Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Элек Питрауда карендәшләр җыен табагына җыелып, фикер алышканнар, планнар корганнар

Ул – һәрбер ыру-нәселнең, туган-тумачаның, кода-кодагыйларның очрашу көне. Җәйне озату көне. Бу тарихи яктан да расланган.

Җыен табагына җыелышып

Питрау бәйрәме 12 июльдә башланып, бер атна дәвам итә (Питрау атнасы). Ул Петр һәм Павел апостолларга атап уздырыла торган зур христиан бәйрәме дип саналса да, әлеге йоланың сәбәбе күпкә тирәндәрәк ята.

Борынгы заманнарда керәшеннәр башка фин-угыр, төрки халыклары кебек үк, авылларда аерым төркем булып яшәгәннәр. Алар, кагыйдә буларак, ел саен җәен бер тапкыр җыен оештырганнар. Анда узган елда башкарылган эшләр турында сөйләшкәннәр, киләчәк тормыш өчен кирәкле эшләрне планлаштырганнар. Анда, балалардан кала, барлык ир-атлар катнашкан. Билгеләнгән көнне җыелу урынына (җыен табагы) килгәннәр һәм түгәрәк ясап утырганнар.

Җыен җәмгыять (община) башлыгы, арадагы хөрмәткә иң лаек кешенең (ил агасы, абыз, аксакал) Тәңрегә келәү итеп, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән башланган. Беренче рәттә, уңайлы урнашып, абруйлы кешеләр, өлкәннәр утырганнар. Икенче рәттә, тезләнеп, гадирәк халык тирә-юньдәге хәлләрне күзәткән. Ә алар артындагылар, гадәттә, яшьләр, балалар, хәерчеләр, хатын-кызлар басып торганнар. Мондый өч катлы түгәрәк бу җыенда катнашучыларның барысын да күрергә һәм ишетергә мөмкинлек биргән. Җәмгыятьтәге (община) эшләр турында фикер алышуны, гадәттә, беренче рәттәгеләр генә алып барган. Икенче рәттәгеләр бары тик сирәк кенә үз сүзләрен әйтә алса, өченчеләр бөтенләй тыңларга гына тиеш булганнар. Фикер алышулар тәмамлангач, җырчылар чыгыш ясаган. Алар гөсләдә, думбрада уйнап, үткәннәре, атаклы ата-бабалары, батырлар турында җырлаганнар.

Кунак итү йоласы

Шуннан соң, бәйрәм авылдагы һәр йортның хуҗасы үз туганнарын үзенә чакыру белән дәвам иткән. Ул аларны махсус әзерләнгән сыра һәм баллы эчемлек белән сыйлаган. Сыйлау вакытында барысы да тустаганнан эчкәннәр. Йорт хуҗасы тустаган күтәреп, һәр туганы өчен алдан әзерләнгән “җыен көе”, “рәт көе” кебек йола җыруларын җырлаган, ә туганы аңа каршы җыру белән җавап кайтарган. Аннары хуҗа башка туганына җырлаган.

Йорт хуҗасы тарафыннан тустаганны тутырып һәм биреп торучы махсус җаваплы кеше билгеләнгән. Ул “сонучы” дип аталган. Бу борынгы кунак итү йоласы әле дә онытылмаган. Мәсәлән, керәшеннәрнең күп кенә төбәкләрендә кунаклар җыюны, элеккечә үк, “җыен” дип атыйлар.

Борынгы заманда гаилә, туганлык мөнәсәбәтләре, җыеннар, җәмгыять (община) традицияләре бик нык булган. Ырулар бергәләшеп җир биләгәннәр, бергә ауга йөргәннәр, хуҗалыклары, шулай ук, уртак була. Идел-Кама төбәгендә җыен үткәрү традициясе ата-бабалардан калган. Борынгы җыеннар үткәрү йолалары керәшеннәрдә яхшы сакланган. Һәр төбәктә җыенны уздыруның үз көне һәм территориясе билгеләнелгән. Ул бәйрәм, гадәттә, җәйге айларда үткәрелгән. Җыен, беренчедән, туганлык бәйрәме, туганнар очрашу бәйрәме. Бу көннәрдә өлкән буын сый әзерләп, туганнарын әйләнеп чыккан (“рәт йөрү”). Яшьләр, төшке аштан соң, түгәрәк уенга, үзләренә булачак пар табарга чыккан. Хәзер борынгы җыен йолаларын авылның престол бәйрәмнәрен үткәргәндә күреп була. Әйтик, Тройсын, Питрау, Покрау һәм башкаларда.

Питрау – табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкер итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә соклану. Шулай ук, халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Питрау көнне барлык туганнар җыелган. Питрау алды уразасыннан соң сөйләшү дә мөһим сәбәп булган. Моның өчен, алдан кызыл тасма яки буяу белән билгеләп куелган сарыкны суйганнар. Аны “Питрау тәкәсе” дип атаганнар. Шулай ук, җырлашып, туганнарын чиратлашып йөреп чыкканнар. Өйдән-өйгә йөргәндә, махсус җырулар җырлаганнар (“урам көе”). Иң алдан керәсе йортның хуҗалары махсус атрибут (“каба чук”) белән килгән.

Кияүгә киткән кызга – тырма

Тагын бер матур гадәт булган әле. Күптән түгел кияүгә чыккан кыз әти-әнисе янына ире белән кайткан. Әтисе, традиция буенча, кызына Питрау көнне, яңа сәнәк һәм тырма бүләк иткән. Кызы яңа гаиләдә печән чабу эшләренә керешсен өчен.

Кичен бөтен авыл, түгәрәк уен карарга барган. Төп катнашучылар булып, өйләнешер яшькә җиткән кызлар һәм егетләр саналган. Алар үзләренә пар сайлаганнар, туй турында килешенгәннәр. Түгәрәк уеннан соң, кояш төрле төсләр белән “уйный” башлагач, таң каршыларга тауга барганнар. Халык моны күктә кошларның төрле төстәге каурыйлар белән очуына ышанып, алар яңа уңышның өлгерешенә шулай яхшы тәэсир итә, дип юраган.

Көндез, Питрау бәйрәмендә балалар өйдән-өйгә йөреп, “славут” әйткәннәр. Аларны тәмле камыр ризыклары, тәм-том белән сыйлаганнар.

Питрау атнасы тәмамлану белән, түгәрәк уеннар да бетә. Уеннар уйнау, җырулар яңгырау, эш арасында, печән, урак вакытында ял минутларында гына кала.

Геннадий МАКАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев