Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Динебез төрле булса да, телебез бер»

Чистай районының Бахта, Мөслим мәктәпләрендә уку елының яңасы башланды. Шушы авылларда булып, укытучылар һәм укучылар белән сөйләшеп кайттык.

Сәфәребез Мөслим дип аталган татар авылыннан башланып китте. Без барасы мәктәп авылның нәкъ уртасында диярлек урнашкан. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы зур ул бина әллә каян күренеп тора. 

Мәктәп эче бәйрәм ыгы-зыгысы белән шау-гөр килеп тора иде. 1 сентябрь көнне башкача була да алмыйдыр. Бөтен җирдә — шарлар, плакатлар, бәхетле башлангычлар. Һәм инде мәктәптә укуның бөтен тәмен татыган, йөзләрендә беренче классларныкы шикелле ук шатлык ташып тормаган югары класслар.

Мөслим мәктәбендә капиталь ремонт ясалганга инде 9 ел үтсә дә, укучыларның «икенче йортлары»н саклап, тәртиптә тотулары күренә. Бу, әлбәттә, укытучыларның балаларга дөрес тәрбия бирүләре турында да сөйли. 

Мәктәпнең «Точка роста» үзәге урнашкан өч кабинеты әле 2022 елда гына яңартылган. Заманча ремонт ясалган ул кабинетларга интерактив такталар да куелган. 


Милли мәктәп
Мөслим мәктәбенең 2 филиалы бар. Берсе — Бахта, икенчесе Нарат-Елга авылларында. Өч мәктәпкә бер директор — Любовь Шишкова. 
Бахта мәктәбендә 11 балага — 2 укытучы, ә Нарат-Елгада 4 балага 1 укытучы белем бирә Күпме бу, әзме, белмим, ансын үзегез уйлап бетерегез...

— Безнең Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе — унберьеллык. Өч мәктәпкә барысы бергә 60 бала белем ала. Милли мәктәп булганлыктан, 1-11нче класслар өчен бөтен фәннәр — рус теле, әдәбияты һәм инглиз теленнән башка — татар телендә укытыла. Балаларыбыз тулысынча диярлек үз туган телләрендә белем алалар, — дип сөйләде мәктәп директоры Любовь Шишкова. 

Бүгенге көндә шушындый милли мәктәпләр эшләп килүе бик шатландыра, әлбәттә. Әмма бердәм дәүләт имтиханнарын (ЕГЭ) укучылар, башлыча, рус телендә тапшыралар, ә татар теленә тәрҗемә ителгән вариантны сайламыйлар. Ә төгәл фәннәрдә терминнар бик күп, аларны әйбәт белеп, дөрес итеп кулланырга да кирәк бит. Яңа 2023-2024 уку елында Мөслим мәктәбенең чыгарылыш классында — 4 укучы, шуларның 3се — үсмер малайлар. Әле уку елы башланып кына килсә дә, алар бердәм имтихан өчен фәннәрне сайлаганнар. Күбесе — физикага өстенлек бирә. 11 класс буе математиканы, яисә физиканы татар телендә укыган балалар БДИны рус телендә тапшырачак. 

— Дөресен генә әйткәндә, мин моны бик кыен димәс идем. Без бит күбәү түгел, 4 бөртек кенә, укытучыларыбыз да бик әйбәт. Һәрберебез белән индивидуаль рәвештә эшлиләр, төрле дәреслекләрдән укыйбыз. Шуңа күрә, имтиханнарны тапшырганда авыр булмас дип уйлыйм. Үзебез дә бик тырышабыз, укытучыларыбыз да хәлләреннән килгәнчә, барысын да эшлиләр, — диде 11нче класста белем алучы Валерий Еремеев. 

«1 бала булса да, мәктәп эшләргә тиеш!»
Мөслим авылы мәктәбен без ерактан ук күреп алсак, Бахтада бераз эзләргә туры килде. Мәктәп балалар бакчасы белән бер территориядә урнашкан. Кечкенә генә авыл йортына охшаган ул. Бинаның эченә кергәч, күңелне каршылыклы хис-кичерешләр биләп алды. Бу, чынлап та, мәктәпме?

Юк, начар яктан әйтмим, киресенчә, моның ниндидер үзенчәлеге бар, бу мәктәп диварлары җанлы кебек. Алар инде ничәмә-ничә буын балаларны каршы алып, олы юлга озаткан. Монда син үз өеңдә кебек, укытучыны да «апа» дип кенә йөртә монда балалар. Ә исләр... Зур мәктәп ашханәсендәге кебек түгел, юк. Монда дәү әни пешергән тәм-томнар исе килә. 

Белем бәйрәме дә монда башкача, гаилә җыены кебек узды. Балалар да, әти-әниләр дә бер-берсен яхшы беләләр. 11 бала төрле классларда укыса да, алар һәрчак янәшә. Өйдәгедәй рәхәт булганга, бу мәктәптән һич тә китәсе килми. 

Быел өч авылдагы 8 бала 1нче класска кергән, шуның 2се — Бахта, калганнары — Мөслим мәктәбендә укыячак. Авыллардагы мәктәптә бер класста 2-4 баланың гына укуы яңалык түгел. 

— Авылда уку яшендәге 1 генә бала булса да, мәктәп эшләргә тиеш! Биналары булып торганда, укытучы булганда, укырга килүче бала булганда, нигә аларны башка авылга йөртергә?! Болай да 4 класс тәмамлагач, алар зур мәктәпкә киләчәкләр, — дип әйтте директор Любовь Шишкова. 

Әйе, анысы шулай. Авылда мәктәп булырга тиеш, әмма балаларны социальләштерү ягыннан бу дөрес буламы икән? Яисә, киресенчә, кечкенә генә мәктәптән зурга күчкәч, кызыксыну артыр һәм мөмкинлекләр күплеге җайлашу вакытын киметер? 

Шушы сорау белән Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге методисты, 10 ел укытучы булып эшләгән карендәшебез Светлана Борисовага мөрәҗәгать иттем.

— Мондый хәл миңа таныш. Үзем бала булганда да шулай укыдык без. Әмма ул вакытларны хәзерге заман белән чагыштырып булмый инде, әлбәттә. Бүгенге көндә бөтен уңайлыклар тудырылган бит. Интерактив кабинетлар, төрле түгәрәкләр, секцияләр бар. Башлангыч мәктәптән килгән балага, киресенчә, кызыграк та булыр дип уйлыйм мин. Әйе, җайлашу периоды берәр ай барыр, әмма аннан соң яңа мөмкинлекләр ачыла балага. 5нче класска килгән балаларны да класс җитәкчеләре каршы ала, озата. Аларны бөтен укытучылар белән таныштыра. Алай кыенлыклар булмас дип уйлыйм, — диде Светлана Алексеевна. 


Милләтләр дуслыгы сагында
Мөслим авылында төрле милләт балалары укый, күбесе — керәшеннәр һәм татарлар. Балалар бу аермлыкны сизми. Татар балалары керәшеннәрнең йола-гадәтләре белән таныша, үз чиратында, керәшен балалары да татарларның культурасы белән кызыксына. Укытучылар ягыннан да халыкларны аеру юк, бөтенесен бертигез күреп, дөрес тәрбия бирәләр. Төрле мастер-класслар, бәйрәмнәр дә керәшен һәм татар халкы йола-гадәтләре белән үтә. Семинарларга, җыелышларга килгән кунакларны да укучылар керәшен һәм татар халык киемнәрен киеп каршы алалар. Бу балаларны дөньяга төрле яклап карарга, үзара дуслыкка, татулыкка өйрәтәдер. 

— Динебез төрле булса да, телебез бер бит, шөкер. Бернинди кыенлыклар туганы юк. Балаларыбыз бик тату, — дип, бертавыштан, әйтә укытучылар. 

Бахта — керәшен авылы. Шулай булса да, андагы башлангыч мәктәптә бер татар баласы да укый. Һәм, укытучылар сүзе буенча, ул бала керәшен мәдәнияте белән бик кызыксына, тирәнрәк белергә омтыла. Бу эшкә Бахта авылы клубында әле күптән түгел генә ачылган музей һәм андагы хезмәткәрләр дә зур өлеш кертә. 

Бахта клубы зур булмаса да, Чистай районындагы керәшеннәрнең төп иҗади үзәге булып тора ул. Анда үткәрелгән бәйрәмнәр керәшеннәрне генә түгел, барлык халыкны берләштерә. Анна Акманова, клубта методист булып эшләгәндә, Президент карамагындагы мәдәни инициативалар фонды тарафыннан оештырылган грантлар конкурсында катнашкан булган. Ул әзерләгән «Тарихи мирас һәм бүгенге көн — Татарстан авылларында музей». дигән махсус проект зур күләмдә грант откан. Ул проект матди һәм матди булмаган тарихи мирасны саклап калуга юнәлдерелгән. Бахтаның әлеге грант кысаларында күптән түгел генә ачылган музее башка авыллар өчен үрнәк булып тора. Биредә архив документлары, иске пластинкалар, милли кием-салым һәм якташлары Вера Минкина турында күп мәгълүмат тупланган. 


Чистай керәшеннәре үзәгендә
Мәктәпләрдәге Белем бәйрәмнәрен карагач, укытучылар һәм укучылар белән сөйләшкәч, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов безне Чистай шәһәренә алып китте. Биредә без Чистай районының керәшеннәр үзәге булган музейга килдек. Андагы экспонатлар күплегенә һәм аларның төрлелегенә шаккаттык. Күлмәкләр, бизәнү әйберләре, чиккән бистәрләр, борынгы көнкүреш кирәк-ярагы — болар барысы да шул бер бүлмәдә тупланган. 

Монда безне көләч йөзле өч түти каршы алды. Берсе — Чистай шәһәренең 2нче гимназиясендә туган тел һәм әдәбият укытучы карендәшебез Елизавета Цыганова. Ул шушы музейны җиһазлауга, экспонатлар туплауга, зур өлеш керткән. Шушы музей базасындагы «Багалмам» ансамбле активистлары — хореограф Зинаида Шәрифуллина һәм җырчы Лариса Ильина ансамбльгә һәм шәхси тормышларына бәйле кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр. Ансамбльне башлап җибәрүчеләр рәтендә булган Геннадий Цыганов турында да мактау сүзләре ишеттек. Ул, беренчеләрдән булып, ансамбль оештырырга һәм йолалар, җырулар, милли традицияләр аша, башка халыкларны керәшен культурасы белән таныштыру идеясен әйткән. Шуннан соң, алар Чистай районының бөтен керәшен авылларын йөреп чыгып, әкренләп «Багалмам» коллективын җыйганнар.

Чистай районында ярты көн генә булсак та, мондагы кешеләр озак еллар аралашкан танышлардай тоелды. Киң күңелле, эшчән һәм керәшен культурасына битараф булмаган кешеләр яши монда. Мәктәптә укучы малайларга, кызларга да, аларның укытучыларына да, керәшен үзәгендәге карендәшләргә дә сокланып, аларга уңышлар гына теләп саубуллаштык Чистай ягы белән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев