Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ерак Белоруссия кызы, керәшен килене Марфаның язмыш юллары

Ерак Белоруссия кызы Марфа Бөек Ватан сугышыннан соң, Владимир авылы керәшене Степан Романовка кияүгә чыгып, иренең туган ягына кайта.

Сугыш урлаган үсмерчак
Марфа Белоруссиянең Полесск өлкәсендәге Меховщина авылында туа. Ул дүрт класс тәмамлаган елны авылны немецлар басып алалар. Ул авыр, куркыныч еллар турында Марфа түти сөйләгәннәрне түкми-чәчми сезгә дә җиткербез.

— 1941 ел. Иртә таңнан торып урамга чыктык, ә анда хатын-кызлар йөгерешә, барысы да елыйлар. Үзләре «сугыш башланган» дип кычкыралар. Әгәр ялгышмасам, өйдә бер кило тоз гына калган иде. Продуктлар алып куйыйк дип кибеткә барсак, бөтен киштәләр дә буш. Фронт линиясе якынлашты, шунлыктан без бакчада окоплар, землянкалар казырга тотындык. Август башында авылга немец гаскәрләре кереп тулды. Алар бик тиз һөҗүм иттеләр, шуңа күрә безнең солдатлар чигенде, ә без оккупациядә калдык.

Немец солдатлары авылда үз властьларын урнаштырырга керештеләр. Староста хасил булды сатлыкҗаннардан — полиция. Алар кемнәрнең партия члены, яки комсомол булуын, кемнәрнең милициядә эшләвен ачыклый башладылар. Минем әтием — партия члены, милициядә дә эшли иде. Шуңа да безнең гаиләне немецлар атарга хөкем иттеләр. Бу хакта без үзебез белмәдек тә. Ничектер берсендә без пич артында тора идек, өйгә бер немец килеп керде һәм безнең янга килеп ике булочка бирде. Әнигә ике бармагын күрсәтеп, «Берлин. Два киндер», — диде. Мөгаен, ул өендә үзенең дә ике баласы калганын әйтергә теләгәндер. 

Атып үтермәделәр 

Икенче бер юлы, тутамнан — әнинең кече сеңелесеннән кайтышлый, урам буйлап килүче немецларның безнең өй каршында тукталганарын күреп алдым. Аларның безне атып үтерергә килүләре булып чыкты. Тутам мине тиз генә сарайга алып кереп, салам астына яшерде, ә үзе безнең өйгә кереп китте. Әни, тезләнеп, звание буенча арада иң өлкән булган немецның аягын үбеп, безне аяуларын сораган. Алар безнең әтине эзләгәннәр икән. Авылда кемдер әтинең партизаннарда булуын, безнең өйдә корал барлыгын җиткергән. Немецлар сарайга чыгып, каяндыр корал да таптылар. Инде безне атарга җыенганда гына әбинең дәдәе йөгереп килде. Беренче Бөтендөнья сугышында ул Германиядә 7 ел әсирлектә булган, шунлыктан немецча яхшы сөйләшә. 

Ул безнең гади крестьян гаиләсе булуыбызны әйтте. Немецлар киткәч, мин дә өйгә таба юнәлдем. Ә немецларның икесе минем арттан иярде, үзләре «иуде» диләр. Чәчләрем бөдрә булгач, алар мине яһүд кызы дип уйлаганнар. Дәдәй миңа немецлар каршында кач кылырга кушты. Шул очрактан соң, башымнан яулыгымны салмадым. Авылда бер яһүд гаиләсе бар иде, барысын да аттылар, ә гаилә башлыгын чиләк белән кыйнап үтерделәр.

Икенче көн иртәсендә без йортыбыз почмагына кара кач ясалганын күрдек. Нишләргә? Андый гаиләләрне исән калдырмыйлар, дип сөйлиләр. Бу вакытта урманга партизаннар килгән иде. Немецлар кешеләрне үтерә башлагач, авыл халкы урмандагы партизаннар янына елышты. 

Урманга, партизаннарга!

Сыерыбызны алып, без дә урманга киттек. Без аны чиратлашып сакладык. Әмма берсендә, землянка җылынырга кергәч, партизаннар аны урлап суйганнар. «Хәзер фронттан солдатлар кайта, аларны ашатырга кирәк, ә азык запасы калмады», — дип әйтте алар. Сыерны партизаннарга үз теләгебез белән биргәнлеккә документ та тоттырдылар. Шул белешмә белән, сугыштан соң без башка сыер алдык. 

Без землянкада яшәдек, ачлыктан интектек. Әни: «Сыер үлән ашый, үлми әле, сез дә үлмәссез», — диде. Урманда нәрсә үсә, барысын да ашадык. Землянкаларда салкын, әмма учак ягу тыела, чөнки немецларның төтенне күреп алып ут ачуы бар. Җитмәсә, барыбыз да тиф белән чирләдек. Әбиебез генә авырмады, ул безне карады, солдатлардан калган ипине җыеп, безгә ашатты. 

1943 елның көзендә немецлар чигенә башлады. Без авылга чирле хәлдә кайттык, өскә кияргә кием дә юк. Бер сугышчы — солдат ботинкасы, ә икенчесе фуфайка биргәч, ничек сөенүләремне күрсәгез иде! Тиф аркасында безне башка авылдагы госпитальгә алып киттеләр. Терелгәч, кайттык. Ә авылдда барлык корылмалар яндырылып, җир белән тигезләнгән. Кая карама — үле гәүдәләр. Хәтта чиркәү чардагында 12 офицерны асып куйганнар. 

1947 елга кадәр безгә землянкада яшәргә туры килде. Соңыннан дәүләт безнең гаиләгә 3 мең сум акча бирде. Шуңа мунча зурлыгындагы бер өй сатып алдык. Иптәш кызларым белән иген кырын каберләрдән һәм үле гәүдәләрдән чистарттык. Солдатларның гәүдәләре күмелгән урыннарга таяклар яки качлар кадап куйдык. Без каберләрне казып, андагы сугышчыларның гәүдәләрен туганнар каберлегенә җирләдек. Ходай безне кичерсен — таркала башлаган гәүдәләрнең кайберләренә тимәдек, күмелгән урыннарында калдырдык.

Исемдә әле, бер солдат гәүдәсен казып чыгардык, ә ул гел дә тере шикелле, йөзе дә ап-ак. Кесәсендә — барлык документлары. Аны башкалар белән бергә күмәргә кызгандык, үзебезнең авыл зиратында җирләдек һәм Ленинградка хат яздык. Әти-әниләре килде. Үзләре белән матур итеп ясалган кабер ташы да алып килгәннәр иде.

Үземнең 12 яшьлек сеңелем дә дошман пулясыннан һәлак булды. Иптәш малае белән урманга утын әзреләргә барган 16 яшьлек энем гранатага эләгеп шартлады...

Кызлар белән урманга гөмбә җыярга барганда, еш кына, солдатларның кулларын яки аякларын таба, аларны бер урынга җыя һәм олыларга әйтә идек. Курыкмадык, күрәсең, ияләнгән булганбыз. Бакча туфрагы уңдырышлы булгач, фронттагы солдатлар өчен яшелчә үстердек. 
Керәшенне яраткач...

Әни эш эзләргә кушкач, Кенигсбергка киттем. Анда төрле эштә йөрдем, ә соңыннан кафега урнаштым. Бу кафеда гади солдатлар түгел, ә офицерлар ашый иде. Шунда мин үземнең булачак ирем — сержант званиесендәге артиллерист Степан Романов белән таныштым. Ул бик яхшы керәшен егете иде. Степан 1950 елда демобилизацияләнде. Һәм без Степанның Мамадыш районындагы туган авылы Владимирга кайттык. Гаиләләре зур иде. Мин анда татарча сөйләшергә өйрәндем. Читкә китәргә теләгән идек, авыл советыннан паспорт бирмәделәр. Иремне Кукмара районы милиция начальнигы эшкә чакырды. Без шунда күчтек. Мин дә Кукмара тегү фабрикасында эшләдем. Өч бала үстердек.

Белоруссиядәге кече сеңелем үлгәч, 1985 елны әниемне Кукмарага алып килдем. Әйтерсең, белгән шикелле булды бу, чөнки 1986 елда безнең Меховщина авылыннан 25 чакрым гына ераклыктагы Чернобыль АЭСында катастрофа булды. 

Әнием дә, ирем дә, кызым да шушы Кукмара зиратында яталар. Белоруссиядә туып-үссәм дә, аның табигате искиткеч матур булса да, Кукмара минем өчен икенче туган җиремә әйләнде. Оныгым Лилия һәм оныгымның кызы Ясминә белән яшим. «Әбиебез, без сине яратабыз», — дип аларның әйтүләреннән күңелем шатлык белән тула. Оныкларга, киләчәк буыннарга без күргәннәрне күрергә язмасын, дөньяда тынычлык булсын! 

Эльвира ИВАНОВА.
«Хезмәт даны» газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев