Евдокия Толстова: “Кызлар өчен дә әтиләр – ир-ат үрнәге булып тора”.
Әти кешенең тәрбия эшендә ни дәрәҗәдә катнашуына карап, баласының нинди шәхес буларак җитешәчәген фаразлап була.
– Әти кеше кем ул? Әнине алыштыручы була алмый, әлбәттә. Әти – әти инде ул. Кыз балага әти тәрбиясе кирәк түгел, дигән сүз түгел бу. Кызлар өчен дә әтиләр – ир-ат үрнәге булып тора. Аннан тыш, ул – яклаучы, саклаучы да. Бәләкәйдән әтисе мактап үстергән кызларның үз-үзенә ышанычлары зуррак була.
Мин горурланып әйтәм, мин әти кызы. Авылдашлар Әниеңә ошаган дисәләр дә, мин характерым белән әтиемә ошаганмын.
Жир йөзендә иң якын кешелер әти-әнидер. Әни үзенең назын бирсә, әти һәр яктан терәк булып тора. Әтиләрнең канат астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең. Минем әтием дә бик яхшы, олы җанлы, туры сүзле, таләпчән әти иде. Үз эшен яратып эшләде. Ул көннәр буе эштән арып кайтса да, безнең белән уйнарга, безгә дөрес юл күрсәтергә, иң кирәге дәрес әзерләшергә, булышырга көч һәм вакыт таба иде. Минем әтием кебек әтиләр юк кебек миңа. Булачак тормыш иптәшемдә дә әтиемнең сыйфатларын эзләргә тырыштым. Эш сөйсен, тәмәке тартмасын.
Яшьлеккә әйләнеп кайтыйк әле. Кичләрен клубка чыгабыз. 11дән соңга калырга ярамый. "11дән калма, аннан соң яшьләр юньле юлда йөрми!"– дип кисәтеп куя иде әтием. Соңга калырга ярамый да ярамый, чөнки әти безнең кайтканны кухняда китап укып көтеп утыра. 11гә кадәр кайтсам, тавыш тын юк, әти янында утырып чәй эчеп, әзрәк эч серемне дә сөйли идем. Ә инде 11дән соң 15 минут кына булса да соңга калсам, шулай ук тавыш юк, тик әтиемнең күзлек астыннан гына усал карашын сизә идем. Сизә идем... Кая инде ул чишенеп торып чәй эчү, шыпырт кына киемнәрне дә салмыйча юрган астына кереп ятасың. Иртән шулай йокыдан торасың. Алай теләмәсәң, 11 дә кайт, әйтелгән бит сиңа. Әти бик төгәл иде минем. Куркып үстем мин әтидән. Ничек курыкмыйсың, ул бит безне начарга өйрәтми, бары яхшыга гына өйрәтергә тырыша. Дөрес тәрбия биргән ул. Кул күтәреп сукмады, әрләмәде, кирәк урында мактады. Үземдә дә аның чалымнарын сизәм. Хәтта безнең бәрәңге буразнасын да туры утыртырга кирәк иде, туры булмаса, күмелгән бәрәңгене яңадан җыеп алып утырттырырга да күп сорамый. “Ярар инде дип калдырса, без дә тормыш итә башлагач, әй, ярар инде", – дияр идек. Безне, 5 баланы эшкә өйрәтеп, олы тормыш юлына әзерләгән. Шәһәр күрмәгән кызны, 8 классны тәмамлагач, белем алырга дип Арчага кадәр алып барды. Казаннан килеп алам дигән сүзен тыңламыйча, үземә ышанып, "юк, мин зур инде, үзем кайтам, Казан урамында йөри беләм,"– дип Восстание урамында адашып йөргәннәремне беркайчан онытасым юк. Ярый юлда яхшы кешеләр очрап, туганнарга кадәр озатып куйдылар. Бер ялгыштым, башка бу ялгышымны кабатламадым, ул ни дисә, шул булды. Югары белем алмыйча, кияүгә дә чыгарга ярамады. "Кияүгә чыккач, синең укуың аларга кирәк түгел," – дип әйтә иде. Бик дөрес әйткән, тормыш итә башлагач барсын да аңлыйсың икән. Әтиләр сүзен һәрвакытта да тыңларга кирәк. Алар юл өйрәтүче дә, олы тормышка әзерләүче дә, яңгырдан-суыктан, җил-давылдан ышыклап торучылар да. Әтиләрегезне яратыгыз, бер генә сабыйның да әтисез үсмәвен телим мин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев