Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дмитрий Баранов: «Әлегә минем өчен беренче урында — карьера»

«Керәшеннәр» КВН командасы капитаны Дмитрий Баранов — эстрадада танылып килүче талантлы яшьләрнең берсе. Алексеевск районының Кр. Баран авылында туып-үскән юмор остасы Дима төрле керәшен бәйрәмнәрен алып баручы буларак та күпләргә таныш. Ул ни өчен иҗат юлын сайлаган? Эстрада җырчылары белән ххезмәттәшлеге ничек башланган? Дмитрий БАРАНОВ белән шулар хакында сөйләштек.

— Дима, якыннарың артист булу теләгеңә каршы төшмәдеме?

— Минем мама Кр. Баран мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ул үзе мине сәхнәгә алып та чыкты. Укытучы баласы булгач, бөтен конкурсларга да сине алып йөриләр. Авыл мәктәбендә балалар күп түгел, бәлки, сайлау мөмкинлеге дә булмагандыр. "Созвездие-Йолдызлык"ка, "Дулкын«га гел мин бардым. Чаңгы ярышларына алып йөрүче булмады бит. Димәк, нәрсәгә талантлы икәнемне күргәннәр. Каршы килмәдем, сәхнәдә чыгыш ясау ошый иде миңа. Үземне хәтерли башлаганнан бирле сәхнәдә мин. Шуннан башланды да инде. Төрле конкурсларга йөреп шомардым. 9 класс тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга барачагымны әйткәч, беркемнең дә исе китмәде, шулай тиеш дип карадылар. Мама «теләгең булгач, укы», диде, папаның нидер әйткәнен хәтерләмим дә (көлә). Түләүсез укуга кереп, папа-мамага бернинди авырлыклар да тудырмадым.

— Театр училищесында укуы авырмы?

— Мин мәктәпкә дә иртә кердем, Казанга укырга да иртә киттем. Беренче вакытларда авыр иде, аннан соң да җиңеләймәде. Кайбер башка уку урыннарындагы кебек, лекция генә язып утыру юк иде бездә, иртән биибез, аннан — җырлыйбыз, аннары — сүз осталыгы һәм шулай кичкә кадәр дәвам итә. Аз гына да буш вакыт булмады. Яшьтәшләрем уку белән бергә эшләргә дә өлгерә иде, минем андый мөмкинлек булмады. Шуңа күрә 4 ел эчендә 4-5 тапкыр укуны ташларга да уйлаган идем. «Туйдым, булды, ардым, нәрсәгә бу миңа» дигән фикерләр бик еш килде. Биюгә өйрәтүченең «раз, два, три» дип туктаусыз кабатлаулары гомергә башымнан чыкмас кебек тоелды. Анда чын театр артистлары әзерлиләр, режиссер белән эшләве дә, көнгә берничә спектакль уйнавы да, гастрольләрдә йөрерүе дә рәхәт түгел. Шуңа күрә, остазлар беренче көннән үк кайда эләккәнеңне аңлаталар.

— Әмма театрда эшләмәдең, дип беләм.

— Юк, театрда бер көн дә эшләмәдем. Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт театрына дәштеләр. Бармадым. Акчасы юк бит аның. Шулай да, училище тәмамлап бер ел үткәч, шул ук юнәлеш буенча, читтән торып мәдәният университетына укырга кердем. Ул дипломнар кайдадыр ята...

— Артистлар белән хезмәттәшлегең кайчан башланды? 

— Училищен тәмамлаганнан соң, Татарстанның халык артисты ИлСаф белән эшли башладым, чакырса, хәзер дә рәхәтләнеп барам. Аның концертларында алып баручы идем. Бары тик ИлСафка гына үз эшемне тәкъдим итеп язганым булды, башка артистлар үзләре чыгалар миңа. Эстрада бер гаилә кебек бит ул, бөтен кеше бер-берсен белә, күрә. Ранис Габбазов, Марат Фәйрушин белән эшләгәнем булды. Бу сезоннан Данир Сабиров белән бер сәхнәдә эшли башлаячакмын. Мин 2021 елдан аның авторлар составында эшли идем инде, быелдан сәхнә артисты буларак чыгыш ясыйм.

— Данир Сабиров белән эшли башлавыңа «Әйдә шаяРТ»та уйнавың өлеш керткәндер.

— Минем өчен бу тормышның бер елы ниндидер зур уңыш дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, Данир Сабиров кебек танылган артист белән эшләү — зур тәҗрибә. КВНда шөгыльләнү дә булышкандыр. Ул минем ничек уйнаганны, миниатюралар язуымны күрә иде. Инде өченче сезон уйныйбыз бит. КВН ул уйнаучылар өчен дә, караучылар өчен дә шәп әйбер. Юмор белән бәйле булган күп артистлар анда уйнаучы егетләрне, кызларны үз төркемнәренә алды. Ришат Төхвәтуллинга да концертлары өчен юмористик текстлар язганым булды. КВН белән шөгылльләнү мәктәпкә дә алып килде. Казанның 27нче татар гимназиясендәге балаларны КВН уйнарга өйрәттем.

— Мәҗлесләрне оста алып барасың.

— Әйе, мин инде күптән төрле бәйрәмнәр алып барам. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшләгәндә дә төрле керәшен бәйрәмнәрен алып бардым, юбилей, туйлар да алып барганым булды. Соңрак, Вадим Шрыков үзе бергә алып барырга чакрыды. Бәйрәмнәрне икең алып баруы тагын да уңайлырак. Программабыз, күбрәк юморга корыла. Кыскасы, беребез дә мәгънәле сүз сөйләмибез инде (көлә).

— Пародияләр дә ясыйсың бит әле.

— Мин шул бер генә артистка — Элвин Грейга (Радик Юльякшин) пародия ясыйм. Белмим, ничек шулай килеп чыккандыр, тавышым карлыкканрак булгангамы. Салаватны мең кеше кабатлады инде, Рәисне дә. Айдар Галимовка пародияләр дә, шулай ук, «тапталган». Җырларын тыңлагач, бераз кыландырып сөйләшеп карадым да, дус егетемә Элвин Грей булып сөйләшеп күрсәттем. «Охшаган», диде. Аныкы кебек ялтыравыклы халат алдым, парик киеп куйдым да, нәкъ үзе булды (көлә). Аның концертында сюрпиз буларак сәхнәгә чыккан идем, ул мине күрде. «Әйдә, мин — Татарстан буйлап, син Башкортсанда концертлар куябыз», — диде. КВНда да ул пародия бик әйбәт «керә».

— Син, кеше көлдерер өчен, сәхнәдә нәрсәләргә әзер?

— Күп әйбергә әзер. «Тәрбияле егет» маскасы киеп йөргәнем булмады, җыенмыйм да. Артист күпкырлы булырга тиеш, эшебез шул. Шулай да, сәхнәгә шәрә килеш чыкмыйм инде.

— «Дмитрий Баранов өйләнә» дигән сүзне кайчан ишетербез?

— Ишетсәгез, миңа да әйтерсез әле, яме (көлә). Дөресен әйткәндә, белмим, ул хакта уйлаганым да юк. Әлегә минем өчен беренче урында — карьера. Миңа туры килә торган керәшен кызын табуы да кыен. Керәшен кызына өйләнәчәкмен, анысы — факт. Әлеге бер кыз белән дә ярты елдан артык очрашып йөргәнем юк (көлә). Кайчан да булса бер өйләнермен инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев