Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Дакар» чемпионы Эдуард Николаев: «Азарт – тормыш рәвешем»

Россиянең танылган автоузышчысы, Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре, «Ралли Дакар» узышлары җиңүчесе Эдуард Николаевны социаль челтәрләрендә еш күзәтеп барабыз.

Спортчының уй-фикерләрен тыңлыйсы килеп китте. Бәхетебезгә, Эдуард Николаев – аралашучан, мин-минлекне белми торган эчкерсез һәм гади егет булып чыкты!  

Январь аенда «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2022» ралли-марафонында катнашып, янәдән Россиягә җиңү алып кайтты. «Домодедово» аэропортында автоузышчыларны туганнары-дуслары, якыннары гына түгел, ә төркем-төркем җанатарлары, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре дә каршы алды. Тантаналы чарасыннан соң, без дә Эдуард Николаев белән телефон аша элемтәгә кердек, данлыклы спортчы белән җылы әңгәмә кордык.   

–  Билгеле, әлеге уңышларыгызда якыннарыгызның да өлеше зурдыр. Алар белән якыннанрак таныштырып үтегез әле. Әти-әниләрегез кемнәр?   
– Әнием – тумышы белән Чаллыдан, ул вакытларда шәһәребез Брежнев исемен йөртә иде, әтием исә – Зәй районы Дүрт-Мунча авылыннан. Әнием – татар, әтием – керәшен. Туган телебезне камил беләм. Моңа мин чиксез шатмын.    

– Спорт белән ничек мавыга башладыгыз? Беренче зур ярышларыгызны хәтерлисезме?   
– Спорттагы карьерам гимнастикадан башланып китте. Мин 8 ел ныклап спорт гимнастикасы белән шөгыльләндем. Әтием исә мотоспорт, автоспорт белән мавыга иде. Кечкенәдән шулай мотор «үкерүен» тыңлап үскәнгә, тора-бара үзем дә автоспортка тартыла башлаганмындыр. 11 яшемнән мине картингка бирделәр. Анда 16 яшемә кадәр шөгыльләндем. Ул чакта инде Чаллыда легендар «КАМАЗ-мастер» командасы булуын да белә идем. Әлеге данлыклы машиналарның руле артында йөрергә хыялландым. Бүгенгедәй хәтеремдә: картодромда чираттагы ярышлар вакыты иде. Анда «КАМАЗ-мастер» командасының танылган җитәкчесе Семен Семенович Якубов килде. Ул безне, автоспортның үсеп килүче яшь буын вәкилләрен, карарга килгән иде. Данлыклы спортчы безнең белән сөйләште, уй-фикерләребез белән кызыксынды. Һәм нәтиҗәдә Семен Семенович миңа үз командаларына кушылырга тәкъдим итте. Әлеге чакыруны мин бик шатланып кабул иттем. Әлбәттә, мине тиз генә командага алмадылар. Биредә дә, армиядәге кебек, ут-суларны, үтә алмаслык киртәләрне ерып чыгарга туры килде. Мин ул вакытта ук үземне команда пилоты итеп күз алдына китерә идем. Әлеге хыялым мине бары алга барырга, бирешмәскә өйрәтте дә инде. Башта, билгеле, вак-төяк эшләрне башкардым, техниканы юдым, чистарттым. «Дакар»га зур машиналарны әзерләп җибәреп, каршы алып тора идем. Аннары мине экипаж механигы итеп куйдылар. Ул вакытта Илгизәр Мәрдиев белән дә, Владимир Чагин белән дә йөрдем. Алардан бик күп нәрсәләргә өйрәндем, узышчылар әйткән һәр сүзне сеңдереп бардым. Нәкъ менә әлеге остазларым ярдәмендә мин Россия чемпионатларында да катнаша башладым.   

2011 елда тәүге тапкыр үземне «Дакар» раллиенда сынадым һәм 3нче урынны яуладым. Әнә шулай «КАМАЗ-мастер» командасында пилот тормышым башланып китте. Гади көннәрдә исә мин сынаулар һәм спорт машиналарын модернизацияләү инженеры булып хезмәт куям. Безне ярышлар вакытында гына эшлиләр дип уйлаучылар да бардыр, бәлки. Бу ялгыш фикер. Без көн саен иртүк торып эшкә йөрибез, спорт белән шөгыльләнәбез, булачак ярышларга әзерләнәбез, узышларда катнашачак «КАМАЗ» спорт машиналарын җыябыз.  

– Эдуард Валентинович, узышлар сезнең өчен нәрсә ул? Азарт кына түгелдер?   
– Бу – минем тормыш рәвешем. Мин балачактан ук спорт дөньясында бит. Һәм яшүсмер чактагы әлеге мавыгуым миңа яраткан эшемә юл ачты. Моннан тыш мин бар дөньяга үз кулларыбыз белән җыйган «КАМАЗ» машинасын күрсәтә алуыбыз белән дә горурланам. Без бит туган җиребездә – үзебезнең Чаллыда чыккан машиналарны халыкара аренада тәкъдим итәбез. Зур ярышларда безнең «КАМАЗ»лардан кала Scania, MAN, Mercedes, Volvo, Renault кебек данлыклы машиналар, танылган компанияләр дә чыгыш ясый. Һәм алар арасында безнең «КАМАЗ»лар инде 19 тапкыр җиңү яулады! Бу – безнең өчен зур горурлык! Киләчәктә дә үз йөзебезне, имиджыбызны саклап калу өчен без һәрвакыт узыш машиналарын яңартып, осталыгыбызны чарлап торырга тиеш. Бу – замана таләбе, әлбәттә. Безнең көндәшләр дә бер урында гына басып тормыйлар бит.   

– Үзегез нинди автомобильдә йөрисез?   
– Toyota кроссоверында. Узышларда «КАМАЗ»ны иярләсәм, көндәлек тормышта да шул йөк машинасына охшаган автомобильне сайладым.   

– Сезне полиция хезмәткәрләре туктатканы бармы? Таныйлармы? Бәлки штрафларыгыз да бардыр?   
– Штрафсыз гына булмый шул (көлә). Безнең Татарстан юлларында камералар урнаштырылганын беләсез инде. Мин моны хуплыйм. Бу безне, машина йөртүчеләрне, җаваплы булырга, дисциплина сакларга өйрәтә. Аннары 40, 60 км сәгать белән барырга дигән юл билгеләренә игътибар итмичә калгалыйм шул. Шунлыктан, еш булмаса да, штрафлар килгәли. Үземне тыеп та торам әле! Юлларда сак булырга, ашыкмыйча йөрергә дигән уйлар башымнан бер дә китми. Минем моның өчен башка мөмкинлегем да бар бит – ул да булса ралли, картинг-клуб (көлә). Полиция хезмәткәрләренең дә туктатканы бар, алар безне таныйлар. Бу, әлбәттә, бик сөендерә!   

– Раллига әзерлек сездән күп көч таләп итә бит. Монда үзеңне яхшы физик формада тоту да кирәк. Төп эшегездән кала әле тренировкаларга да йөрисездер. Моннан тыш туклану мәсьәләләренә дә җитди игътибар биреләдер? Ярышлар вакытында имгәнүләр дә алганыгыз бардыр?   
– Сез әйткәннәрнең барысы да бар. Ярышларга әзерлек вакытында без актив рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнәбез. Бу чорда безнең белән диетологлар, һәм хәтта Мәскәүдән килеп Олимпия комитеты инновацион үзәге белгечләре дә шөгыльләнәләр. Алар күнегүләрнең графигын төзиләр, киңәшләр бирәләр, гомумән, безне контрольдә тоталар. Имгәнүләргә килгәндә, кызганычка каршы, алар да була. Кулымны сындырганымны мәңге онытасым юк. Табиблар эзләп миңа хәтта Курганга барырга туры килде. Анда кулымны урынына утырттылар, соңыннан озакка сузылган реабилитация кирәк булды. Гомумән, профессиональ спорт имгәнүләрсез булмый. Инде сәламәтлегем генә какшамасын! Узышлар вакытында бөтен организм стресс кичерә бит. Кабина эчендә бик каты селкетә, монда аркага, муенга, аякларга, кулларга да зыян килә. Мондый хәл булмасын өчен, һичшиксез, белгечләр киңәшләрен тотып, эш йөртәбез.   

– Шәхси тормышыгыз турында да сөйләп китсәгез иде.  
– Шәхси тормышымның шәхси булып калуын телим. Аллаһка шөкер, барысы да тәртиптә. Яраткан тормыш иптәшем, балаларым бар. Сабыйларым минем ярышка киткәнемне дә, кайтканымны да – бөтенесен дә белеп торалар. Ярышлар вакытында да балаларымның мине карауларын беләм! Гаиләм миңа һәрьяклап теләктәшлек белдерә. Шунысы иң мөһиме.   

– Сезнең буш вакыт бармы? Аны ничек уздырасыз?   
– Буш вакытым, кызганычка каршы, бик аз. Без, спортчыларга, һәрвакыт формада булырга кирәк. Әмма дә ләкин ял көннәре, отпусклар була. Бу вакытны мин гаиләм белән үткәрәм. Җәй көннәрендә диңгез буена ял итәргә яратабыз, кыш айларында исә чаңгыда шуабыз. Сноубордта да йөрергә яратам.   

– Яраткан ризыгыгыз нинди?  
– Мин ашарга бик яратам. Иң яратканнары, әлбәттә, безнең татар халык ашлары: бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, токмачлы аш... Чәй ризыкларын да яратам, бишбармак, бавырсак булса – бернәрсә дә кирәкми. Татарлар бит сөт белән тәмләп, каты итеп чәй эчәргә яраталар. Мин дә искәрмә түгел (көлә).   

– Тормыш девизигыз нинди?   
– Туктап тормаска, һәракыт алга барырга дигән девиз белән яшим. Үрнәк алырлык кешеләребез дә шактый. Мисал өчен, безнең җитәкчебез Владимир Чагин «Дакар» ярышларында җиңүләр буенча рекорд куйган кеше. Ул бу узышларда 7 тапкыр беренчелекне яулады. Минем әлегә 5 җиңүем бар. Аллаһ боерса, әлеге күрсәткечне тагын да яхшыртасы иде. Шундый планнар белән янып яшим. 

– Эдуард Валентинович, шундый җылы әңгәмә өчен рәхмәт. Үзегезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын! 

Гөлия ИБАТУЛЛИНА, Шәһри Чаллы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев