Эт тугрылыгы (булган хәл)
Әгәр юлыгыз Зәй ягына төшеп, Дүрт Мунча авылына барырга туры килсә, тау менгәндә койма белән әйләндереп алган урында биш каен үскәнен күрересез. Ул каеннраның яфраклары, җилләрдә шаулашып, шул урында җирләнгән Альфа хикәятен сөйләрләр.
Нәни көчек
Кем икән ул Альфа, дисезме? Юк, кеше түгел, ә кайбер бәгырьсез, каты күңелле кешеләрдән күпкә яхшырак, олы йөрәкле һәм тугры эт ул.
1975 елларда Иске Зәйдәге «Сельхозтехника» биләмәләрендә хуҗасыз бер эт яшәде. Каян килгән, хуҗасы булганмы-юкмы, белмим. Анда эшләүчеләр дә ул эткә ияләнгән. Өйдән ашамлык алып килеп, сыйлап йөриләр иде. Эт акыллы, ыргылып килеп кешеләргә ташланмый, килгән кешеләрне, шунда эшләүчеләрне таныган кебек, акыллы итеп карап, койрыгын болгап каршы ала, эштән кайтып киткәндә, «иртәгә дә килерсез бит», дигән сыман озатып кала. Ел да аның көчекләре дә була. Кабан Бастырыктан Егор дәдәй Ермаков та, эш буенча баргач саен, ул этне һәм көчекләрен ашатып йөрде.
Ә 1977 елның язгы бер көнендә, Егор дәдәй, гадәттәгечә, этне сыйларга ипи, сөякләр ала. Тик, ни үкенеч, ике көн элек ул ана этне атканнарын ишетә... «Сельхозтехника»дан чыкканда, ул ниндидер зәгыйфь тавыш ишетә, як-ягына карана. Һәм ишек артында ук, кешеләрдән качып, калтыранып утырган көчекне күрә. Әнисез калган йодрык кадәрле генә ул көчекне Егор дәдәй өенә алып кайта.
Егор дәдәй белән Галя җиңгинең әле яшь чагы, җырак әби Суфия да йөгереп кенә йөри, балаларының да бәләкәй вакытлары: Юрийга — биш, Ларисага өч яшь тә тулмаган. Сирәк очрый торган ак, кара, кызыл төсле йомшак йонлы көчекне барысы да яратты. Яратмаслык та түгел иде шул. Көчек үзе дә, бу исемне ошаткан сыман, алгы аякларын күтәреп карап тора да, аннан койрыгын болгап, сикерә-сикерә уйнап китә.
Ул шулкадәр кечкенә, ашый да, эчә дә белми иде әле. Бик бәләкәй булгач, учларына гына салып йөртеп, Юра белән Лариса башта — аның авызына пипетка белән салып, аннан соң калаклап, сөт эчерәләр. Тартмага салып, берничә көн өйдәге мич башында йоклаталар. Аннан соң, тартмасы белән бергә, җылы урынга — мал өенә күчерәләр. Балалар иртән уянгач, тизрәк Альфаны карарга ашыгалар —шешәгә салынган сөтне эчертәләр…
Кояш җылысыннан кар эреп, көннәр җылыткач, Альфаны ишегалдына чыгаралар. Альфа һәм балалар көне буе бергә уйныйлар. Егор дәдәй белән Юра аңа матур оя ясыйлар. Көчек төннәрен шунда йоклый башлады.
Акыллы эт
Капка янына кеше килсә, колакларын тырпайта, үзенекләр булса, каршыга йөгереп килә. Чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый, усалланып түгел, ә көчле тавышы белән, «хуҗалар, сак булыгыз, өйгә чит кеше керә» дигән сыман, кисәтә.
Унсигез ел яшәп бер мәртәбә дә аның ярсып кешегә ыргылганы булмады. Елга бер мәртәбә Чаллыдан кунакка кайтучы җырак түти Татьяна, гаиләсе белән, капкадан килеп керә. Ә каршыларына, койрыгын болгый-болгый, Альфа йөгереп килә, үзен сыйпаттыра, сырпалана. Эт күңеле якын туган кайтканны каян сизгәндер…
Егор дәдәйләрнең балалары Юрий белән Ларисаны, Светлананы дус итеп, алардан бер адым да калмыйча йөрде Альфа. Кибеткә дә бергә бардылар, бакчада түтәлләр утаганда да шулар янында булды. Алар гел аерылмас дуска әйләнделәр, кыш җиткәч, тау шуарга да ияреп бара ул. Көтүгә дә чыга, ул анда иң кирәкле ярдәмче! Сыерлар, сарыклар ялгыш басуга кереп китсәләр, шундук йөгереп барып кычкырып өрә-өрә тиз арада куып чыгара, тыңлата белә иде ул шундый зур малларны.
