Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Бачкова: «Музейга кергән авылдашларым якыннары турында мәгълүмат тапмый чыкмый»

Авылдашларым Албай авылы мәктәбе коллективыннан чакыру алгач, озак сузмый, юл тоттык.

Туган якта рәхәтләнеп кунакта булып кайттык. Чыннан да, күрсәтерлек урыннанры да, горурланып сөйләрлек тарихи шәхесләре дә, мактанырлык эшләре дә бар карендәшләремнең.

Россия күләмендә батырлары белән дан тоткан Албаем яңартылган музее белән таң калдырды. Беренче бүлек – авылымның алтын куллы осталарына, халкымның  үзенчәлекле киемнәренә, борынгы тормыш – көнкүреш кирәк-яракларына багышланса, икенче бүлмә  керәшен йортына хас чигу-эленгеләр, бистәр-тастымаллар белән бизәлгән, кулларыннан гөл тамучы сәләтле хатын-кызларның эшләнмәләре урнаштырылган монда.

Иң  зур  түр булмә авылым батырларына багышланган. Стеналарга эленгән фото-портретлардан елмаеп карап торучы батыр егетләр үзеннән-үзе күңелне әсир итә. Балачактан таныш булсам да, hаман саен соклануымны, горурлануымны яшерә алмыйм. Батырларны тәрбияләп үстергән ата-аналарына, укытучыларына тагын бер тапкыр баш иям. Олы йөрәкле авылдашларымның ватанпарвәрлегендә укытучыларының да өлеше бик зур. Кайсын гына алсаң да, шул авыр заманда  hәркем белем алырга омтылган, ерак җирләрдә белемнәрен күтәреп, җитәкче булганнар.

Степан Домолазов укытучылар әзерләүче үзәк керәшен мәктәбен тәмамлаган. 1918 елда Гражданнар сугышында Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән. 39нчы укчылар полкын җитәкләгән, 3 тапкыр  РСФСРның Кызыл Байрак ордены беәэн бүләкләнгән. Төс кыяфәтенә карасаң, чынлап та, Албай Чапае. Бүгенге көндә дә Албайда Степан Васильевичның васыять итеп калдырган, кызыл кирпечтән төзелгэн мәhабәт йорты “Өмет” балалар бакчасы вазифасын үти.

Советлар Союзы герое – Иван Максимов та Смоленскта хәрби пехота училищесын тәмамалап, Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында да Польша шәһәрен азат итүдә батырлыкларын күрсәтә һәм Алтын Йолдыз медаленә лаек була. Иван тихоновичның сугышта кигән шинеле – музейның кадерле истәлеге.

Советлар Союзы герое – Михаил Москвин хезмәт юлын өлкән лейтенант булып 1943 елда башлый. Ватан алдында куелган бурычын намус белән үтәгәне өчен  Михаил Кириллович  Ленин ордены, Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышында лётчик-бомбардировщик  булып хезмәт иткән Георгий Смирновка  Советлар Союзы герое исеме үзе вафат булганнан соң гына бирелә.

Социалистик хезмәт герое - Иван Иванов 1944-1949 елларда совет-япон сугышында катнашып, «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. 1992 елга кадәр Иван Захарович Татарстан АССР урман хуҗалыгы министрлыгының Кама урман хуҗалыгында директор булып эшләу дәверендә, үз урманчылыгын россия күләмендә беренчелеккә чыгарып, дан казана. Аңа РСФСРның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә.

Герой булмый калган Николай Гаврилов та фашистларга каршы аяусыз көрәштә зур батырлыклар курсәткән өчен ике Кызыл Йолдыз, ике Кызыл Байрак hәм беренче дәрәҗә  Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән.

Николай Шалкин турында бүреләрне җиңгән батыр дигән риваять тә йөри авылда. Бу чынбарлык. Аучы бүреләр атып, авылга алып ката торган булган. Балачакта Югары очка Антуннарның (кушаматлары) йорт түренә капкага бәйләнгән тере бүрене күрергә дип дәдәйләрнең барганын яхшы хәтерлим. Николай дәдәйнең бу осталыгын хәтта Мәскәүдә дә югары бәялиләр.

Бар кеше дә герой була алмый, билгеле, шулай да, Ватан сугышы елларында ирләрен сугышка озатып, җиде-сигез баланы ялгызлары тәрбияләп үстергән биш ана герой булырга лаек түгелме?

Күп еллар дәвамында авыл җирлеге башлыгы булган М.Никифоров та авыл үсеше өчен зур көч куйган шәхес. Ул, беренчеләрдән булып, район күләмендә Питрау бәйрәмен оештырган кеше.

Музейның бер бүлмәсе авылның атказанган мәгариф, мәдәният, авл хуҗалыгы өлкәсендә атказанган кешеләре турында мәгълүмат табып була. Шунда ук мәктәпнең укучылары турында да альбомнар җыелган.

Музейга кергән авылдашларым якыннары турында мәгълүмат тапмый чыкмый. Бар да уйланылып эшләнгән. Музей директоры Е.Кирушина һәм хезмәткәрләре, мәктәп директоры К.Кирушин роле бик зур. Билгеле, мондый эшне ялгыз гына башкарып булмый. Укытучылар, балалар бакчасы, авыл клубы, авыл советы коллективы һәм барча авылдашларымның уртак хезмәт җимеше!

Мәктәп, чиркәү белән танышканнан соң, күңелле әңгәмәбез мул чәй табыны артында дәвам итте.  Патриотик рухта тәрбия алып, автобуста шау-гөр килеп кайтты бүген укучыларыбыз.

Елена Бачкова
Мамадыш районының Владимир авылы төп мәктәбе директоры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев