Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшмәкәр Роман Пискунов: «Ризыкның уңуы, сатып алучыга ошавы кирәк»

Мөслим районының Яңа Усы авылыннан Роман Пискуновның камыр ризыклары әзерләү цехында җитештерелгән продукцияне райондашлары үз итә.

Халкыбыз элек-электән төрле камыр ашларын яратып әзерләгән. Кунак-төшем кабул итсә дә, үзе барса да, һәрвакыт күчтәнәчен алып килгән. Элек камыр ризыкларын һәркем үзе пешерсә, хәзер кибет киштәләре төрле пироглар, тортлар, кекслар белән тулы, сайлап алу мөмкинлеге зур.

Роман Пискунов 8 ел элек туган авылында кибет сатып ала ул. Ул вакытта авыл кибетләрендә камыр ризыклары бик сирәк очрый иде. Кибет эшли башлагач, камыр ризыкларын пешерү цехын ачу фикере дә туа.

— Дәүләтнең үз эшен башлаучы кешеләргә бирелә торган ярдәмен алдык та пекарня ачтык, — ди Роман үз эшен башлап җибәрү хакында. — Анда ипи пешерә башладык, әкренләп төрле камыр ризыкларын да пешерергә керештек. Күп тә үтмәде, район җитәкчелеге безгә район мәктәпләрен ипи белән тәэмин итү бурычын йөкләде. Авылдашларыбыз Ләйсән Васильева, Алина Ефимова, Зөлфия Игошева, Әлфия Ермолаева һәм Гөлсинә Мәслахова пешергән ипи бик тәмле һәм яхшы сыйфатлы иде. Мәктәпләр ипине беркайчан да кире кайтармады. 

Пискуновлар икмәк һәм камыр ризыгы әзерләү серләренә, иң элек, үзләре өйрәнә. Аграр колледждан китаплар алып укыйлар, ул вакытта Наратасты авылының аш-су остасы  Фәйрүзә Гайнетдиновадан икмәк өчен баш кую, пирог камырын әзерләү буенча мастер-класслар алалар.

— Ипи һәм камыр ризыкларын пешерү бик мәшәкатьле һәм җаваплы. Ризыкның уңуы, сатып алучыга ошавы кирәк. Баштагы чорда камыр уңмаган вакытлар да булды, шуңа төрле чыганаклардан камыр ризыкларын пешерү серләренә өйрәндек. Бүген дә һәр яңалык белән танышып барырга, аларны сынап карарга тырышабыз, — ди эшмәкәр Роман Пискунов. 

Мөслим – информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев