Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа этногастротур Җөри авылы аша үтә

Җөридә туристларны "Йөзек салу" йоласы белән таныштыралар

Мамадышта  яңа этногастротур барлыкка килгән. Ул Мамадышның 5 төрле авыллары аша үтә. Болар  - Түбән Ушма (татар авылы), Кызыл тау (рус авылы), Зур Шыя (мари авылы), Җөри (керәшен авылы), Пойкино (удмурт авылы).

Һәрбер авылда да туристларга борынгы йолаларны чагылдырган программа әзерләнгән. Түбән Ушма, Пойкино һәм Кызыл тау авылларында туристларны татар, рус, удмуртларның туй йолалары белән таныштыралар. Зур Шыяда мариларның табыну урыны һәм келәү әйтә торган җирләре булган Кирәмәт тавы күрсәтелә. Ә менә Җөри авылы керәшеннәре кунакларга "Йөзек салу" йоласын тасвирлый.

Мамадыш районында этногастротурда булган "Шәһри Казан" газетасы журналисты Дилбәр Гарифуллина Җөри авылында күрсәтелгән йола турында яза.

"Керәшеннәр авылы Җөридә күп­ләр беренче тапкыр миләш кайнатмасын авыз итте. Алма, кәбестә бөккәне, бәрәңге дучмагы, тәбикмәктән кала өстәлдә җир җиләге, балан, кабак, тагын берничә төрле кайнатма бар иде.

Кунакларны исә «Йөзек салу» йоласы белән таныштырдылар. Аны 13 январьда уздыралар икән. Авыл халкы аның өчен иске кара мунчага җыела. Иң элек бер гаиләдән – олы, икенче гаиләдән – уртанчы, өченче гаиләдән төпчек баланы кич белән чишмәгә суга җибәрәләр. Барганда да, кайтканда да алар сөйләшергә тиеш түгел.

Суны сөлге белән кап­лап алып кайталар, сәбәбе – төн күзенә күрсәтмәү. Тагын бер шарт – чиләкне чәнти бармакка асып кайту, шуңа да суны чиләк төбендә генә алып кайталар. Чиләккә һәр кеше йөзеген үзенең теләген әйтеп сала. Төпчек бала болгатып, берәм-берәм йөзекләрне ала башлый. Ул арада җыелганнар такмак әйтә, шуның эчтәлегенә карап юрыйлар да. Алар арасында начар да, яхшы эчтәлекле такмаклар да булган. Әйтүләренчә, такмакларның эчтәлеге чынлап та туры килә икән".

Туристларга һәр авылда балчыктан ясалган магнит кисәкләре таратыла. Тур ахырында әлеге магнит кисәкләреннән йөрәк формасы ясалырга тиеш.

Фото: "Шәһри Казан" газетасы сайтыннан алынды

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев