Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эльмира Кашапова: «Бәрмәнчек» — минем тормышым. Аны бөтен җирдә танысыннар дип яшим»

«Бәрмәнчек» — 16 ел эчендә иҗат дөньясында үз урынын тапкан, тамашачысы күңелен яулаган һәм халкыбыз горурлыгы булган ансамбль. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе Эльмира КАШАПОВА белән «Бәрмәнчек»нең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында әңгәмә кордык.

— Эльмира Вафичевна, «Бәрмәнчек»кә килгән беренче көнегезне хәтерлисезме?
— Мин аңа кадәр 17 ел Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләдем. 2008 елда, Питрауда чыгыш ясаганда, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оештырылуын белеп, кастингка килдем. Ансамбль уку йортын яңа тәмамлаган яшь егет-кызлардан төзелде. Алар белән чагыштырганда, мин инде профессиональ дәрәҗәдә әзер артист идем. Бер ел солист булып эшләгәннән соң, сәнгать җитәкчесе итеп куйдылар. Үз вазифасын Геннадий Макаров ышанып миңа тапшырды. 

—Яңа гына оешкан ансамбльдә эшли башлау җиңел булмагандыр?
— Беренче вакытларда кытыршы яклары шактый иде. Безнең хормейстер керәшен культурасы буенча «профи», бик күп белсә дә, минем уемча, тавышны дөрес кую, аны ачу ягыннан тәҗрибәсе җитеп бетмәде. Ансамбльнең иҗат итәр өчен үз бинасы да юк иде. Җырчылар — бер җирдә, биючеләр — мәдәният институтында, оркестр шәһәрнең башка почмагында кичке якта гына репетиция ясый иде. Чыгышлар әз, кая барып төртелергә белмәдек. "Бәрмәнчек"кә директор итеп Артур Поляков билгеләнгәч, ансамбльнең үз бинасы булдырылды, бию классы оештырылды. Гомумән, Артур Владимирович — ансамбль үсешенә үзеннән зур өлеш керткән кеше. Аның белән бергә кулга-кул тотынышып, дус-тату эшләдек. 

—  «Бәрмәнчек»тә эшли башлаганчы, керәшеннәр белән таныш идегезме?
—  Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә, Анастасия Василова (сәхнә псевдонимы — Нәфисә Василова — ред.), Зоя Борисова аша керәшеннәр турында бераз белә идем. Музыка училищесында укыганда да керәшеннәр турында сөйли иделәр, ләкин ул өстән-өстән, китапларда язылганча гына. Мин, күбрәк, рус фольклорын өйрәндем. «Бәрмәнчек»кә килгәч кенә, керәшен культурасының бөтен эчке ягын күрдем. Бу минем өчен ниндидер бер зур ачыш булды. Экспедицияләргә чыгып йөри башлагач, әбиләрдән элгәреге керәшен җыруларын ишетеп, биюләрен карап, сандыктан чыгарган күлмәкләрен күреп соклана идем. Инде 15 ел уникаль керәшен культурасын өйрәнәм, әле һаман, без белмәгән, күрмәгән ниндидер яңа әйберләр табам. Безнең ансамбль дә бит керәшен традицияләрен, йолаларын яңарту өчен оештырылган. 

— «Бәрмәнчек»нең репертуары экспедиция материалларына нигезләнгән. Элгәреге керәшен җыруларын тагын кайдан аласыз?
— — Геннадий Макаровның еллар буе экспедиция материаллары туплаган китаплары, хезмәтләре һәрвакыт минем кул астында. Шулай ук, керәшен халык җыруларын җыючы галимә Наилә Әлмиева китаплары белән эшлибез.  Ансамбльдә эшләүче керәшен егетләре-кызлары да үз якларының, авылларының, әбиләренең җыруларын алып килә. Без аларны бер сандыкка туплап, җыеп барабыз. 

Экспедициядән алып кайткан җыруларны эшкәртеп, зур сәхнәләргә чыгарабыз. Мәсәлән, «Тугай-тугай» җырын гына алыйк. Бездән соң, аны башкалар да җырлый башлады. Кая гына барма, ул җыр яңгырый, димәк, халыкка ошый. Ансамбль башкарган җырлар таныла. «Туым жондозы» конкурсында жюрида утырганда да, мин һәрвакыт җырларга игътибар итәм. «Хуҗа Хәсән такмаклары»н да шунда күреп алдым. Әле җыр гына түгел, артистларны да карап утырам (көлә). "Бәрмәнчек"тә эшләүче Регина Павлова, Александр Игнатьев, Ольга Бачкованы да нәкъ шушы конкурста күреп алдым. Экспедиция материаллары буенча, үзебезнең «Алтын фонд»ка әйләнгән чыгышлар да бар: «Гришкин такмаклары», «Субаш авылы көе», «Субаш авылы чабатасы» биюе. Әле эшкәртеп, сәхнәгә чыгарасы материаллар да күп. Ансамбль репертуарында Мамадыш, Кайбыч, Зәй, Питрәч, Бакалы, Чиләбе ягы керәшеннәре җырулары шактый.

— Сәхнәдә, үзебезнең керәшеннәрнеке белән беррәттән, татар, рус, удмурт культурасын да күрсәтәсез.
— Без бит күпмилләтле республикада яшибез, шулай булгач, репертуарга ни өчен башка халык җырларын да кертмәскә, ди?! Башка милләт вәкилләре дә безгә килеп, үз җыруларын, биюләрен күрсен. Репертуар баерак булган саен, артистларга, тамашачыга да кызыграк. «Туганаем — асыл бизәгем» концертын тамашачы аеруча яратты (анда төрле халык җырлары, биюләре булды). Ансамбльне дә ел саен әллә ничә Сабантуйга чакыралар. Әле анда да керәшен җырулары башкармыйча кайтмыйбыз. Кая гына барсак та, халыкны керәшен культурасы белән таныштырабыз.

— Ансамбль бик күп дәрәҗәле фестивальләрдә җиңү яулый. Оештыручылар үзләре чакырамы?
— Төрлечә була. Интернетта кайда нәрсә була дип эзләп та утырам. Чөнки безнең ансамбль яшь, шуңа да ул конкурсларга йөрергә тиеш. Иң дәрәҗәле конкурслардан «Алтын Мәйдан»да лауреат булдык, ә «Казан сөлгесе»ндә Гран-при яуладык. Төркиядә, Болгариядә дә чыгыш ясадык. Узган ел Санкт-Петербург якларында сольный концерт куйдык. Концерттан соң, тамашачы яныбызга килеп, соклану белдерде. Күптән түгел Самарада узган Россиякүләм «Казачий круг» конкурсында I дәрәҗә лауреат булдык. Анда нагайбәкләр культурасын күрсәттек. Безне шунда күреп алдылар һәм Россиянең 10 иң яхшы казак коллективларының Мәскәүдә узган концертында чыгыш ясарга да чакырып алдылар. Бу — үзе бер горурлык. 

—  Сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә авырлыклар да булгандыр?
—  Мин зарланырга яратмыйм. Кайда да үз авырлыгы, ансыз булмый. Җитәкче кеше йомшаклык күрсәтергә тиеш түгел дип уйлыйм, аеруча, артистлар белән эшләгәч. Алар гел сәхнәдә булгач, йөзләре дә һәрвакыт көлеп, балкып торырга тиеш. Көнкүреш проблемалары була инде: ансамбльгә яхшы пиар-менеджер кирәк; костюмнарны, музыка уен коралларын да яңартасы иде... Ә ул бик чыгымлы. Хезмәт хакларын арттырыр идем. Артист эше дә җиңел түгел бит, алар хезмәтенә тиешенчә түләнергә тиеш. 

— Артистларны нинди критерийлар буенча сайлыйсыз? 
— Музыка белеме, база булырга тиеш, анысы — төп шарт. Кастингка килгән вокалистлар, җырлаудан тыш, берничә бию хәрәкәте дә күрсәтә, ә инде биючеләр килсә, техник ягына игътибар итәбез. Инстурменталист булса, ул музыка уен коралларында уйный. Оялып торсаң, артист булмыйсың, шуңа да харизма дигән нәрсә кирәк. Бүгенге көндә яшь, сәхнәдән курыкмаучы, керәшен культурасын тирәнтен өйрәнү теләге булган 2 солист егет алыр идек. Зур, тату гаилә булып эшлибез. Мине «икенче әни» дип тә йөртәләр. Булган проблемалары, борчулары белән дә һәрвакыт миңа киләләр. 

— Берничә ел элек «Бәрмәнчек» бакчасы» дигән фестиваль бар иде. Ул проект дәвамлы булачакмы?
— Әлеге проект традицион православ йолаларны торгызуга юнәлтелгән. Соңгы елны без анда, керәшен белән беррәттән мари, удмурт, чуаш коллективларын да чакырдык. Алга таба аны Свияжск шәһәр-утраучыгында түгел, ә Татарстанның берәр районында үткәрергә уйлыйбыз. Бәлки нинди дә булса авылда чиркәү ачылу вакытына туры китерербез. Форматын киңәйтеп, халык үз вакытны файдалы уздырсын өчен, ансамбльләр чыгышы гына түгел, ә төрле мастер-класслар оештырып. Моны Людмила Белоусова җитәкчелегендәге Я. Емельянов мәдәни үзәге белән берлектә оештыру уе бар. 

—  Яңа сезонда тамашачыны нәрсә көтә?
—  Бу сезонны ачу уңаеннан, концертны һәр елдагыча Казанда түгел, ә Яшел Үзәндә куярга уйладык. Анда, керәшен белән беррәттән, рус, татар, казах, мишәр җыр-биюләре дә булачак. Яңа чыгышлар әзерлибез, музыка уен коралларында да үзгәрешләр көтелә. Бөек Җиңүгә багышланган патриотик чыгышлар да булачак. 

—  Артка борылып карасак, шушы 16 ел эчендә ансамбльнең үсеше сизелеп тора.
— Мин һәрвакыт ниндидер бер линия сызам. Аны узабыз да, тагын алга барабыз, бер баскычка күтәреләбез. Хәзер без урта бер урында дип әйтер идем. Артистларыбызга да гел әйтәм: «Юк, әле бу югары нокта түгел, сез тагын да яхшырак булдыра аласыз». Татарстанда көчле ансамбльләр шактый, югалып калмас өчен, һәрдаим эшләргә кирәк. Хәзер көн саен репетиция уздыру өчен үз йортыбыз бар. Моның өчен республика керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе, «Ак Барс» Холдинг компаниясе" генераль директоры Иван Егоровка рәхмәт. Аның урынбасары Елена Алешинаның да ансамбль үсешендә хезмәте зур. Ансамбль белән бергә үзем дә үстем. Шушы еллар дәверендә Марс Макаров, Лена Бичарина, Раиса Тимофеева кебек танылган шәхесләрнең искә алу һәм иҗат кичәләре режиссеры булдым. Берничә ел үзебезнең концертның да режиссеры идем. Үземдә шушы сәләтне ачканы өчен Людмила Белоусовага рәхмәт. Аның ярдәмен тоеп эшлим.

—  Киләчәккә күз салсак, нинди яңалыклар көтелә? 
— Яшьләр аудиториясе өчен керәшен җыруларын заманчалашытырып, төрле музыка жанрларын кушып, тәҗрибә ясап карау уе бар. Мәскәүдә сольный концерт та куярга иде. Я. Емельянов үзәге белән тагын бер яңа кызыклы проект көтелә, нинди икәне әлеге сер булсын. 

— Әңгәмә өчен рәхмәт, Эльмира Вафичевна!

Эльмира Кашапова: «Бәрмәнчек» — минем тормышым. Мин монда артист буларак, режиссер буларак танылдым. «Гөргөри кияүләре +» спектаклен әзерләгәндә музыкаль яктан, бөтен программаны тупладым. Шушы еллар дәверендә, монда зур тәҗрибә алдым. Ансамбльне үстерергә, тагын да яхшырак итәргә тырышам. «Бәрмәнчек»не бөтен җирдә танысыннар, белсеннәр дип, янып яшим.

ВИДЕО карагыз:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев