“Эшләп ашарга күнеккән” Василийның бер көне
Еш кына миннән: “Кайчан “права”лы булырсың инде?” – дип сорыйлар, ә мин, җавап итеп: “Минем үз йөртүчем булачак, шуңа укып тормыйм”, – дип шаярта идем. Миңа халык арасында “тракторчы-профи” дигән аты таралганы эләкте! Машинасы да гадәти генә түгел – комбайн!
Таш каладан – басу кочагына
Кукмара районының Иске Чура авылында яшәүче Василий Иванов турында күп сөйләп тору да кирәкми. Ул Вахит хуҗалыгында механизатор булып эшли. Аны беренче тракторчы-блогер дип атыйлар. 2018 елның җәендә авыл тормышын яктырткан кыска гына видеоязмалары Василийдан “йолдыз” ясады. Үзенең яраткан эшен башкаларга “тәмле” итеп, министр Марат Әхмәтов әйтмешли, фәлсәфи яктан төшереп күрсәтә алганга күрәме, халык та үз итә Кукмара блогерын. Хәзер аның Инстаграмдагы сәхифәсенә язылучылар саны 20 меңнән артып киткән. Кар эттерергә, тирес түгәргә чыкса да, җир сөрсә дә, ватылып, ремонтка туктаган арада да, трактор торбасына бәрәңге тыгып пешерсә дә, Василий тизрәк видео төшерә, эшенә аңлатма бирә, зарланып та, мактанып та ала.
Василий Ивановның үз җирлегенең чын ватанпәрвәре икәнлеген әллә каян чамалыйсың. Эшкә дә ул район атамасы язылган һәм герб төшерелгән баш киеме белән футболкадан килде. Хезмәт кешесе белән үзебезчә кул биреп, хәл-әхвәл сорашканда: “Марат Әхмәтов бүләк иткән сәгатегез кайда соң?” – дип сорамый кала алмадым.
– Бу арада журналистлар күп килә, еш төшерәләр. Тиз-тиз генә өйгә кайтып, юынып, киенеп килгән арада, сәгать онытылып кала, – дип аңлатты Василий.
– Ә башка көннәрдә сәгатьне кулдан салмыйм. Вакытны төгәл күрсәтә, яхшы йөри, бик кадерле бүләк ул.
Техникага якын килү түгел, автомобиль маркаларын да чамалы гына белгән кыз өчен комбайнчы һөнәрен үзләштерү, билгеле инде, җиңелләрдән булмады. Әмма, күз курка, кул эшли, дигәндәй, янәшәдә генә “тракторчы-профи”ның утыруы шикләнүләрне юкка чыгарды. Шулай итеп, Вахит авылыннан шактый еракта урнашкан басуга, комбайн иярләргә чыгып киттек.
“Җиңелнең кадере юк”
“Аллага тапшырдык, эшебез уң булсын!” – диде дә тугры дустына әйләнгән “тимер ат”ның кабинасына менеп утырды Василий Иванов. Нинди эшкә тотынса да, шушы сүзләрне әйтә икән ул. Аның артыннан шул ук сүзләрне кабатлап, мин дә иярдем. Комбайн дигәч тә, куркып калырга кирәкми икән. Кабинасына кереп утыргач, кыр тузаныннан берничә тапкыр төчкерәсең, биеклектән аз гына башың әйләнеп ала да ияләшеп китәсең. “Берүзегезгә генә күңелсез булмыймы соң?” – дигән сорауга Василий: “Эш турында гына уйлагач, күңелсезләнергә вакыт калмый. Моңсу булса, җырлап алырга да була”, – диде.
Василий Иванов Инстаграмда аны көтеп зарыккан язылучылары өчен туры эфирга кергән арада (техника җене кагылган кеше генә түгел, блогер да булгач, ике куянның койрыгын берьюлы тотасың икән!), комбайн руле берничә мизгелгә минем кулларга эләкте. “Руль бик нәзберек, каты борма, сизгер ул”, – дип, киңәшләрен биреп торды тәҗрибәле кыр уңганы. Ул арада: видеога “Сәлам, дуслар! Бүген кормосмесь басуында…” – дип, эш көнен шәрехләргә дә өлгерде.
Дүрт аяклы ат та абынганны, беренче тапкыр зур техникага утырган кеше абына да абына инде. Комбайн туры юлыннан кырыйгарак авыша башлагач, Кукмара басуларына сизелерлек зыян китерүдән куркып, комбайнны иярләүне үз эшенең остасына тапшырдым. Ул арада Василийга әзерләнгән сорауларны яудыра башладым.
Бу көннәрдә Василийга төнге сменалар эләгә икән. Һөнәре буенча комбайнчы булмаса да, хайваннарга азык-төлек әзерләү чорында, кемнедер алыштырып, бу төр техниканы да иярләргә туры килә, ди ул. Сенаж әзерләүдә ике “Макдон” маркалы, урдыруда тагын өч трактор катнаша. “Сенажда күп эшлисе калмады, берничә көндә җиңеп чыгарга исәп. Җитешергә тырышабыз”, – ди кыр уңганы.
Василий Иванов сөйләвенчә, ул үзен белгәннән бирле техника белән мавыга.
– Яшьтән үк: “Үскәч, кем буласың?” – дигән сорауга, сары “К-700” тракторында эшлим, дип җавап бирә идем. Бу эшкә күңелем ята. Башка һөнәрдә үземне күз алдына да китерә алмыйм. Авыл тормышын бер нәрсәгә дә алыштырмас идем. Монда туган, монда үскән, картлыкны да шушында каршыларга язсын, – диде Василий.
Миннән комбайнчы чыкмаячагын аңлап алгач, Василийга да моны әйттем. Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы техникасын шәп иярләүче булыр өчен “тимер ат”ларны яратырга һәм курыкмаска кирәк. Шулай ук, авыл тормышын үз итәргә. Кызганыч, соңгысы белән килешсәм дә, беренчесе белән эшләр пешмәячәк икән минем.
Бер мәлдә, комбайныбыз алга-артка өстерәлеп, яшел массада буталып алды. Василий исә моның сәбәбен, җирнең юеш һәм яшеллекнең калын булуында, дип аңлатты. “Комбайн ургычын ярты көчкә генә көйләдем, болай да техника авыр бара, чөнки печән бик тыгыз һәм калын. Яшел азыкның мондый булуы начар түгел, әлбәттә”, – дип көрсенде.
Комбайнга утырган көнне болытлар куерып, яңгыры явам-явам дип торды. Ходайның рәхмәтедер, басуны бер урап менгәнче, яңгыр яумый түзде, аннан инде чиләкләп койды. Һава торышының шулай үзгәреп торуы да кырда эшләүчеләргә йогынты ясамый калмый, билгеле. Әмма Василий Иванов әйтүенчә, борчылырга кирәкми.
– Һава торышыннан зарланган юк. Уңышка әллә ни тәэсир итмәс дип уйлыйм. Тагын бер ай бар әле. Августта көннәр әйбәт булыр дип ышандыралар бит. Кукурузлар белән генә мәшәкатьләр булыр, алар гел соңга калып өлгерә, җыела. Кырдагы эшләр, барысын бергә исәпкә алсаң, беренче карларга кадәр дәвам итәчәк, – диде тракторчы-блогер.
– Авыр хезмәтегез өчен күпме түлиләр соң? – дип сорашам.
– Бер айда азрак та, күбрәк тә эшләргә мөмкин. Кышын, ремонт көннәрендә – 500-700, җәен 1500 сум түлиләр. Бу – бер сменага. Кайчак күбрәк тә чыга. Куелган норманы ничек үтәвеңә дә карый инде, – диде ул.
Блогерлык турында да сораштым. “Блогер булып, диванда ятып, акча эшлиләр хәзер”, – дип кызыктырган булдым. Әмма авыл хезмәтчәненең трактор гөрелтесен, ягулык исен, техника эшенең барлык кыенлыкларын җансыз телефонга алмаштырырга теләге юк икән.
– Мин эшләп ашарга күнеккән. Җиңел килгәннең кадере булмый. Эшемне ташлап, блогер булып кына утыруның кирәген тапмыйм, – ди ул. – Эш кешесен хөрмәтли, эшләгән кешене вакытында күрә беләләр. Рәхмәт җитәкчеләребезгә.
Социаль челтәрдәге сәхифәсен карап баручылар Василийдан техникага кагылышлы киңәшләр дә сорый икән әле. Көненә йөзәр сорау килә, барысына да җавап бирергә тырыша блогер. “Шушындый тракторның бу өлешен ничек көйлисе, моны ничек төзекләндерәсе?” дигәнрәк сораулар еш килә. Эшләп карамаган техника калмады кебек инде, тәҗрибә бар. Белгән кадәрен әйтергә тырышам”, – ди Василий Иванов. Әллә нигә бер реклама да куя. Анысы инде ипи-чәйлек булса да акча китерер өчен.
Василийны көн буе телефон тотып кына йөри, диючеләр ялгыша. Блогына тәүлекнең 20 минуты, күп дигәндә ике сәгате генә китә икән.
– Телефонны ашарга утыргач ачам, шул арада килгән хатларга җаваплар язам. Язылучыларыма рәхмәт. Юлда күрсәләр дә таныйлар, сәлам биреп китәләр. Начар әйберләр турында сөйләргә тырышмыйм, эшнең дә кызык, матур якларын гына күрсәтәм, – ди ул.
Сөйләшә торгач, комбайн да күңелгә якыная төсле тоела башлады. Кызганыч, безгә дигән вакыт чыккан иде инде. Тел бистәсе булып утырып йөрүдән басу-кырларга файда юк бит. Шуңа күрә, Василий белән комбайн алдына утырып, фотосурәткә төшеп алдык та, хезмәт кешеләренә комачауламаска дип килештек. Көннәре санаулы, эшләре күп бит аларның.
Хыяллар турында
– Киләчәккә нинди планнар соң, Василий?
– Өйдә үгезләр, кәҗәләр тотабыз. Мал-туарны күпләп тә асрар идем, урын юк. Абзар җиткерергә телим. Фермер ук булып китмәсәм дә, үзем өчен эшләргә исәп. Маллар асрап, үстереп булса, шәп булыр иде. Малайның да техника йөртергә теләге юк түгел. Исән-сау булып, шулай яшәргә исәп, – дип уртаклашты “тракторчы-профи”.
Саубуллашканда, Василий Иванов белән бергә эшләүче абыйлар: “Әллә Васябызны Казанга алып китәсезме?” – дип борчыла ук башлады. Юк инде, абзыйлар, күренеп тора, сезгә кирәк бит ул! Василийның да әле үз җирендә озак еллар кирәкле булып, кадер-хөрмәт тоеп, имин картлыкка җитәсе бар.
Чулпан Гарифуллина, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев