Дунай истәлекләре: «Авылыбызның дус-иш малай-шалайларыннан аермалы буларак, мин бөтен булдым»
3 май - Татарстанның халык артисты Николай Дунаевның туган көне иде. 2022 елның 30 октяберндә ул вафат булды. Яраткан карендәшебезне мәңге исебездә сакларбыз.
Авылыбызның дус-иш малай-шалайларыннан аермалы буларак, мин бөтен булдым. Минем әти-әнием исән, сау-сәламәт булдылар. Кордашларымның күбесенең әтиләре, туганнары сугыштан кайтмады. Кайтканнары да бик соң, Сталин үлгәч кенә, 53 нче елдан соң гына кайттылар.
Ничек минем әти сугышка китми калган? Ничек шулай килеп чыккан? Киткән ул, аны җиде тапкыр алып, җиде тапкыр озатканнар, ләкин ул җидесендә дә борылып кайткан. Соңгы кайтуын мин дә хәтерлим. Ул болай булды: беркөн иртән тордым да әнигә төнлә күргән төшемне сөйлим, имеш, әти ниндидер комбайнга охшаган зур бер машинаның алдына утырган да, үтә дә киң көрәк белән юл ярып, чистартып килә… Ул төшне миннән кат-кат өйләттеләр. Күпме гомер үтүгә карамастан, ул төш һаман күз алдымда. Төшемне яхшыга юрадылар һәм юкка түгел, икенче көнне көн кичкә авышып барганда, бакча артыннан бил тиңентен кар ярып, әти кайтып керде. Бу инде аның соңгы тапкыр кайтуы булган, чөнки аңа Казаннан, район военкомына атап, бу кешене кабат җибәрмәгез, дигән белешмә биреп җибәргәннәр.
Ләкин сугыштан котылып калып кына аңа тыныч гомер итү насыйп булмады. Крестьян халкы бер-беренә карата бик үк хәерһах түгел бит ул. Әләк-шәләксез, хәзерге тел белән әйткәндә,анонимкалар язмый тора алмый. Әти һөнәре буенча умартачы. Ә умартачының урыны кайда? Урманда. Нишләп ята ул анда? Аның мылтыгы да, хәтта наганы да бар дип, өстеннән әләк яздылар.
Килделәр. Дүрт кеше: район милиция начальнигы, авыл советы рәисе, колхоз рәисе, тагын бер кораллы кеше. Караңгы, болытлы көн иде. Безне урамга куып чыгардылар. Без авыл халкы, бала-чага барыбыз бергә укмашып, бер-ике йорт аша читтән генә «кызык» карап тордык. Тентүне караңгы төшкәч кенә тәмамлап, атларына утырып китеп бардылар. Әтине алып китмәделәр.
Без өйгә кердек. Өйдә кым-кырыч, өйнең астын өскә әйләндергәннәр. Кием-салым да аунап ята, баз да ачык, зур сан-
дыктагы арыш та чәчелеп ята…
Урманга барып, чүнникне тикшергәннәрдерме, анысын белмим, ул заманнарда мин әле бәләкәй идем, урманнарга без үсә төшкәч кенә йөри башладык. Ә әтинең ау мылтыгы чынлап та бар иде. Кыш көннәрендә аннан куян алып кайтканын хәтерлим. Куян белән мине куркыталар иде.
Икенче тапкыр аны ике кеше килеп тикшерде. Ул Бигеш авылы базарыннан күкәй сатып алган булган. Кем ул? Нинди кеше? Крестьян җирендә велосипед белән бер әрҗә күкәй төяп китә. Артыннан килгәннәр. Бу юлы алай каты тикшерү булмады.
Колхозда кыр эшләре авыр баргач, аны кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгеләделәр. Интекте ул анда, күңеле ятмаган ул эштә шактый вакыт изаланганнан соң, яңадан үз эшенә, умартачылыкны торгызырга кирәк дип, үз һөнәренә кайтардылар. Ул вакытларда инде без дә үсеп җитеп килә идек. Ул эштә без дә, аның балалары, Вера тутам, Игнат дәдәм, байтак кайнаштык. Чөнки безнең үзебезнең умарталарны да карыйсы бар иде бит. Миңа күбрәк маташырга туры килде, чөнки мин башта урта мәктәп укучысы, аннан студент булдым. Ә умарталыкта эшнең иң кызган чагы җәй уртасында. Каникуллар вакытында. Мин чүнниктә әни урынында, умартачы ярдәмчесе вазыйфасында эшләдем.
Әти белән безнең өстә ике чүнник - колхозныкы 150 баш умарта, икенче аланлыкта үзебезнеке - 3040 баш умарта. Ярый әле ике араны кыскартырга ярдәм иткән велосипед дигән «айгыр» бар иде.
Тирә-юньдә хозурлык, шау чәчәк. Барысы да яхшы, ләкин тиздән бал вакыты җитә, бал аертубашлана. Эш кайный. Өстәвенә ул җәйнең иң эссе вакытына туры килә: ә син халат, битлек киеп, умарта актарып, гектарлаган чүнникнең бер башыннан икенче башына авыр-авыр баллы рамалар тутырылган тартмаларны омшанникка ташы… Ярый әле, омшанникта бераз салкынча. Ул рамаларның өске элпәк балавызын юнып алып, центробежкада әйләндереп, балларын суыртасы…
Ә инде үзәкне иң өзгәне - Питрау көн. Ул бәйрәмдә авылның барча яшь-җилкенчәге, кыз-кыркыны, минем яшьтәшләрем урманнарга, тауларга, болыннарга таралыша. (Ул заманнарда болыннарны Хрущев сөрдермәгән иде әле.) Алар бәйрәм итә — Питрау чәчәге, җиләк җыя. Ә син тирләп-пешеп бал ташы. Минем җанга тияр өчендер инде, мөгаен, чүнник тирәсендә дә чыркылдашалар.
Кичкә таба тавышлар тына, дөнья тып-тын кала.
Минем өчен газапның иң зурысы кич җиткәч башлана. Мин, бал тутырган кисмәкләрне төяп, урман буйлап күрше Кадер авыл складына бал тапшырырга төшеп барам. Ә җыр, музыка, уен тавышлары әллә кайларга яңгырый. Мин балны үлчәп, тапшырып бетереп авылга кайтып җиткәндә, уен тарала башлаган була иде инде.
Менә хәзер уйлыйм да шаклар катып куям: нинди күңелле вакытлар!
Әти һәрьяклап оста булды. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра ала торган оста куллы иде. Итеген дә үзе басты, бүреген дә үзе текте, бик оригиналь итеп өебезне дә үзе салды. Хәтта миченә кадәр үзе чыгарды. Ул бура бурап куйгач, авыл халкы башта көлемсерәп, әллә клуб саласыңмы, Иван дәдәй, дип шаулашканнар иде, чөнки ул бураны уртадан бүлмичә, бүрәнә буе белән озын итеп сузды. Инде өйне салып бетергәннән соң, күп кенә авылдашлар өйләрен безнең өйгә охшатып сала башладылар.
Ясаган умарталары да җыйнак, шкатулка кебек ялт итеп тора иде. Беркөнне, инде олыгайгач, ишегалдында утырганда, меңәрләп өелеп, эленеп торган рамнарына карап торды да бездән соң бу йортка кереп утырган кеше, нигә дип шушы кадәр чыра телде икән бу дурак, дип көләр инде миннән дигән иде. Бу аның нигездә калмыйсыз, тараласыз бит дип абый белән безгә төрттергән шелтәсе иде инде.
Үзе сөйләгәннәрдән бер хатирә:
Егет булып җитеп килгән чакларымда, ындыр артында лобогрейка белән урак урдырып йөри идем, яныма өстенә ап-ак костюм кигән авылыбызның бае Мәннән Хаҗи абзый килеп туктады. Тарантасыннан төшеп яныма килде дә, нихәл, улым, йөрмә болай бу эсседә тирләп-пешеп, ташла бу эшеңне, төш минем тегермәнемә, яхшы түләрмен дип эшкә чакырып китте.
Төштем. Су күп, диңгез кебек җәелеп ята. Тегермән зур. Өч ташлы тегермән. Бер арыкта тула басалар. Ул тула баса торган куласа үз күчәрендә дөбер-шатыр әйләнә. Ышкылып янып китмәсен дип гел боз кыстырып торырга кирәк. Тавышына чыдар хәл юк, тирә-як ду килә.
Мин карап тордым-тордым да боз сала торган урынга бер уклау кебек таяк ясап кыстырып куйдым. Тавыш бетте. Тегермән келтер-келтер әйләнеп утыра башлады. Тегермәндәгеләр, нәрсә булды дип, йөгерешә башладылар. Ул арада йокысыннан торып, ник туктаттыгыз, нәрсә булды дип бай абзый да төшеп җитте. Карт тегермәнче, менә бу малай әллә нишләтте дип, миңа төртеп күрсәтте. Тегермән эшли! Тавыш юк.
Хаҗи абзый: «Рәхмәт, улым. Эштә миндә каласың. Миннән сиңа күчтәнәч — бер постау костюм!» - диде. Әтинең, урыны оҗмахта булсын, бай сүзендә торды дигәне әле дә хәтердә. Бу инде хәзергечә әйтсәк, рационализаторлык булган, күрәсең.
Тормышта аз сүзле булса да, биргән җавабы тапкыр чыга иде. Аны тикшерергә Хрущев заманында да килгәләделәр. Крестьянга биш баштан артык умарта тотарга рөхсәт ителмәгәч, әти эчтән бүленгән озын умарталар ясады. Кортлар ике баштан да, уртадан да чыгып оча. Авыл җитәкчеләре бер умартада берничә баш умарта тота икән дип ишетеп, дүртәүләшеп килеп җиттеләр.Парторг, авыл советы председателе, колхоз председателе, вәкил – Иван дәдәй, кая умарталарыңны карыйк әле, нишләп синең умарталарыңның кортлары моннан да, тегеннән дә чыга, дип, корт чыккан тәрәзәләрне күрсәтә башладылар.
Әти: нигә аңа аптырыйсыз, әгәр моннан тишсәң, моннан да очып чыга инде алар дип, бармагы белән умарта түбәсенә төртеп күрсәтте. Теге наданнар бер-беренә карашып, ни әйтергә дә белми аптырап калдылар. Әгәр югарыга күтәрелеп караган булсалар,
өебез түбәсеннән дә сызгырып очкан бал ташучы корт юлларын күргән булырлар иде.
Без биш бала үстек. Безне карап, тиешле тәрбия биреп, тиешле тәртиптә тоту, гомумән, гаилә учагын көйләп, кирәкле температурада тоту, әлбәттә, әни җилкәсендә иде. Бүген кемгә нишләргә, кемгә кая барырга, нинди алыш-биреш ясарга, җыеп кына әйткәндә, барлык мәшәкать, гаилә бюджеты, бар да аның карамагында иде.
Ул үзе коеп куйган чибәр булмаса да, туган-тумачаларыбызның барча бала-чагасы аңа «Матур түти» дип дәштеләр. Аның бу титулны йөртергә тулы хокукы булды. Ул кешеләр белән дустанә булып, яхшы мөнәсәбәттә яшәде. Ягымлы карашы белән башкаларны үзенә тартып тора торган эчке гүзәллеккә ия булды. Бәлки шуңадыр да, безнең өйдән кеше өзелеп тормады. Өстәл өстеннән ризык өзелеп торганы булмады. Бер партия кунак торып китүгә, өстәлнең икенче башында яңа партия кунак өчен яңа табын әзер була иде инде. Аңа карап, артык бай да, ярлы да яшәмәделәр, Аллага шөкер. Безгә килен булып беренче тапкыр кайткач, хатыным Таня, бу хәлне күреп, әллә сездә мондый конвейер гел шулай, бер дә өзелмиме дип баштарак гаҗәпләнгән иде, соңыннан ул да күнекте. Өстәвенә әни бик тәмле әзерли белә иде, бигрәк тә бәйрәм ашларын. Ә бездә бәйрәмнәр күп! Әни минем күңелемдә шул бәйрәмнәр булып саклана.
Ул үзе зур гәүдәле булмаса да, киң сулышлы, моңлы, көр тавышлы иде. Юкка гына аны аш-сулардан, мәҗлесләрдән бер дә калдырмаганнардыр инде. Ул башлап җырлаучы иде. Безнең театр артистлары гастроль вакытында бездә кунакта булганда, әниләрнең (өч сеңел: Софья, Мария, Ульяна — минем әни) өч тавышка җырлап сыйлаганнарын әле һаман искә алып сөйлиләр.
Мәскәүгә укырга киткәндә, әни мине олы юлга, күпер башына кадәр ат белән озата барды. Аерылганда:
- Улым, Аллага ышанмасаң да, күңелеңнән өзелеп, юк, дип әйтмә, дип ихлас васыятен әйтеп калды.
«Язмышым – театр» китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев