Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы – туган якның мәдәнияте сагында

Музей-күргәзмә комплексында юкка чыккан керәшен авыллары кешеләре белән очрашулар дәвам итә.

8 июльдә ул кичәгә Керәшен-Ялтан авылы вәкилләре килгән иде. Алар, башка керәшен авылларындагы кебек үк, үзләренең кием-салым, фольклор, йола-гадәтләрен кадерләп саклыйлар. Әлеге авыл тарихы турында Анна Карликова сөйләде. Ул бу авылдан чыккан кешеләрнең күбесе илебез тынычлыгы өчен хезмәт куйганнарын, төрле өлкәләрдә үз эшенең профессионаллары булган элекке авылдашларын билгеләп үтте. Аннары Анна Прокофьевна үзенең туган авылына багышланган шигырьләрен укыды.

Гадәттәгечә, “Багалмам” ансамблендә катнашучылар гармун аккомпанементы астында йола җыруларын башкардылар. Татарстан керәшеннәр иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге директоры урынбасары Алексей Ефимов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар дәвам итәчәк, чөнки, кызганычка, күп кенә керәшен авыллары юкка чыгуга дучар булган, һәм үткәрелә торган очрашулар күп очракта безнең якның уникаль мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәчәк.фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев