткән француз кызына...
Виктор ШАДРИН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев