Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чүнниктә умарта карыйсыңмы, сәхнәдә уйныйсыңмы – нәрсәгә генә кагылсаң да, аны теләп, яратып башкару – бәхет

Николай Дунаевның 2022 елның июнендә «Туганайлар»га биргән соңгы интервьюсы.

Николай Дунаев белән, гомер мизгелләре сакланган фотосурәтләрен карый-карый, тормыш фәлсәфәсе турында җылы әңгәмә кордык. Ә фотолар бик күп, димәк, искә алып сөйләр вакыйгалар да...

Туган нигездә, авылда узган балачак – иң бәхетлесе

Без биш бала үстек. Вера, Игнат, мин, Мария һәм Нина. Хәзер инде Нина белән икебез генә исән. Без үскән елларны никадәр генә яратмыйча сөйләсәләр дә, мин аларны бик еш сагынып искә алам. Бигрәк тә сугыштан соңгы 1947-1948 еллар авыр булды. Юклык заманы. Үлән ашап исән калдык. Биек тавыбызда җиләк җыюлар, яшьтәш кызлар-егетләр Питрауда уйнап-җырлаганда, минем чүнниктә умарталыкта тиргә батып эшләүләрем, ат җигеп бал тапшырырга колхозга төшүләрем... Авылда 4 класс укыганнан соң, күрше Кадер һәм Түбән Биш мәктәпләренә карда, яңгырда җәяү йөрүләр... Берсен дә сүгеп искә алмыйм. Ул чагында кеше, “бу вакыт – авыр, ә монысы яхшы булган”, дип уйлап утырмый иде. Хәзер менә искә алсаң, чыннан да, исең китәрлек еллар... Ләкин күңел өчен алар – иң бәхетлеләр...

Авылдагы нигезебез исән. Игнат дәдәй үлгәч, аны бер рус хатынына саткан иделәр, хәзер инде яңадан авыл кешесе сатып алган дип беләбез. Әле рус хатыны торган чакта, бер кайтуымда кереп чыктым. “Здравствуйте, я здесь родился”, – дигән сүземә ул хатын коелды да төште, йортны даулап кайткан дип уйлагандыр инде. “Мин аның өчен кермәдем, күреп китәсем генә килде”, – дидем аңа каршы.

Дунай – кушамат

Әтиемнең әтисе – Данил, ә аның әтисе Константин исемле буган. Ул Дунай елгасы тирәсендә рус-төрек бәрелешләрендә катнашкан, Госман империясенә каршы сугышкан. Данил бабайдан бәләкәй чагында авылдашлары “атаң кайда” дип сорый. “Дунайда-дунайда”, – дип җавап бирә торган булган ул. Шуннан калган сүз. Кушамат фамилиягә әйләнгән.

Капитан түгел, артист!

Чынга ашмый калган хыялларым юктыр. Үсмер чакта, берара, пароход капитаны буласым килгән иде. Ләкин Түбән Биш авылы мәктәбендә миннән артист ясадылар. Укытучылар, сәләтне күреп алыптыр, укучылар куйган спектакльләрдә миңа роль бирәләр, гел чакыралар иде.

Тормыш мәгънәсе – һәр нәрсәдән ямь һәм тәм табуда

Күпләр “яшәү – ул яраткан эшеңә теләп бару һәм яраткан семьяңа ашыгып кайту”, диләр. Безнең эш бер дә җиңел булмады. Башта торырга квартир да юк иде, акча да чамалы гына, шуның өчен кинога, дубляжга йөрдек. Төнлә шунда булсак, көндез калын-калын китапларны “Театр – микрофон алдында” дигән тапшыру өчен яздыра идек, яки спектакль ятлыйбыз. Театр белән генә яшәмәдек. Тормыш итү өчен бүтәнен дә эшләргә туры килде. 26 ел укытып, профессор да булдым. Шәкертләрнең күбесе зур театрларда эшлиләр. Яшәү мәгънәсе – барысын да кабул итеп, тәм таба белү. Чүнниктә умарта карыйсыңмы, сәхнәдә уйныйсыңмы, студентларга белем бирәсеңме, гаиләңә кайтасыңмы – нәрсә генә кагылсаң да, аны теләп, яратып башкару – бәхет.

Бергә укып кайткан щепкинчыларның берникадәре театрдан киттеләр. Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла көчле язучы булдылар. Бүгенге көнгә кадәр эшләүчеләр дүртәү генә калдык инде: Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм мин. Нишләп мин дә театрдан китмәдем икән, дип үкенмим. “Язмышым – театр” дигән китабымны Туфан Миңнулин әйдәкләп яздыртты. “Синең бит каләмең бар, нишләп китап язмыйсың?” – дия торган иде ул. Шулай итеп, эш арасында истәлекләремне берәр битләп кулдан яза барам, ә журналист Люция Хәбибуллина алып китә тора. Текст белән эшләүче кызлар мин язганнарны “әй, интересно бит бу!”, – дия-дия укыйлар икән.

Һәрвакыт яңа образлар

Сәхнәдә йөздән артык роль башкарып, әле менә тагын монысын уйныйсым килә дип, уйналмыйча калганы турында әйтә алмыйм. Пьесаны укыганда ук кайсы геройның халыкка ошаячагы билгеле була иде. Миңа андый уңай рольләр сирәк эләкте. Ләкин нинди генә герой булса да, барысының да көчле һәм уңай якларын эзләдем. Бер рольдә генә дә әллә ничә хис-кичереш, характер күрсәтергә туры килә иде.

Мәскәүдән кайтуга ук уйный башласам да, тамашачы мине “Соңгы хат”тагы (Х.Вахит) Нияздан соң таный башлады, мин дә шунда халыкны тойдым. Бу рольдә чын үзем идем, дип геройлар турында өздереп әйтә алмыйм. Алар берсе дә миңа охшамаган иде, һәрвакыт яңа образ тудырдым.

Тәрбия һәм яшәү рәвеше

Щепкинчы артистлар арасында котырту, көнләшү дигән нәрсәләр булмады. Без – күбебез сугыш елларында туган, бик авыр заманда яшәгән авыл балалары. Чөнки кечкенәдән ук яхшылыкның, хезмәт китергән җимешнең кадерен белеп үстек.

Мәскәүгә укырга барганчы да, каникулга кайткач та, вакытымны әтинең умарталыгында үткәрдем, хезмәт көннәрен әнигә дә язалар иде. Әти – профессиональ умартачы. Иң авыры күч җыю да, бал аерту да түгел, ә рамнан балавыз кырып, эретү иде. Шулай бервакыт балга, балавызга норма куеп, шуны үтәсәң күпмедер өлеше үзеңә кала, диделәр. Әти белән тырышып карарга булдык. Икенче елны, күрәсең, бик азы гына калгандыр инде, “хәере юк икән” диде әти. Хрущев заманында 5 баш умартадан арттырырга ярамады. Бездә 50-55 баш умарта бар иде. Әти берничәне бергә кушып, зур умарта оясы ясады, кортларга төрле яктан тишекләр ачты. Шулай эшләдем дип, әти мактангандыр инде, әләкләгәннәр. Колхоз җитәкчеләре дүртәүләшеп тикшерү белән килеп керделәр. Үзләре тормыш турында сөйләшәләр, эшләр ничек, дия-дия, умарталарны карый башладылар. “Иван дәдәй, нигә синең кортларың тегеннән дә, моннан да чыга?” – дип сорап, монда бер генә умарта түгел дияселәре килә инде боларның. Шунда әтинең югалып, куркып калмыйча, “Соң, моннан тишсәң, шуннан да очып чыга инде ул кортлар!” – дип җавап биргәне хәтердә.

Начар белән яхшыны аера белдек, этлек эшләп йөрмәдек, тормыш иткәндә дә, сәхнәдә дә бер-беребезгә ярдәм итәргә тырыштык.

Без – бербөтен

Төрле кешедә төрлечә буладыр инде. Яратуның гомергә яшәгәне дә, яшәмәгәне дә бардыр. Ә менә Таня белән безнең бергә торуга 60 елдан артык вакыт узды.

Таня белән, бер районнан булсак та, беренче тапкыр Мәскәүдә укыган вакытта очраштык. Түбән Биш мәктәбендә аның авылдашы, Кабан Бастырыктан Зина да укый иде. Шулай бервакыт Зинага Алабугада библиотека техникумында укучы дус кызы Танядан хат килгән, фотосы да бар. Шул фотога карап гашыйк булдым.

Без Мәскәүгә бер елны укырга килдек. Эзләп таптым мин аны. Укып бетергәч, гаилә кордык. Авырлыклар да, шатлыклар да уртак булды. Улыбыз туды. Хәзер инде оныкларыбызга һәм аларның балаларына куанабыз.

Минем кебек үк, хатыным Татьяна Гриогорьевна да үзе сайлаган, үзе сөйгән, үз иткән һөнәрендә эшләде. Укып кайткач та үзәк китапханәдә, аннан соң Татарстан китап палатасында директор булып эшләде. Алга таба диссертация яклап, доцент, профессор булды; декан, проректор дәрәҗәсенә күтәрелде. Без – бер-беребезгә терәк тә, юаныч та.

Николай Иванович, Үзегезгә генә хас җылылык һәм нур күңелегездән, күзегездән беркайчан да китмәсен! Озын, сәламәт гомер Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев