Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дарья Емашева: «Укытучы бала күңеленә нинди юл салса, киләчәктә аның тормышы шул юлдан китәчәк»

Башкортстандагы Бакалы авылының 2нче мәктәбендә башлангыч классларны укытучы, беренче категорияле педагог Дарья Емашева үз тормышын яраткан эшеннән, укучыларыннан башка күз алдына да китерә алмый.

Дарья Александровна чыгышы белән Яңа Маты авылыннан. Әтисе — Александр Викторович баштарак авылның тырыш комбайнчысы, аннан Себердәге «Экотон» оешмасы хезмәткәре, ә әнисе — Анна Сергеевна Яңа Маты мәктәбе ашханәсендә повар булган. Әнисе 10 ел элек мәңгелеккә күчкән. Тутасы Анастасия Александровна — Бакалы мәктәбе директорының мәгълүмати коммуникацион технологияләр буенча урынбасары. Дарья Яңа Маты мәктәбен тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлый һәм Туймазы педагогия колледжында укый. 2016 елда, аны тәмамлагач, университетның Бирск шәһәрендәге бүлегендә читтән торып укый. Шул ук вакытта, Казанчы мәктәбендә башлангыч классларны укыта. 2018 елда Бакалының 2нче урта мәктәбенә күчә.

— Республикабызда ел саен, конкурс нигезендә, авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга 690 мең сум күләмендә грант бирелә. Узган ел без, Бакалы районыннан җиде педагог, конкурсның сайлап алу турын уңышлы үттек. Минем проектны хуплаганнарын һәм грант биргәннәрен белгәч, бик шатландым! Республика башлыгы кулыннан акчалата сертификат алып хәзер үз проектымны тормышка ашыру өстендә эшлим. Миңа ышанган җитәкчеләремә, хезмәттәшләремә, шулай ук, миңа ярдәм иткән туганнарыма зур рәхмәт, — дип сөйләде һөнәрендә ышанычлы адымнарын ясаучы яшь укытучы. 

Ул балаларга нәрсә кирәклеген яхшы аңлый һәм алар белән бер дулкында хәрәкәт итә. Әле мәктәп бусагасын атлап кына кергән кечкенә балаларның күбесе өчен ул укытучы гына түгел, ә икенче әни дә. Кырыс, таләпчән, әмма шул ук вакытта һәр укучының йөрәгенә «ачкыч» таба алыр дәрәҗәдә сизгер дә ул.

— Укучылар өчен мин гадәти педагог кына түгел, ә аларны хәрефләр, сүзләр, фән дөньясына җитәкләп алып керүче беренче укытучылар, — диде Дарья Александровна горур гына. 

Беренче тапкыр мәктәпкә килүче баланы кочагын җәеп каршы алучы, еллар буе шатлык-борчуларын уртаклашып, олы тормыш юлына аяк басканда акыллы киңәшләрен бирүче укытучы һөнәре — кирәкле һәм мактаулы. Язмышларын мәктәп, укучылар белән бәйләгән кешеләргә Дарья Александровна:

«Балаларны яратасыз икән, тырышыгыз. Үзегезне сынап карарга курыкмагыз, югыйсә сез, чынлыкта нинди уңышларга ирешә алуыгызны беркайчан да белмәячәксез. Укытучы бала күңеленә нинди юл салса, киләчәктә аның тормышы нәкъ шул юлдан китәчәк», — дип үз фикерләрен дә җиткерә. 

Бу педагог белән сөйләшкәч, коллективларның үз һөнәренең барлык нечкәлекләрен белүче һәм замананы узып яшәүче яшь кадрлар белән тулылануының никадәр мөһим булуына тагын бер кат ышандык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дарья Александровна педагогиканын, психолгиянын, бугенге коннее мэктэп тормышында булган алымнарны, методиканын, яна технология алымнарны узлэштереп уку- укыту процессында унышлы куллана, балаларны яратып, уз эшенэ барлык белемен кулланып укыту. Дарья Александровнанын унышларына бик шатланабыз. Эшендэ зур унышларга ирешуен тели без, яна урлэрне яуларга язсын.