«Ничек таныды икән, мотоцикл белән кайтканда каршыга йөгереп килә иде. Дүрт Мунча авылына, Югары очтагы Аудый түтиләргә, я Нина түтиләргә барасы булсам, я Бишбалта урамындагы Темәпи кодаларга барырга чыксам, Альфа мотоцикл коляскасына менеп утыра, алгы уң атәпиен алга куя, койрыгын болгый иде. Ничек сизде икән ул? Зәйгә китәргә чыксам, мотоцикл кырында басып тора, аны кабызып кузгалуга, арттан Дүрт Мунчаның автобус тукталышына кадәр чабып бара да, туктый. Мине озатып, күзләре, кыяфәте белән, „исән-сау йөр“ дип әйтә төсле иде», — дип искә алды ул акыллы этне Егор дәдәйнең бертуганы Михаил дәдәй.
Еланны кабып өзгән
Саша һәм Миша дәдәйләрнең җәй көне кайтып, Ильич авылы ягындагы аланлыкта шалаш корып, шунда печән чабу гадәтләре бар иде. Альфа да калышмый, гел аларга ияреп менә. Иртәнге чык белән печән җайлы чабылгач, шунда кунып та калгалыйлар.
Кайсы елны булгандыр, иртән уянгач, Михаил дәдәй үзенә таба бер зур кара еланның шуышып килгәнен күрә. Инде үзен чакты дигәндә, каяндыр Альфа пәйда була һәм ул еланны тешләп урталай өзә.
Әмма елан Альфаның аягына чагып өлгерә. Альфа, авыртудан чинап, шыңшып урманга кереп югала. Саша һәм Миша дәдәйләр, «Альфа безне коткарды, ә үзе урманга кереп үлде», дип кайгыралар.
Ә берәр атнадан соң, печәнне киптереп, чүмәләгә салганда, урманнан, өрә-өрә, ябыккан, ачыккан Альфа килеп чыга.
Җаны сизенеп
1990 елда Егор дәдәйләргә колхоз коттедж биргәч, алар Кабан Бастырыктагы өйләрен калдырып, Дүрт Мунчага күченделәр. Альфаны да, оясы белән, алып төштеләр. Дүрт Мунчага китүен китте Альфа, ләкин Кабандагы өйне онытмады.
Көн дә иртәнге якта авылдагы йортларына кайта, каралты-кураны урый, моңсуланып, берәр сәгать ятып тора һәм кире китә.
Ә 1991 елның январь аендагы юл фаҗигасендә Егор дәдәйнең берьюлы өч кызы да үлгәндә этнең ничек елаганын күрсәгез!
Шул фаҗигадән соң, ул көн дә иртән сәгать 9ларда Дүрт Мунчадагы өйдән чыгып китә: башта — «Кировец» тракторы каплангач, кызларның гомерләре өзелгән урынга килеп моңсуланып ята, аннан соң — Кабан Бастырыкта шул кызлар артыннан үзе чабып, уйнап үскән өйгә килә. Ә соңыннан, зиратка — фаҗигадә үлгән Лариса, Марина, Светлана һәм әниләре Галя җиңги каберләре янына килә. Алар яныннан, тау өстендәге юлдан турыга — Дүрт Мунчага кайтып китә. Дүрт ел буе, көн саен, җәйме, кышмы, язмы, көзме, яңгырмы, буранмы, җилме, сазмы, суыкмы, эссеме, аңа барыбер, маршруты бер генә... Кышкы суыкларда, кар-көртләрне ничек ерып йөрде икән ул?! Нинди акыл, нинди зиһен булды икән анда?!
Соңгы бару
1995 елда мәктәп яныннан узып барганда, Зәйдән килеп хуҗасыз этләре атучы кешеләргә очраган Альфа... Биш ел буе көн дә йөргән юлы буйлап, көчек чагыннан үзе балалар белән уйнап үскән Кабан Бастырыктагы өйгә баруы булган аның. Соңгы баруы... Кинәт яңгыраган мылтык тавышыннан йөрәге нидер сизенеп, Егор дәдәй машинага утырып мәктәп янына килә һәм өнсез кала. Альфаның җансыз гәүдәсен машинага салган чак була ул. Кешеләргә артык нык ышанган Альфаны эт үзе көн дә иртән йөргән төшкә — өч кызы җан биргән урында җирли Егор дәдәй.
Әгәр игътибар иткән булсагыз, Дүрт Мунча тавын менгәндә койма белән әйләндереп алган урында биш каен үсә. Анда кеше акылларына ия Альфа ята…
Кайчак мин, кешеләргә Альфа шикелле дүрт аяклы дусларыбызга хас сыйфатлар җитми дип, уйлап куям. Кешелеклелек, ярдәмчел булу, бер-береңә карата җылылык җитми. Күп кенә кешеләр үзара тупас сөйләшәләр, әдәплелекнең ни икәнен дә белмиләр. Ә этләрне шәфкатьле һәм тугры булырга беркем дә өйрәтми. Яхшы күңелле кешене усалыннан аера да белә этләр. Кемнеңдер аягына сырпаланып йөриләр, ә кайберәүләрнгә якын да килмиләр. Кемнең кем икәнен шуннан да чамалап була. Этләр турында «кеше акыллары бар», дип, халык юкка гына әйтмидер шул...
Фотолар Егор дәдәй Ермаковларның гаилә архивыннан.
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев