Чит хатыннарга чит хатыннарга кызыгып
Янымда чибәр хатыннар бөтерелеп йөрсә дә, берсенә дә күтәрелеп карыйсым килми
Иван – озын буйлы, тигез итеп кистерелгән чал чәчле, яшенә караганда олырак күренүче 55ләр тирәсендәге ир. Кеше белән тиз аралашып китә белә. Аның үз тормышы турында сөйләгәннәрен сезгә дә җиткерергә булдым. Бәлки, кемнәргәдер файдасы да тияр.
– Мин үзем авылда туыпүстем. 10 класс тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына кердем. Укуымны туктатып торып, армиядә хезмәт итеп кайттым. Ә институтны тәмамлагач, Татарстанның бер районында эшкә урнаштым. Баштарак – баш агроном, соңрак җитәкче булып эшләдем, – дип ашыкмыйча, акрын гына сөйли башлады Иван... Алга таба язманы аның үз сүзләре белән дәвам итәрбез.
– Өйләндем. Яратып түгел, ошатып кына. Чөнки кыз бик әйбәт, уңганлыгы да бар, гаиләсе дә тәртипле, эше дә мактаулы, белеме дә югары. Ягымлы сөйләшә, мине бала карагандай тәрбияли. Кулыннан бар да килә: ашарга әзерләү дисеңме, чисталык, йомшак сүз, ягымлы караш... Яшияши, ике бала да алып кайттык. Барысы да кешечә, әмма минем генә күңелем урынында түгел. Сылу гәүдәле, матур хатыннар кызыктыра...
Хатыным читкә йөрүләремнең күбесен белеп торды. Ничек түзгәндер, белмим. Ул миннән матур сүзләр дә ишетмәде, ир рәхәте дә күрмәде. Балалар дип яшәгәндер инде. Әзрәк салып кайтсам, күземә чалынмады. Елагандыр инде, әмма мине орышмады да, гаепләмәде дә.
Йөри торгач, берсенә килеп каптым. Чуала башлаган мари чибәркәе мине гаиләмнән китәргә, йортымны туздырыр га мәҗбүр итте. Балалар белән дә аралар бозылды. Яшь хатынымның бер теләгенә дә каршы килмәдем: йортлы иттем, алтынга чумдырдым. Үзем дә сизмәстән, сәрхүшлек сазына кереп баттым. Эштән дә артка типтеләр, мари чибәркәем дә куып чыгарды. Беркемгә дә кирәгем калмады.
Ярый әле, олы абыем бар. Ул мине акылга китерде, тиешле урыннарга алып барып айнытты. Баладай чиста күңелле, минем өчен өзелеп торган хатыным янына кайттым. Бераз вакыт тыныч кына яшәдек. Ләкин, “чир китәр, гадәт бетмәс” дигәндәй, күңел тагын читкә тарта башлады. Беркөн шулай, бер чибәркәйдә “кунак”та булып, төнлә соң гына кайтып яттым. Хатын берни сизмәде бугай.
Иртән мине, янымда яткан хатыным уята: “Зинһар, миңа су гына алып кил, бик эчәсем килә...” Ә минем үз хәлем хәл, баш авырта, тору түгел, күзне дә ачасы килми. Уятуына ачуым килеп, хатынга сүгенү сүзләре генә яудырдым да, борылып яттым. Йоклап китә алмадым, нәрсәдер дөбердәгән тавышка күзләремне ачтым. Хатын икән. Аның идәндә кымшанмыйча ятканын күреп, кинәт айнып киттем. Әмма соң иде инде шул...
Хатынсыз калуыма инде биш ел. Янымда чибәр хатыннар бөтерелеп йөрсә дә, берсенә дә күтәрелеп карыйсым килми. Эчмим дә, эшем дә бар, тик тынычлыгым гына юк. Гомер буе миңа җанын бирердәй булып яшәгән үз хатыным җитми. Балалар күрмәгәндә фотоларын алып карыйм да, хатыннарның иң чибәре, иң сөйкемлесе, иң ягымлысы үз янымда булган икән, дип уйлыйм. Тик соң аңладым! Минем кебек читкә йөрүне гадәт иткән иратларга әйтер идем: әгәр янәшәгездә сезне яратучы сөйкемле хатыныгыз булса, кадерен белегез, читтәге чибәркәйләргә чапмагыз! Гаилә бәхете хатын матурлыгында да, акчада да түгел. Бәхет – үзеңне аңлаучы, чиста күңелле кешеңнең янәшәдә булуында икән ул, – дип сүзен тәмамлады Иван.
Фрида Закирова
Казан Шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев