Быел да илле бау суган үрдем
Казанның Нагорный поселогында үз йортыбыз белән яшибез. Өч сутый бакчабыз бар. Шул бәләкәй бакчадан ничек итеп мул уңыш алуыбыз турында сөйләргә булдым.
“Туганайлар”ны укучылар арасыннан кемнәргәдер булса, бәлки файдасы тияр.
Анда карлыган да, җиләк тә, алмагач та үсә. Чәчәкләр дә бакчаны матурлап утыра. Кышкы суганым да бар. Борыч та утыртам. Чөгендерне өстәлдән дә азрак урында – помидор түтәле кырына тезеп куеп төртәм.
Бәрәңгене ике уңыш җыям. Беренчесен быел 15 апрельдә утырттым. Бәрәңге утыртыла торган җиргә кояш төштән соң гына карый. Шуңа ул урында кар күп ята. Кояш төшә башлагач, җир казыган шикелле итеп, берничә көн рәттән карны казыйбыз. Ул кояш күзендә тиз эри. Кар эреп беткәч, кантардай зур-зур кисәк итеп, җирне казыйбыз. Кояш бәреп торгач, туң җир бер көндә эреп төшә. Көрәк җиргә тулысынча керә башлагач, тирән итеп казып чыгабыз. Аннан шул дүрт буразналык киң түтәл өстенә целлофан каплап куябыз.
Бу вакытка инде орлыклык бәрәңгем үргән була. Март аенда ук кибеттә тавык күкәе салып сатыла торган кәгазь катыргының 30 ячейкасына да бәрәңге утыртып, тәрәзә төбенә куям. Шундый өч катыргыга барлыгы 90 бәрәңге сыя. Аларга, вакыт-вакыт, су бөркеп торам. Катыргы кәгазе cуны сеңдерә, бәрәңге үрентеләре нык, юан булып чыга. Целлофан астындагы җир җылынгач, шушы бәрәңгеләрне “и-и, бәбекәйләр, тилмереп утырасыз, җир куенына, Ходай кулына тапшырам” дип, алып чыгып утыртам. Өстенә целлофан каплап куям. Бәрәңге тишелгәндә көннәр җылына башлый. Алланың рәхмәте, быел Нагорныйда колорадо корты булмады. Су да сибеп тордык. Бәрәңге июль башында өлгерде. Килосын 45-50 сумнан саттык. Өйдән үк килеп алдылар.
Җирдән анысын алгач та, шунда ук тагын үргән бәрәңге утырттык. Хәзер ул – шау чәчәктә. Чәчәк аткач, бәрәңгесе төшкән дигән сүз. Октябрьдә өлгерә. Узган елны икенче кат үстергәч, ике чиләк – эресе, бер чиләк вагы чыкты.
Шул ук бакчада, зур өстәл киңлегендәге урында сарымсак та үстерәм әле. Узган ел көннәр суыта башлагач, октябрьдә утырттым. Быел 20-25 июльдә алдым. Суганны да шулай алдык та, икесе урынына да бәрәңге утырттык. Помидор кызара башлауга ук, суганны җирдән алам. Помидорның 79 төбен – ачык һавада, 22сен парникта утырттым. 39 төбе – эре сортлы, 40 төбе сары, кызыл, кызгылт сары төстәге помидорлар була. Соңга кадәр помидор бирә торган ике метр биеклектәге “Де барао” сортлысын да үстерәм. Орлыкларны үзем ясыйм: иң беренче өлгергәнен соңга кадәр тотам да, аннан тәрәзә төбенә куям. Помидорның быел бер килоласы да булды, 700 һәм 600 граммлысы да...
“Де барао”ның орлыгын – февраль урталарында, ә эре сортлысын февраль актыгында утыртам, март аена калмыйм. Җирне көздән үк әзерләп куям. Тавыклар бар, тирес – үзебезнеке. Түтинең кызы биология факультетында укыганда: “Бакчада тишелеп үсеп чыккан бер үсемлекне дә ташлама, җирнең маен алып чыккан бит ул”, – ди иде. Як-яклары, калай белән, бер метр чамасында күтәртелгән ике әрҗә бар. Чүп-чар үләннәрне дә, ике метрлы помидор сабакларын да, бәрәңгенекен дә чапкалап, шунда тутырабыз. Азык-төлек калдыгын да, майлырак юынтык суны да шунда ыргытабыз. Тавык тизәге дә салабыз. Ул барысын да яндырып, өч ел эчендә тирескә әйләндерә. Әрҗәнең астагы тактасын алсаң, кара балчыктай тирес коелып тора. Шуны алып, махсус иләк аша илим дә, чиләккә тутырып калдырам. Үрентеләр үстерү өчен менә дигән була.
Яз көне тавык тизәгенә чират. Аны күрше-тирәгә һәм танышларга өләшәм. Мичкәгә су тутырып, тавык тизәген салам. Шуңа суган, сарымсак калдыгын да өстим. Су сипкәндә бер лейкага мичкәдән бер чүмеч кенә шул әчегән катнашаманы кушам.
Әле тирес өстен дә буш калдырмыйм. 5 литрлы шешәләр сыярлык итеп, тиресне казыйм. Шешәләрнең төбен кисәм, бөкесен алып, авызын аска каратып, тирес эчендәге чокырларга утыртам һәм эченә балчык тутырам да кабак орлыклары утыртам. Виктория җиләген дә җиргә кара пленка җәеп утырттык.
Әлбәдәндә мамабыз Ольга яклап Илҗә бабайның нигезе дә безгә калды. Анда маманың ирләре сугышта үлгән ике сеңлесе яшәде. Аларны без карадык. Кызыбыз Вероника шул нигездә бүрәнәдән ике катлы итеп йорт җиткезде. 10 сутый җире бар. Анда бәрәңге үстерәбез. Кырый-кырыйга, буйдан-буйга кабачки төртәбез. Сарымсак, суган, кишер, чөгендер дә утыртабыз. Орлыклык суганны да онытмыйбыз.
Башлы суганны алгач, өй түбәсе астындагы туфраксага тезеп салабыз. Шунда кибә. Аннан бауга үрәм. Быел 50 бау суган үрдем. Килосын 40 сумнан гына сатабыз. Үзебезгә дә, малайга һәм кызга да, дусларга да җитә.
Быел авылдагы бакчада бәрәңге күп булмады. Вагын тавыкларга ашатам. Тавыкларның 15ен калдырып, 12сен суясы бар. Әле 10 бройлер да алдык. Бәрәңгене монда алып килеп, идән астындагы базга салабыз. Утыртырга дигәнен авылдагы базда калдырабыз.
Помидор үсентеләренең артып калганнарын авылга алып кайтып, суган түтәле башына чокыр казып тыгып куйган идек, зур булып үстеләр. Кызым өч чиләк җыеп алып килгән. Мишә елгасы якын булгач, кырау тиз төшә, көзгә кадәр калдырып булмый.
Римма ИВАНОВА.
Нагорный поселогы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев