Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дусмановлар - Питрау пары

Тукай районының Борды авылында яшәүче Алёна һәм Макар Дусмановлар ун ел элек, Питрау таңында кавышканнар.

Йола кушканча
Питрау парлары — иң матурлары һәм бәхетлеләре, дип әйтүләре хактыр. Моннан нәкъ ун ел элек, 11 июль кичендә Мәләкәстәге Нина һәм Валерий Прокопьевлар йорты каршында машиналар килеп туктый. Алёнаның, канат ярган кош баласыдай, туган оядан очып китәр минутлары якынлаша. Алдан сөйләшенгән булса да, килүчеләрне, гадәт буенча, өстәл кормыйча каршы алалар. Булачак кияү Макар һәм аның туганнары, кыз сорау йоласын үти. Яшьләр Алёнаның әти-әнисе каршына идәнгә тезләнеп, олы тормышка бәхиллек сорыйлар. Алар, Макар белән Алёнаны бәхилләп, Алла Анасы тәресен бүләк итәләр. Ураза беткәнне, төнге 12 сукканны көтәләр дә, Бордыга юл алалар. Кызны туганнары һәм әти-әнисе озата бара. 

Бианай-биатай йортында яшь киленне аяк астына ап-ак мендәр салып, бал-май каптырып каршылыйлар. Табынга утыргач, Макарның әнисе Татьяна Николаевна улы белән килененә Иисус Христос тәресен бүләк итә. 17 июльдә яшьләр шул ике тәрене күкрәк турысында тотып, кәбен койдыралар. 

Матур төштәгедәй булган ул көннәрнең кыз бирнәләрен сату, өй киендерү, йортны олылап, Ходайны зурлап, киленнең тәре алъяпкычын элү, ашъяулык җәю, кул-бит тастымаллары, челтәрләр элү кебек кабатланмас мизгелләре дә бар әле…

Кәбен койдыралар

«Питрау парлары — иң бәхетлесе, диләр... Бар парлар да бәхетле була, әгәр дә бер-береңне аңлап, тыңлап яшәсәң. Тормышта төрле хәлләр була, савыт-саба шалтырамый тормый. Андый чакта кара-каршы утырып сөйләшеп, уртак фикергә киләсең. Икебезнең бер диндә булуы да олы бәхет», — ди Алёна.

Әнисе Нина Николаевна Бордыныкы булгач, Алёна мәктәптә укыганда ул авылга кунакка еш барган. Бер баруында танышкан Макар исемле егет атна саен янына килеп йөргән. «Мине үзенеке булырлык итеп тәрбияләде. Бергә БДИга әзерләндек», — дип мәктәп елларын искә ала Алёна. Чаллы педагогия институтының математика һәм информатика факультетында 3нче курста укыганда, информатика укыту өчен, һәр шимбәне Борды мәктәбенә кайтып йөри. Очрашулар ешайгач, тормыш корырга булалар.

«Загска барып язылышкан көнне кәбен койдырдык. Башта священник белән сөйләштек. Ул кәбен койдыруның әһәмиятен, аңа әзерлек этапларын аңлатты. Икебез дә чумылган, икебезнең дә муенында кач бар», — ди Алёна йолаларга хөрмәте зур булуын белдереп.

Бәхет сере
Алар Бордыда, Макарның әнисе янәшәсендәге пуҗымда үз йортларын җиткезгәннәр. Яңа өйгә күченгәндә, әти-әнисе кәбен койдыргандагы тәреләрне үзләренең кечкенә кызлары тотып, бусагадан атлыйлар. «Хәзер шушы төсләр безне саклап, өебезнең кадерле җирендә — тәре алдында торалар. Тәре почмагын өйгә күчү белән булдырдык. Иртән һәм йокларга ятыр алдыннан Ходайга шөкер итеп яшибез. Кызларбызга да шул тәрбияне бирәбез, — дип әйтүче Алёна бием-килен мөнәсәбәте турында гади генә итеп сөйли. — Мама күршедә генә яшәгәч, күңел тыныч. Үз кызыдай кабул иткәч, рәхәтләнеп, серләшеп яшибез. Бакчабыз да, барысы да уртак». Әгәр шулай булмаса, 2018 елда Чаллы институына читтән торып магистратурга кереп, аны кызыл дипломга тәмамлап чыгу Алёнага авыргарак туры килер иде.

Гаилә башлыгы Макар хәзерге көндә автосервиста эшли. Борды мәктәбендә VII-XI классларда информатика, математика һәм физика укыткан Алёна әлегә декрет ялында. 2 яшьлек Викторияне карый. Тройсын бәйрәмендә туган олы кызлары Кристина 2нче класска күчкән, уртанчысы Карина да быел укырга керә. Кызларның икесе дә «Борды-Чишмә» фольклор ансамблендә җырлап йөриләр. 

 

Макарның Чаллыдагы олы дәдәсе дә җәйгелектә гаиләсе белән Бордыга, әби-бабай планына кайта. Энесе Александр — хәзерге көндә махсус хәрби операциядә. Аның исән-имин һәм тизрәк кайтуын көтәләр.

Керәшенлекне белеп үсәләр
Авыл җирендәге эшле тормыш бәйрәмнәргә уралып, сизелми дә уза. Ел башлануга — Рождество бәйрәме, ул әле Алёнаның биеме туган көн дә. Аннан, капка төбендә зурлап уздырыла торган Нардуган җитә. Гагарин урамындагы коймаклы, пылаулы һәм кайнар чәйле Май чабу бәйрәме дә күңелле үтә. Олы көнгә күкәй мануны да балалар көтеп ала. Аннары инде бер-берсенә ялганган бакча эшләре белән ямьле жәй килә. Жиләк, дару үләннәре, себерке вакытлары... Жапрак бәйрәменә күрше Җәйләү авылына баралар. Элек олылап оештырсалар да, Бордыда хәзер Питрау бәйрәме үтми. Шунлыктан Питрауда Мәләкәскә барырга тырышалар. Август аенда 3 спасны искә алалар. 29 август, Чикләвек спасы — авылның престол бәйрәме. Ул көнне священниклар килеп, келәү үткәрә, балаларга яна уку елына бәхиллек бирә. Көзге бакча эшен тәмамлагач, Покрау якынлаша. Бием белән килен, бергәләп, кишер һәм чөгендердән Покрау бөккәннәре пешерәләр. 

«Балаларыбыз барысын да күреп үсәләр. Һәр бәйрәмне олылап үткәрмәсәк тә, өйдә искә алабыз. Балаларны бәйрәм тарихы белән китаплар ярдәмендә таныштырып барабыз. Дини китапларны миңа Нина түти Касакина биреп калдырды. Бик таушалганнарын кулдан җыеп, яңадан бастырам. Ата-бабайларыбыз — керәшеннәр, ата-аналарыбыз— керәшеннәр, үзебез дә керәшеннәр, кызларыбыз да «без — керәшен» дип, үзләренең кайсы халыктан икәнен белеп үсәләр», — дип сүзен тәмамлады Борды мәктәбе укытучысы, өч кыз анасы Алёна Дусманова.

Җәйнең кыл урталай чагы җитә... Бу елгы Питрауда чәчкәдәй чибәр кызларга кемнәр сүз кушар да, кемнәр уртак гаилә юлына чакырыр икән? Күңелләрдә бер генә теләк: уңган чибәр кызлар һәм тормыш итәрдәй булдыклы егетләр үз тиңнәрен тапсыннар да, чәчәк бәйрәмендә уртак бәхет сукмагына парлап атласыннар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев