Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дуслык – зур байлык

Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы Лидия Пасыеваның Георгий Ибушев турындагы язмасы.

“Мин авылда әле. Мичемә яктым, шундый җылы. Оҗмах инде менә! Әйдә, менеп төш!” Ватсапптан миңа килгән сообщение бу. Георгий Ибушевтан. Кайткан саен авылда икәнен белдереп куя ул шулай. Бергәләп сөйләшеп утырырга яратабыз шул без. Юк, авылда гына сөйләшмибез анысы. Кайвакыт, үзе әйтмешли, телефоннар кызып, шартлар дәрәҗәгә җитә. “Әдиләң (хатыны): “Кем белән сөйләшәсең бу хәтле?” – дип аптырамыймы синең, дигәч: “Юк, Лидия белән сөйләшкәнне болай да белә ул!” – дип кенә көлә.

Ул чакырганда: “Эшең күп икәнне беләм инде”, – дим, дәшкән саен кунакка йөреп булмый бит инде. “Эш качмый ул, торып торыр, мен син, бер күрешү – бер гомер ул, күңел өчен дә кирәк ул очрашып сөйләшүләр”, – дип, чын күңелдән чакыра бит ул. Без очрашсак, кагылмаган тема калмый: балачак, сәнгать, шигърият, керәшен мәсьәләсе, авыл тарихы, туганлык җепләре... Тагын әллә нәрсәләр. Бик күп мәсьәләләрдә фикерләребез уртак безнең, шуңа килешәбездер дә. Очрашканда сөйләшеп сүзебез бетми. Ял итеп, илһам алып китәм мин Ибушевның авылдагы шул кечкенә  йортыннан. Мич белән җылытылганга гына түгел, җанга да җылы шул анда. Сөйләшкәндәге кызык нәрсәләрне уйлап, тагын атна-ун көн елмаеп йөрим әле. Эндәшкән саен: “Мен, карабодай пешереп куям!” – дип “кызыктыра” ул мине. Әйе шул, берсендә: “Карабодай боткасы яратмый идем, синеке тәмле булды әле бу!” – дип ычкындырганымны сизми дә калдым. Шуннан бирле: “Яраткан боткаңны пешереп куярмын”ны бер дә әйтми калмый инде. Георгий Мефодиевич “монысы хатын-кыз, монысы ир-ат эше” дип тора торганнардан түгел, эшләп үскән авыл малае. Өендә, бакчасында һәрвакыт тәртип булыр аның.

Бу очрашканда да сәнгать темасы читтә калмады.  Шактый ук эчкә – югары сәнгатькә үк кереп киттек. Людмила Зыкина, Зураб Соткилаваларны да искә алдык хәтта. “Минем бит икесе белән дә бер сәхнәдә җырлаганым, сүз алышканым бар, Лидия, – дип сөйли ул, – Анатолий Соловьяненколар белән бер сәхнәдә җырлау – минем өчен бик зур дәрәҗә бит ул! Беләсеңме, Иван Козловскийны да күрдем бит мин. Аңа ул вакытта 91 яшь иде!”  Мактануның нәрсә икәнен белми ул Ибушев, әнә шулай матур гына, гади итеп кенә сөйләп куя. Менә шул кече күңеллелеге, эчкерсезлеге белән яраттыра ул үзен. Әле миңа да комплиментлар әйтә: “Син мине бөтен кеше белән дә шушылай сөйләшеп утыра ала дип беләсеңме әллә?” – дип, салпы якка салам да кыстырып куя, имеш, бөтенесен дә уртага салып сөйләшер кешеләр бик күп булмый ул! Сөйләшә Георгий дәдәй! Кем белән нәрсә турында, ничек сөйләшергә икәнен бик яхшы белә ул! Теләсә кемне авызына каратып тотарлыгы бар!

Ә менә миңа аның белән сөйләшеп алуы чынлап та рәхәт! Эч пошкан вакытларда күңелне күтәреп җибәрүе, синең проблемаларыңны үзенеке итеп кабул итүе, төпле киңәшләрен бирүе, сөйләшкәндә нәкъ “в тему” җырлап җибәрүе белән рәхәт ул миңа. Минем елак икәнне белеп, күздән яшьләр китерә торган шигырь укып җибәрүе белән күңелгә якын ул. Андый кешене ничек якын итмисең дә, ничек хөрмәт итмисең ди!

Быелгы сентябрьдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевка 65 яшь тула. Шушы уңайдан планнарын да сорамый кала алмадым. Соравыма: “Нинди планым булсын? Бишкә беткән сан юбилеймени ул? Нольгә беткәне гел юбилей булсын инде”, – дигән булды. Язмамны тагын шул Георгий Ибушевтан килгән сообщение белән тәмамлап куйыйм әле: “Бер-береңне аңлап гапьләшеп утыру җанга рәхәт ул. Гел шулай дус, хәлләрне белешеп тора торган булыйк.  Исән-сау очрашырга язсын!” Амин шулай булсын, Георгий дәдәй!

Лидия ПАСЫЕВА,

Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев